БАЛТАЧ ЕГЕТЕ РИНАЗ КОМБАЙНЧЫЛАР ДИНАСТИЯСЕННӘН

Авыл укучысының кайчан каникулда ял иткәнен күргәнең бар? Мондый хәл булса, күптәннән кызыл кар явар иде, мөгаен. Хуҗалыктагы эшләр, бакча утау, су сибү – мондый көндәлек мәшәкатьләрне эш, дип тә санамый алар. Әле, җитмәсә, шуңа өстәп, комбайнда эшләргә дә өлгерәләр! Балтач районының «СХП Татарстан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшләүче Риназ Бариев – шундыйларның берсе.

Быел 11нче сыйныфка баручы егет комбайнда эшләү тәмен 2014 елда ук тоя башлый. Нәкъ менә шул вакытта ул әтисе кулы астында комбайн ярдәмчесе булып эшли. Икенче елга абыйсы Райнурга күчә (чөнки әтисе башка эштә эшли башлый). Аннан соң, бер ел ял иткәч, ура-суга-җилгәрә корабы аны яңадан тартып кайтара. Бүген дә ул – кырда!

«Әтидән кызыксынып киттем»

– Минем әти дә, абый да – комбайнчылар. Кечкенәдән алар янында йөргәч, бу техникада эшлисем килде. Шуннан кызыксынып киттем. Безнең эш 6.30да башлана. Иртә белән килеп, башта комбайнның майларын карыйбыз, майлыйбыз. Радиаторга сулар салабыз, тәрәзәләрне юабыз. Басуга чыккач, пакусларны рәтлибез. Көн саен эшебез шулай башлана, – ди Риназ.

Ашлык җитешкән булса, эш кичке 9-10нарга кадәр бара икән. Яшьлек бит ул бер генә, дигәндәй, арып-талып комбайнда эшләп кайтса да, Риназ клубка чыгарга да вакыт таба әле. Тик озакка түгел. Чөнки иртәнге алтыда уянып, солдат кебек «45 секунд»та киенеп, ашап-эчеп, кырга чабасы бар.

Яхшылап эшләгәч, тамак та тиз ача. Сәгать 11дә басу эшчеләрен әбәт көтеп тора. Ә кичке 4тә тагын бер тапкыр сыйлыйлар. Табында беренче һәм икенче ашлар, чәй – барысы да гадәттәгечә.

Риназдан «Әтиеңдә, абыеңда эшләү җайлымы соң? Мактау яки әрләү сүзләрен күбрәк ишетәсеңме?» дип тә сорарга онытмадым. «Төрле вакыт була инде: мактыйлар да, орышканнары да бар», – ди ул.

Кырда. Риназ – сулдан өченче

Комбайнчылар династиясе

Комбайн руле артында еш утырмаса да, кыр корабын иярләгәне бар Риназның. Гадәттә, абыйсы Райнур комбайн йөртсә, Риназ – аның уң кулы. Абыйсы энесенең башкарган хезмәтен бары тик яхшы яктан гына бәяли. «Риназ минем кул астында инде икенче елын хезмәт куя. Без аның белән бергәләп ДОН-1500В маркалы комбайнда эшлибез. Безнең гаиләдә комбайнчылар күп. Риназның бабасы да, ягъни Риназның әтисенең һәм минем әтием, шушы техникада эшләдек һәм эшлибез. Бездә комбайнчылар династиясе дисәң дә була. Риназ да техникада эшләүне ярата», – ди абыйсы.

Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәндә, бөтен әйберне белеп бетермәскә мөмкин. Абыйсы фикеренчә, Риназга пакуслар зур, шуның белән кыенрак. Башка авырлыгы юк икән.

Аллага шөкер, бу көннәрдә уңыш җыю өчен һава торышы да шатландыра. Баштарак иген яшелрәк, юеш булган, чүп тә чыккалаган. Хәзер инде коры һава торышы булганда, рәхәтләнеп ару-талуны белми эшлиләр. «Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү, техникаң ватылмыйча эшләү – комбайнда эшләгәндә иң рәхәте шушы», – ди Райнур әфәнде.

 

Риназ апасы белән

Акча нәрсәгә тотыла?

Тир түгеп эшләгән акчасын Риназ кирәк-яракка тота. Мәктәпкә укырга керер алдыннан киемнәр, әсбаплар ала. Комбайн ярдәмчесенең эше авыр булса да, хезмәт хакы сөендерә икән. «Без эшләгән акчаның 50-70 проценты чамасы чыгадыр. Башка елларда Риназ 50 мең сум тирәсе акча эшләгәндер», – ди Райнур әфәнде. Урып-җыю эшләре, гадәттә, бер айда тәмамлана. Тик барысы да Ходай кулында!

«Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен», дип әйтә минем әбием. Риназның да башкарган хезмәте хуҗалык өчен файдалы булса, өйрәнгәне үзе өчен. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, дип белми әйтмиләр бит. Риназ да бәлки киләчәк тормышын авыл хуҗалыгын сайлап куяр әле.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фото: язма героеның vk.com сайтындагы шәхси битеннән