ХӘСӘН ТУФАН ШИГЫРЬЛӘРЕН СОХАРИ ЭЧЕНДӘ САКЛАГАН

Исеме: Хәсән Туфан

Туган вакыты: 1900 елның 9 декабре

Туган урыны: Аксубай районы, Кармәт авылы

Белеме: Уфадагы “Галия” мәдрәсәсе, үзлегеннән уку

Эшләгән эшләре: бакырчы-шахтер, токарь, слесарь, укытучы, журналист

Әдәби остазлары: Лермонтов, Хәйям, Тукай, Ибраһимов, Маяковский, Есенин, Багрицкий.

Яраткан шагыйрьләре: Такташ, Твардовский

Мавыгуы: чәчәкләр үстерү, сәгать төзәтү

Иҗат итәргә яраткан вакыты: төнлә

Иң бәхетле чагы: “Иҗади накалда яшәгән чак. Җанның, күңелнең, йөрәкнең, бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып ташып торган чагы”.

9 декабрь – Хәсән Туфан туган көн. Татар әдәбиятының мосафир шагыйре дип атыйлар аны. Биографиясен укысаң, ышанасың – чыннан да мосафир инде. Уралда заводта эшли, Уфада укый, Урта Азия һәм Кавказ буйлап җәяүләп сәяхәт итә, гомеренең 16 елын сөргендә уздыра. Һәм һаман яза, яза, яза.

Татар әдәбияты дәреслегенә аның шигырьләре җиңел генә эләкмәгән. Аларның халыкка барып ирешү юлы Моабит дәфтәрләре тарихына охшаш. Менә ничек була ул.

1940 елның 18 ноябрендә Хәсән Туфанны кулга алалар. Ул башта үлемгә, аннан гомерлек сөргенгә хөкем ителә.

Бу – аның иҗатының иң югары ноктасына җиткән еллар. Ә колониядә шигырь язу өчен кәгазь булмый. Берәр кешедә бер ярамаган кәгазь кисәге тапсалар, – я карцерга утырталар, я срок өстәп куялар… Ике-өч көнгә бер тентү булып тора.

Хәсән Туфан шигырьләрен башта фәкать күңеленә беркетеп, исендә тота. Ләкин күбрәк языла башлау белән аларны хәтердә тоту авырлаша. Ә иң куркынычы: үзең үлеп китсәң, бөтен язганнарың юкка чыгачак.

Шунда ул көтелмәгән ысул уйлап таба.

Шагыйрь ул вакытта металлургия заводында кайнар цехта эшли. Күбесенчә үз теләге белән төнге сменага йөри. Эш җиңелдән түгел. Әмма мичләргә тутырган корыч эреп беткәнче бер-ике, кайчакта өч-дүрт сәгать буш вакыт кала. Башкалар черем итәргә ята.  Ә Хәсән абый, иптәшләренең күзлекләрен җыя да, өч-дүрт кат итеп киеп, каты карандашны кыл очы сыман очлап, шигырьләрен папирос кәгазенә яза. Биш бармак яссуындагы кәгазь кисәгенә Хәсән абый 300 юллык шигырь сыйдыра.

Шундый 20-30 кәгазь җыелгач, ул аларны, түгәрәкләп төреп сохари эченә яшергән. Тентүләр вакытында капчыктагы сохарида шигырьләр яшерелгәндер дип берәү дә уйлап карамый.

Шул хәлләр белән чагыштырып карасаң, Хәсән Туфан шигырьләрен ятлау күпкә җиңелрәк инде, әйе бит?

Фото: http://m-jalil.tatmuseum.ru
(Муса Джалиль, Хасан Туфан, журналист Габделхай Хабиб. Дом творчества «Малеевка». 1931)

“Ялкын” архивыннан, 2016 ел