«СИРИУС»ТА БУЛГАН КСЮША

Күп кенә Татарстан укучылары Сочидагы «Сириус» турында бик белеп бетермиләрдер дә. Ә бит монда олимпиада һәм төрле конкурсларда җиңеп чыккан яшьләр эләгә. «Сириус»та укучылар үзләре сайлаган юнәлеш буенча бер атнадан алып 24 көнгә кадәр шөгыльләнә ала. 

Казанның 19нчы гимназия укучысы Ксюша Севастьянова да сентябрь ахырында Сочи шәһәреннән кайтып төште. «Сириус»та «Әдәби иҗат» юнәлешендә булган кыз бу урын турында былтыр ишеткән. Башта ул Россия Президенты Владимир Путинның әлеге үзәкне ачу тантанасында катнашуы турында хәбәр ишетә.

Өченче тапкырдан гына

– Миңа әлеге үзәккә эләгү җиңел булмады. Мин бары тик өченче тапкырдан соң гына үттем. Беренче гаризаны олимпиадага әзерлек юнәлешенә җибәрдем. Ләкин анда аз баллар җыйгач, эләгә алмадым. Быелның август аенда «Әдәби иҗат» юнәлешенә дә гариза җибәреп карадым. Кызганыч, анда да үтә алмадым. Аннары мине көз көне катнашырга чакырдылар. Һәм, ниһаять, мин «Сириус»та булып кайттым, – ди Ксюша.

11нче сыйныфта укучы кыз рус әдәбияты буенча республика дәрәҗәсендәге олимпиадада, Ломоносов, «Высшая проба», «Покори Воробьевы горы» дигән олимпиадаларда үзен сынаган.

– Мин үземне поэзиядә сыныйм. Әдәбият – минем өчен илһам чыганагы да. Мин берәр авторның әсәрен укыганда, аның нинди алымнар кулланганын өйрәнәм. Бер укытучым «Әдәбият бер нәрсәгә дә өйрәтми», ди. Мин дә бу фән нәрсәгә булса өйрәтергә тиеш, дип санамыйм. Чын әдәбият ул тормышның киңкырлы булуын күрсәтә. Аның аша без тормышта булырга мөмкин төрле ситуацияләрне очрата алабыз. Шулай ук әдәбият күзаллауны киңәйтә.

Тукайны да укый

Күбесенчә Ксюша рус авторларыннан Иван Тургенев һәм Владимир Набоков әсәрләрен яратып укый. Поэзиягә килгәндә, Дарья Лысенко, Анна Сеничева әсәрләрен үз итә. Классиклардан Лермонтовның иҗатына гашыйк ул. Владимир Высоцкий шигырьләренә гашыйк. Габдулла Тукай иҗатына да битараф түгел. Аның шигырьләрен ул тәрҗемәдә укый икән.

Ксюша Гариф Ахунов исемендәге әдәби берләшмә составына кергән. Мәскәүнең «Лучик» журналында һәм Санкт-Петербургтагы «Костер» журналында да шигырьләре басылган. Шулай ук аның күптән түгел «Взлетаем» шигырь җыентыгы да нәшер ителгән.

Әдәбият белән Казан кызы 5нче сыйныфтан бирле шөгыльләнә башлый. 7нче сыйныфлардан башлап, ул олимпиадаларда катнаша. 10нчы сыйныфта шигырьләр яза башлый. Хәзер ул үз каләмен тагын да чарлау өстендә эшли.

«Сириус»та «Әдәби иҗат» юнәлешендә шөгыльләнүчеләр аерым проект та ясый. «Пушкиннан соң тормыш бармы? Пушкин башкалар өчен әдәбиятка юлны япканмы? Ә кем ул Лермонтов, ул Пушкинның дәвамчысымы?» дип аталган темага проект ясый. Өч көн дәвамында алар бу темага иҗади эш башкарып, мондый фикергә килә:

– Пушкин үз поэзиясендә һәрвакыт тормышка шат карый. Ә Лермонтовта «Мороз и солнце, день чудесный» дигән юлларны табып булмый. Мин Пушкинны – кояш, ә Лермонтовны ай белән чагыштырыр идем. Чөнки аның поэзиясендә ялгызлык мотивлары күп. Төнлә белән безнең хисләр уяна. Без үз йөрәгебезне ачып сала алабыз. Шуңа миңа Лермонтов якынрак, – ди Казан кызы.

«Сириус»та әдәбияттан кала, Ксюша журналистика белән дә кызыксына башлаган. Анда ул танылган хоккейчы Александр Якушев, танылган дирижер, альтчы Юрий Башметтан интервью ала. Хәзер исә ул журналистика юнәлеше буенча укырга керергә тели.

«Сириус»та булганда, кыз укуны да параллель рәвештә алып бара. «Алтын гасыр поэзиясе» темасы буенча Мәскәү, Санкт-Петербургтан килгән остазлары аларга лекция укый. Яңадан-яңа метафора, чагыштыручылар табарга өйрәтә. Әлбәттә, уку гына түгел, «Роза Хутор»га канат юлы буенча менәләр. Ат-кинология үзәгенә баралар. «Шайба» хоккей клубында матч карыйлар. Анда Владимир Путин үзе килә.

– Сочи – курорт шәһәре, анда һәрвакыт җылы. Казан белән Сочины чагыштырып булмый. Казанны спорт башкаласы, дип атыйлар. Сочида да спорт объектлары күп. Бездә дә, Сочида да күңел ачу чаралары җитәрлек. Казанда диңгез генә юк. Сочи шуның белән генә алдырадыр инде, – ди укучы.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары