ОФЕЛИЯ ДИП, РЕЗЕДӘНЕ ОНЫТЫРГА ЯРАМЫЙ

Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча фильм, дөресрәге сериал төшерелгән иде. Халык яраткан әсәре буенча төшерелгән картинаны ябырылып карады. Ә минем тормыштагы Гөлшаһидә белән якыннанрак танышу теләгем туды. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, “Ак чәчәкләр” кинофильмында Гөлшаһидә ролен башкарган актриса Резедә Сәләхова “Ялкын”ның кунагы булды.

“СӘЛӘХОВАГА ТАГЫН 15 ТУЛДЫ!”

– Резеда, ни өчен тормышыңны театр белән бәйләргә булдың?

– 9нчы сыйныфтан соң мәктәптән китәргә булдым. Әти-әни белән киңәшләшкәннән соң, музыкаль белем алуымны дәвам итәр өчен музыка училищесына укырга керергә дигән фикергә килдем. Тик юлымда Татарстанның халык артисты Илгизәр абый Хәсәновның очравы барлык планнарны үзгәртертте дә куйды. “Дулкыннар” бәйгесендә катнашканнан соң, ул миңа театр училищесына укырга керергә тәкъдим итте. Илгизәр абый белән күрешү май аенда булса, июньдә мин училищега укырга кергән идем инде. Өч атна эчендә тормышым, булачак һөнәрем хәл ителде.

– Театр артистының тормышы нәрсәдән башлана?

– Сынаудан. Училищега кергәндә иҗади бәйге, театрның баш режиссёры Рәшид Заһидуллин белән әңгәмә узарга кирәк иде. Ә аннан соң “Көн дә бәйрәм, көн дә туй” дигәндәй, көн дә сынау көтә.

– Училище белән бәйле иң кызыклы хатирәң?

– Мәктәптән чыгып киткәндә миңа 14 иде. Укырга алмаслар дип куркып, кабул итү комиссиясенә 15 яшь дип алдадым. Декабрьдә, туган көнем җиткәч, барысы да ачыкланды. Шуннан соң мине ел саен: “О, Сәләховага тагын 15 тулды”, – дип котлый башладылар.

– Театр училищесында укуны нәрсә белән чагыштырып була?

– Бернәрсә белән дә. Җиңел түгел иде: физик яктан да, рухи яктан да. Көн дәвамында бию, сәхнә хәрәкәте, фехтование, шуңа өстәп – дәресләр. Еш кына үзебез калып та шөгыльләнә идек. Берсендә вахтер куып чыгарганчы утырдык. Училище идәненә ятып, үксеп елаган чаклар да булды.

– Ә үкенгәнең?

– Хисләргә бирелгән мәлләр булмый калмагандыр инде. Тик үкенмәдем.

“ҖИТДИЛӘНЕП КИТТЕҢ ӘЛЕ СИН…”

– Актёр өчен иң мөһиме нәрсә?

– Тамашачы һәм режиссёр алдында хур булмау, аларның икесен дә канәгатьләндерү.

– Артист үз тормышында дистәләгән роль уйный. Кабатланмау, һәр спектакльдә төрле булуның сере нидә?

– Һәрдаим үзеңне анализларга, эшләргә, трагик һәм комик образлар башкарып карарга, әйләнә-тирәдәгеләрне күзәтергә кирәк. Икенчедән, монда режиссёрның роле бик зур. Ул булмаса, бөтен образлар да бертөрле булыр иде. Бары режиссёр киңәшләре, таләпләре белән генә артист төрле булырга өйрәнә.

– Мәскәү сәхнәләрендә уйнау хыялың юк идеме?

– Училищены тәмамлагач, иптәшләр белән Мәскәүгә укырга кереп карарга булдык. Тик төрле сәбәпләр аркасында бу эш барып чыкмады. Баштагы мәлдә төшенкелек булды инде. Соңрак, тынычлангач, мондый фикергә килдем: Мәскәүдә ике меңенче актриса булганчы, Казанымда бердәнбер Сәләхова булам.

– Артист нинди авырлыклар белән еш очраша?

– Рольне кабул итмәү, үз-үзеңне “сындыра” алмау. Чөнки һәр яңа роль – ул яңа тормыш. Сәхнәгә чыгуга, мин йә Сәрвәр, йә Мәйсәрә, йә Офелия булам да куям, тик эчемдәге Резедә турында да онытырга ярамый. Артист үзе булып калып, башкаларның тормышын кичерә белергә тиеш. Иң зур авырлык шулдыр, мөгаен.

“Актерлык эшенә фанатларча карамасаң, актёр булып эшли алмыйсың”

– Образлар шәхескә иярәме?

– Һәр образның артистта эзе кала. Мәсәлән, “Гамлет” спектакленнән соң Артём Пискуновка: “Җитдиләнеп киттең әле син”, – диләр. Иң мөһиме – чама хисен сакларга.

– Ә рәхәте нәрсәдә артист эшенең?

– Ролеңне җиренә җиткереп башкару һәм тамашачының рәхмәтле карашын тоюда.

ГӨЛШАҺИДӘНЕҢ ТЕШЛӘРЕ НИК ШЫКЫЛДАГАН?

– “Ак чәчәкләр” кинофильмына ничек килеп эләктең?

– Миләүшә Айтуганова шалтыратты. Әйтүенә караганда, ул ун еллап шундый фильм төшерү хыялы белән янып йөргән. Быел, ниһаять, бу хыялны тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка килде. Миләүшә апа миңа Илһамия образына проба узып карарга тәкъдим итте. Пьесаны кабат укып чыктым да ризалаштым. Әмма тора-бара Илһамиянең тискәре персонаж булуы мине үзеннән биздерде. Телевидениедәге беренче ролемнең шундый булуын теләмәдем, халык күңеленә тискәре образ булып кереп каласым килмәде. Шуннан миңа Диләфрүз образын тәкъдим иттеләр. Теләп ризалаштым. Без Диләфрүз белән бер-беребезгә охшаганбыз кебек тоелды. Ул вакытта Гөлшаһидә роленә беркемне дә тапмаганнар иде әле. Үҗәтлегемне эшкә җиктем дә Гөлшаһидә роленә кастинг узып карарга булдым. Нәтиҗәдә, минем тормышыма – Гөлшаһидәле “Ак чәчәкләр” кинофильмы, “Ак чәчәкләр” фильмына мин килеп кердем.

– Төшерү вакытында булган иң истәлекле вакыйга нинди?

– Һәр көне, һәм мизгеле истә. Шулай да көзге салкыннарда җәйге көнне уйнарга туры килү мәңге онытылмаячак. Бик нык өшедек. Безнең күлмәкләргә кечкенә микрофоннар яшерәләр. Звуковик, колакчыннар киеп, барысын да тыңлап тора. Бераздан тавыш яздыру өчен җаваплы егетебез Ринат: “Микрофонда ниндидер ят тавыш бар. Нәрсәдер бертуктаусыз шыкылдый,” – ди. Туңудан Гөлшаһидәнең, ягъни минем тешләрем шыкылдаган икән. И көлдек инде шуннан!

– Синең өчен Гөлшаһидә кем ул?

– Гөлшаһидә ул – үз һөнәренең фанаты. Бу яктан без бер-беребезгә бик охшаганбыз.

– Тамашачыдан нинди фикерләр ишетергә туры килде?

– Татарстанның күп кенә районнарында “Ак чәчәкләр” фильмын күрсәтүләр булды. Аллага шөкер, тамашачылар уңай кабул итте кебек. “Сыйфатлы, югары дәрәҗәдә төшерелгән татар киносы барлыкка килде,” – дип куаналар. Килеп: “Китапны укыганда, Гөлшаһидәне нәкъ сезнең кебек күз алдына китерә идем”, – диючеләр дә, “Гөлшаһидә кара чәчле бит, нишләп чәчеңне карага буятмадың, сеңлем?” – дип сораучылар да булды. Габдрахман Әпсәләмов тудырган образлар белән режиссёр тәкъдим иткән Гөлшаһидә, Мансурлар туры килмәс, күңел кайтыр, дип куркучыларны да очраттык. Тик, бәхетебезгә, тамашачыда тискәре фикер тумады.

– Бу фильм һәм образ сине нәрсәгә өйрәтте?

– Гомумән алганда, һәрбер яңа спектакль, яңа проект, шул исәптән “Ак чәчәкләр” фильмы да – зур тәҗрибә. Фильмда төшү камера алдында үземне дөрес тотарга, ихлас булырга, табигыйлеккә өйрәтте, актёрлык осталыгы артты, үзебездә яңа сыйфатлар ачтык. Шуңа өстәп, Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев кебек олы шәхесләр, төрле шәһәрләрдә, төрле театрларда иҗат итә торган артистлар белән эшләү мөмкинлеге дә бирелде.

Айгөл Абдрахманова

Фотолар Резедә Сәләхованың шәхси архивыннан