“БЕРЕНЧЕ АДЫМНЫ ЕГЕТЛӘР ЯСАРГА ТИЕШ!”

Гарәп теле парасыннан укытучы мине башта җибәрмәскә булды. Күзләрегез нинди матур бүген дип, апаны «майларга» тырыштым, минем табибка күренәсе бар дип, алдап та карадым – җибәрми генә бит! Шунда дөресен әйтергә булдым: апа, минем җырчы Гөлзадә Сафиуллина белән әңгәмәгә барасым бар иде, аның мәхәббәт тарихы турында язасы…

Һәм апа, һич көтмәгәндә: «Ярар, Гөлзадә апаң булгач, бар инде», ‒ дип, җибәрде. Гарәпчә шүкран-рәхмәтләр укый-укый, йөгердем… Гөлзадә апа мине көтеп, чәй эчмичә утырган икән, мин, 15 минутка соңга калган өчен гомеремдә беренче тапкыр кызара башладым – халык артисткасы сине көтеп чәй эчмичә утырсын әле! Ә Гөлзадә апа, чәй әзерли-әзерли, беренче соравымнан ук балачак хатирәләренә чумды…

Борыным ачлыктан коткарды!

Бала булу һәр чорда да рәхәт ул. Муллыкта узганмы, фәкыйрьлектәме ‒ барыбер иң кадерле вакыт булып истә калачак. Балачакның ис-тәмен тасвирлый башласам, беренче итеп кара икмәк тәме искә төшә… Әтиемне сугыштан соң төрмәгә алып киттеләр. Әтисез калгач, ачлы-туклы тормышның ни икәнлеген аңлый башладык. Әйтергә кирәк, борыным тумыштан үк бик сизгер булды. Абыем, ике апам, өчесе дә миннән олырак, мәктәптән йөгерешеп кайталар да, миннән ипи эзләтәләр. Нишлисең, исни-исни, сандык артларыннан, утын әрдәнәләреннән әни яшергән икмәкне табып бирә идем. Хәзер дә минем өчен бар нәрсәдән дә затлы ис – кара икмәк исе. Җай чыккан саен, оныкларымны үзем пешергән ипи белән сыйларга тырышам. Ләкин теге, балачактагы, әнкәй мичтә пешергән ипи тәме ‒ ул кабатланмас, ул барыбер сагындыра… (Әңгәмә барышында Гөлзадә апа мине кара икмәк белән сыйлады – Э.Б.)

Авыл һәм авылдан качу

Ул ат, сыер саклаулар, каз көтүләре, кичке уеннар! Апа-абыйларым кичке уен уйныйлар, ә без, кечкенәләр, үзебезне уйнарга алмагач, зирек ботаклары, кычыткан җыеп, яшеренеп кенә, тегеләрнең аякларын өтеп үч ала идек…

Елына ике тапкыр гает була иде – Корбан һәм Ураза гаете. Шул гает бәйрәмнәренә безгә яңа кием-салым алып бирәләр. Менә, ичмасам, бәхет иде ул! Яңа кием киеп, авыл урамнарыннан узуы үзе ни тора! Тагын бер кадерле хатирә – язгы ташу. Март ахырында олылар тегермән буып куялар да, субай сугалар, аннары бертавыштан көчле итеп кычкыралар һәм күлебезнең калын бозы ярыла башлый, ә боз астыннан йөгерек су күренә. Шул суның сере мине гел борчый иде: ул кая шулкадәр ашыга икән? Беләм инде, Шушма елгасына, аннан Нократ белән кушыла, Иделгә ага, Каспийга коя… Ә Каспийдан соң кая күчә соң ул?!

Мин һаман чишмәдә казына идем. Кайсының суы саеккан, кайсының улагы чалышкан. Шуларны чүмечем белән казып төзәтәм инде үземчә. Ә беркөнне чүмечем сынды. Әти кирәгемне бирер инде дип, үкси-үкси елый башладым. Шунда укытучы Нурания апа, мине юатырга теләп: «Елама, Гөлзадә, син авылыбызның җиденче чишмәсе булырсың», ‒ дигән иде. Үсеп, кеше булгач, укытучымның зирәклегенә, бала күңелен юата белүенә сокландым. Укытучы апа җырларга яратканымны шунда сизгәндер инде, мин бит гел җырлый идем, болыннарга, урман аланнарына чыгып, артымнан авыл балаларын ияртеп, концертлар да бирә идем, әниемнең иске күлмәкләреннән үземә костюмнар да тегә идем. «Мин җырчы, өстәвенә бик акыллы, зур кеше булачакмын, укырга керәчәкмен», ‒ дип киртләп куйдым үземә. Шулчак теге эчемдәге чишмә үз юлын әкрен генә сала башлады…

Юлдагы беренче иң зур киртә ‒ әти укырга рөхсәт бирмәде. 7 нче сыйныфтан соң мине фермага сыер савучы итеп урнаштырды. Бәхетемә, бездә кичке мәктәп ачылды, мин шунда укырга кердем. 4 ел сыер сава-сава мәктәпне тәмамладым. Аннары… качып киттем авылдан Казанга, укырга. Ветеринария институтына кердем. Ни өчен андамы? Чөнки аның тулай торагы да яхшы, стипендиясе дә бар. Әти: «Бер бәрәңге дә бирмим, үзең эшләп аша», ‒ диде һәм мине тиз генә кияүгә бирергә булды. Мин ул чакта матур, чая, җитез идем, бу баланы харап итмәгәйләре, дип курыккандыр инде…

Киявеңне әти сайласа…

Гаиләдә без 4 кыз һәм 4 малай идек. Яшебез җиткәч, әти дүрт кызга 4 сандык бүләк итте. Без өстәл җәймәләре, мендәр өсләре, ашъяулыклар, кулъяулыклар чигеп, сандыкларыбызга салып, саклап бара идек. Кияүгә чыгар өчен махсус сандык, бирнә дип атала иде ул. Башта олы апабыз кияүгә чыкты, аннары икенчесе, минем чират җитте, ә мин, гореф-гадәткә хыянәт итеп, укырга киттем. Әйткәнемчә, өйдән бернинди ярдәм килмәде, шулай да ач түгел идем, 1нче курсны тәмамлагач, җәй буена авылларга гастрольләргә чыгып, җырлый-җырлый акча эшләдем. Әмма әти сүзе, качып китсәң дә, закон икән. 2нче курста әти тотты да кияүгә бирде. Киявем – спорт мастеры, биюче, «мировой» егет. Ә иң тетрәндергәне – ул минем укытучым! Әлбәттә, чибәр, әлбәттә, бик күп кызлар йөрде аның артыннан. Ә ул мине сайлады. Мин дә аны ошаттым. Артымнан бер ел йөрде-йөрде дә, авылга кайтып, әтидән ризалык сорады, никах укыттылар да бирделәр мине. Ә беренче мәхәббәтем армиядә калды…

Бу мәхәббәт кабатланмас…

Беренче тапкыр мәхәббәт дигәннәре белән кичке мәктәптә танышырга туры килде. Ул безгә физика-математика укыта иде. Мин аңа бөтен күңелем белән гашыйк булдым, ул да миңа битараф калмады. Ә аннары аны армиягә алдылар. Кибет артына яшеренеп, беркем күрмәгәндә генә, артыннан карап калдым, кеше алдында юньләп саубуллашып та булмады. Акылдан шашкандай, фермага йөгердем, печәнгә капландым да, үкереп-үкереп еладым. Инде мондый хис мәңге кабатланмас шикелле иде. Әмма еллар узгач, күңел тынычлангач, бу яратудан да зуррагын очратырга насыйп булды. Ә беренчесе… өрфиядәй нечкә хыял булып күңелемдә калды…

Ул армиядән кайткач, күрештек. Мин ул чакта инде кияүдә идем, ул мине аңлады, кичерде. Соңыннан без гомер буе күрешә алмадык. Ә күрешәсе килә иде. Берничә ел элек кенә мин аның телефонын таптым, сөйләшә алдым һәм аңа бу хисне матур итеп саклаган өчен рәхмәт әйттем.

Кызлар тәртипле булырга тиеш –
минем турыда түгел бу!

Мин гел малайлар белән дус идем. Гашыйк булу уйда да юк. Дус буларак ошый иде малайлар миңа. Серләрен сөйлиләр иде алар миңа. Кызларның җебегәнлеген, күпсүзлеген, гайбәт сатуларын яратмый идем. Дөрес, вакыт-вакыт кызлар белән дә уйный идем, Гөлфия һәм Маһинур исемле дус кызларым белән гомер буе аралашабыз. Кызлар үпкәчел, үзем үпкәчел булмагач, ни уйлаганымны әйтәм, шунда ук онытам, үпкәләп йөрмим. Кызларга бу ошап бетми. Ә малайлар белән җиңелрәк, алар белән сугышасың, уйныйсың… Сугышканда, күпчелек очракларда җиңә идем. Бер малайны тәнәфестә җиңеп, укытучы апаның өстәленә салганмын. Вәт укытучы апа иманымны укытты! Кызлар тәртипле булырга тиеш, имеш! Ә мин гел сугыштым. Һәм гел җиңдем.

Эгоистлар мәхәббәте минем өчен түгел!

Миңа күз төшергән егетләр шактый булды. Ләкин мин бу хакта гел ахырдан, иң соңгы чиратта гына белдем. «Беләсеңме, син бит минем беренче мәхәббәтем булдың, мин сине шундый яраттым, ә син минем якка карамадың да» ‒ соңыннан үзләре килеп әйткәләделәр миңа бу хакта. Мин инде, гаҗәпләнеп: «Соң, яратсаң, ник әйтмәдең?! Бәлки, мин дә сине ошаткан булыр идем», ‒ дип аптырыйм. Иң беренче итеп егетләр сүз башларга тиеш, кызлар түгел. Егетләр мәхәббәтен сиздерсә, аннары инде кыз уйлана башлый. Озак уйланырга мөмкин кыз бала. Егеткә, яратса, түзәргә кирәк.

Мәхәббәтнең ике төре бар: кечкенә, шәхси хис һәм илаһи мәхәббәт. Беренчесе ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрдән башка берни дә күрми. Икенчесе ‒ һәр кешене, һәр хайванны, һәр яфракны ярата белү. Соклану.

Шундый мәсьәлә: әйтик, очрашты 2 кеше, берсенең мәхәббәте шәхси хис кенә, икенчесенеке ‒ илаһи. Ахыр чиктә, бу симбиоз икесен дә үтерергә мөмкин. Чөнки берсенә бөтен дөнья кирәк, ә икенчесе, сөйгәнен яратып, ул миңа гына булсын дип, аны башкалардан көнләшә. Шәхси мәхәббәт – эгоистлар өчен. Сезгә мин мәхәббәтнең бар дөньяны колачлый ала торганын телим!

Эльнар Байназаров

/”Ялкын” архивыннан, 2014 ел язмасы/