ӨЧ, ИКЕ, БЕР… ТӘГӘРӘ!

 Дустым, исеңдәме кечкенә  чакта өч тәгәрмәчле велосипедта йөргәнең? Урамнан шул “сәпит”тә җилдергәндә, “мин гонщик!” дип мактана идек, ә инде мәктәпкә  укырга кергәч, әти-әни ике тәгәрмәчле, дустыбыхга яңа алмаш усеп килә.

Машина йөртү таныклыгы алуыма инде бер ел тулуга карамастан, тимер атта сирәк йөрим. Велосипед белән күбрәк дус мин: аңа бензин да кирәк түгел, ватыла калса, рәтләве дә җиңел. Өстәвенә, йөри-йөри, спорт белән дә шөгыльләнәсең. Кыскасы – менә дигән транспорт. Ләкин бу җәйне велосипед икенче планга күчте. Аның урынын моноцикл яулады.

 

ТЕЛЕВИЗОРДА ГЫНА КҮРГӘНЕМ БАР

Мин аны беренче тапкыр бу җәйдә Сәләт-Раушан аланында күрдем. Шулай бер көнне ашханә ишеген саклап йөргәндә, еракта өлкән әйдаман Надир абый Курамшин күренде. Карап торам – җәяүлегә хас булмаган бик зур тизлек белән якыная бу. Күз ачып йомганчы алдыма килде дә басты. Зур тизлекнең сере дә шунда ачылды. Надир абый бер тәгәрмәчкә менеп баскан да шул тәгәрмәч аны алан буйлап җилдертә генә. Моңарчы мондый тәгәрмәчтә йөрүчеләрне телевизорда гына күргәнем бар иде, шуңа бу хикмәт турында күбрәк беләсем килде.

Надир абый белән моноциклның мәхәббәт тарихы

Каян таптың мондый аппаратны, Надир абый?

Бер дә уйламаган җирдән килеп чыкты бу. Уйнап кына Интернет аша сатып алу  гаризасы тутырган идем, тиз арада китерделәр дә бирделәр.

Транспорт чарасымы бу, нинди уңай яклары бар?

Бүгенге көндә моноцикллар дөньяның күп кенә илләрендә киң кулланыла. Бигрәк тә Кытай һәм АКШда популяр алар. Моноциклның иң зур өстенлеге ‒ кечкенә һәм җиңел булуында: ул бары 9-11 килограмм гына. Шуңа да үзең белән йөртергә уңайлы. Машинаның утыргычына җиңел генә керә дә урнаша. Велосипед булса, авыррак булыр иде. Тизлек күрсәткече дә әйбәт: 16-18 км/сәг.

Мактыйсың да мактыйсың, берәр минусы бармы соң?

Ансыз да булмый инде. Иң уңайсыз ягы – таулы җирдә моноциклда йөрү мөмкин түгел. Ул үтә алган максималь авышлык – 35о.

 

ВЕЛОСИПЕДТА ЙӨРЕРГӘ ӨЙРӘНҮ ҖИҢЕЛРӘК ИДЕ…

Моноциклның шундый да шәп нәрсә икәненә тәмам ышангач, мин, ниһаять, анда йөреп тә карарга булдым. Һәм менә шул мизгелдә иң авыры башланды да инде! Чын әйтәм, карап торырга гына җиңел тоела! Тәгәрмәч һич кенә дә мине тыңламый, аварга гына тора. «Велосипедта йөрергә өйрәнү җиңелрәк иде», ‒ дип, мин моноциклны кире хуҗасына тапшырдым.

Шулай да, өйрәнү ниятеннән кире кайтмадым, көн саен бераз шөгыльләнә торгач, үз дигәнемә ирештем: өйрәндем! Кем белә бит, бәлки, киләсе 2-3 елда Казаныбыз урамнарында җәяүлеләр түгел, ә тәгәрмәч өстендә йөрүчеләр артып китәр. Бүген бу сәер тоела, әлбәттә. Чөнки бу яңарыш безнең тормышка әле кереп кенә бара. Ләкин – кереп килә бит инде!

МОНОЦИКЛ

КӨНДӘЛЕК ТОРМЫШТА

  • Моноцикл асфальттан да, чирәмле җирдән дә йөри ала. Тротуардан барганда, җәялеләргә комачауламас өчен, тизлекне бераз гына киметергә туры килә.
  • Аның белән кыш көне дә йөреп була, ул боздан бик шәп тәгәри. Ә инде хәзер шәһәр тротуарларында кышын бозның бик сирәк очравын исәпкә алсак, җәйге йөрү рәвешеннән әллә ни аерылмый да.
  • Яңгыр да, кар да аңа киртә була алмый. Моноциклга су бөтенләй куркыныч түгел.
  • Әлегә моноцикл, кеше күзе күнекмәгән могҗиза булгангамы, шактый кыйбат тора: 30дан 100 меңгә кадәр. Ләкин ышаныгыз, 3-4 елдан аларның бәясе шактый төшәчәк.
  • Электромоноцикл буларак, ул, әлбәттә, зарядкасыз йөри алмый, аккумуляторының зарядкасы 10-30 км юл үтәргә җитә.