«ӘБЕКӘЕМ, ӘБИЕМ…»

Минем кадерле әбием инде олы яшьтә. Ул 1931 елның 22 июлендә урта хәлле гаиләдә туган. Аның балачагы ачлык заманнарына туры килә. Гаилә авырлык белән гомер кичерә. Яшьлек еллары да газаплы хезмәт белән дәвам итә. Чөнки илебезгә сугыш афәте килә. Ул вакытта яшь кызларны колхоз шартнамәсе белән ерак Пермь урманнарына агач кисәргә, Ярославль сазлыкларына торф чыгарырга җибәрә торган булганнар. Әбием дә торф чыгарырга китә. Анда өч ел эшләгәнән соң, яңадан исән-имин туган авылына кайтып төшә.

Тормыш акрынлап дәвам итә… Һәм сюжетның шушы өлешеннән романтик вакыйгалар башлана: әбием Таһир исемле егет белән таныша. Соңыннан аны тиң яры итеп сайлый. Алар өч балага гомер бирә. Иң олысы – әтием Дамир. Матур гына яшәгәндә, бабам фаҗигале төстә вафат була. Әбием яшь балалар белән тол кала. Ул аларны югары белемле итеп, олы тормыш юлына бастыра. Хәзер барысының да үз тормышы. Ә әбием безнең белән төп йортта, балаларының уңышларына шөкер итеп, сөенеп яши. «Без күргән михнәтләрне яшь буынга күрергә язмасын!» – дип тели. Тели-тели тәсбихын тарта, намазын укый.
Озын-озак, исән-сау яшә, әбекәем!