РЕСПУБЛИКАНЫҢ ҮРНӘК ГАИЛӘЛӘРЕ МИҢНЕХАНОВЛАРДА КУНАКТА /ФОТО/

Бүген Татарстан Республикасы Президенты үзенең тормыш иптәше белән Казан Кремлендә республиканың үрнәк 52 гаиләсен кабул итте. 

Әлеге чара Казан Кремленең кунаклар кабул итү залында уздырылды. Президент Рөстәм Миңнеханов килгән кунакларга: “Гаилә – кеше тормышындагы иң мөһим нәрсә. Сез Республикабызның бүгенгесе һәм киләчәге турыдан-туры аларга бәйле булган балалар үстердегез”, – дип мөрәҗәгать итте. Әлеге бәйрәм көнендә ул һәр гаиләгә сәламәтлек, тынычлык һәм бәхетле гаилә тормышы теләде. “Бер-берегезнең кадерен белегез, гаиләләр бәхетле булса, Татарстаныбызның киләчәге дә якты булыр”, – диде ул.