ВАКЫТ КАНУННАРЫН КИРЕГӘ БОРЫП… /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Үткәннәргә сәяхәт кылу мөмкин эшме? “Һичшиксез юк”, – дип җавап бирер галимнәр. “Мөмкин генә түгел, ә кирәк һәм мавыктыргыч!” – дияр “Бөек Болгар” – “Великий Болгар” фестивален оештыручылар.

“Хәрбиләр отряды юл буйлап килә иде. Атларның аяклары астыннан пычрак һәм юеш кар чәчрәгәне күренеп кала. Сугышчыларның өсләрендәге чикмәннәр беренче карашка гына куркынычсыз тоела. Тәҗрибәле күзәтче чикмән астында чыңгырдап киткән тимер көбә һәм хәрби кием чалымнарын шундук тоячак иде. Ләкин хәзер инде бу мөһим түгел – баһадирларның максаты булган шәһәр соңгы көчләреннән дошман камалашына каршы тора. Күпмегә түзәр Болгар диварлары?”

 

“Бөек Болгар” фестивалендә карарлык, искитәрлек әйберләр гаҗәеп күп. Башка бәйрәмнәрдә була торган традицион күренеш-вакыйгалар да монда ниндидер үзгә, тарихи төсмер ала.

Болгар тыюлыгы территориясенә керүгә каршыга күпләп мәһабәт таза гәүдәле егетләр, ир-атлар очрый башлый. Әйе, хәрби киемнәр киеп йөрү, кылыч-калкан-чукмарлар күтәреп орышу уен эш түгел, физик әзерлек яхшы булу кирәк. Әһә, тарихи костюмнар кигән кызлар да монда – димәк Урта гасырлар антуражы тулысынча сакланган.

Фестивальнең төп мәйданнары – орыш мәйданы (ристалище) һәм сәхнә.

Орыш мәйданы тирәсендә җыелган халык диңгезен кичеп, ярыш карыйк әле.

Беренче көтелмәгән яңалык – ярыш бертөрле генә бармый, аның төрлесе була икән. 1х1, 10х10, 5х5 орышлар, бугурт (күмәк рыцарьлар турниры), атлы батырлар, җәядән атучылар турниры. Аларның һәрберсе үз кагыйдәләре буенча оештырыла. Менә сугышчылар байрак өчен көрәштә бер-берсен тукмый башлый. Киеренке орыш нәтиҗәсендә бер команда баһадиры икенчесенең байрагын эләктереп чапты. Икенче ярышта командага команда көрәше барды. Мәйдан буенча хәрбиләр сибелде, калканга-калкан, кылычка-кылыч – бер-берсенә эләгеп кисешкән тимер тавышы әллә кайлардан ишетеп торды.

Сәхнәдә дә үзенчә көрәш. Саратов кунаклары El Mental төркеме солисты – банджосы һәм чәчләре, Урта гасырлар театры спектаклендә катнашучылар – явыз көчләр, шул ук чор халык биюләре буенча мастер-класс алып баручы – халыкның артык хискә бирелүе белән. Мондый көрәшләрнең җиңүчесе бер генә – җыелган халык булды. Тамашачылар банджо, виола, волынка һ.б. Урта гасырлар өчен традицион булган инструментлар моңы белән хушландылар, русча бер кәлимә сүз белми торган, ләкин искиткеч тавышлы италияле җырчы кыз вокалын тыңладылар, урам театры спектаклен карадылар, дөрес биергә өйрәнделәр.

Фестивальдә балалар турында да онытмаганнар иде. Махсус оештырылган мәйданчыкта нәни баһадирлар “Төсле орыш”та (орышта катнашучыларга төрле төстәге шарлар бәйләнгән иде; максат – “дошман” шарларын шартлату), “Атлы рыцарьлар берлегендә” (агач атка утырып, мишеньне сөңге белән эләктерү) ярышып, печән лабиринтыннан чыгу юлын табып үз көчләрен сынадылар.

Ашаусыз нинди бәйрәм? Ууу, менә мондагы ризык байлыгы, ичмасам! Борынгы ашауларның нинди генә төрләрен әзерләмәгәннәр. Бәйрәм кунакларының күңелләрен ничек күрергә икәнен бик яхшы белә оештыручылар.

Бәйрәм төсе итеп күннән ясалган төрле тышлыклар, букчалар, янчыклар, кулдан ясалган пычак-хәнҗәрләр (хәтта чын кылыч та!), кием-салым, детальләп ясалган металл гаскәри сыннары һ.б.,һ.б.ларны алырга мөмкин иде Урта гасырлар базарында. Бәйрәм хатирәләре икенче елга кадәр саклансын дисәң, менә дигән истәлек бу, дустым. Урта гасырларга сәяхәт кылу теләге белән янасың икән, “Бөек Болгар” фестивале нәкъ менә синең өчен.

“Солтан хәлләренең мөшкел икәнлегенә шундук инанды. Әле генә камалыштан инде чыккан төсле иде, тик шатланырга хәтта мизгел дә булмады. Хан остазы Арсланның үткен күзләре аны алдамаганнар – кинәт бик бәләкәй булып калган төркемгә каршы инде чем-кара, бик куркыныч, җитез диңгез – моңгол гаскәре чаба иде.

– Саул бул, ханым! Сине орыштан соң кайда табармын мин?

– Атымның тояклары астында эзләрсең, карт кыю буре. Уңышлы ау сиңа!

Сүзләрен әйтеп бетерергә дә өлгермичә, Салман солтан дошманга каршы ыргылды. Соңгы орыш башы шул иде”.

 

Сүз уңаеннан, 12-13 август көннәрендә узган әлеге фестивальгә 47 000 кеше килгән. Узган ел бу сан 38 000 булган.

 

 Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары