МАМАДЫШКА КҮЧКӘН “ТАРТАРИЯ”!

Иртә белән торып тышка чыксам,
Чулман җәелеп ята.
Нарат урманында яшәп,
Татарчаны яхшыртам.

Әлеге шигырь юллары “Тартария” форумы катнашучыларының көндәлек режимына туры килә. Алар да нәкъ менә наратлык урманындагы лагерьда яши, иртә белән торып, һәр көн Чулман елгасыннан илһам, көч ала. “Туган як”, “Туган тел”, “Эх, алмагачлары” җырлары аларның теленнән төшми. Нинди «Тартария» соң бу, дисеңме? Хәзер барысын да аңлатырбыз.

Хәтерләсәгез, гыйнвар аенда Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, юбилее уңаеннан, Тартария картасын тапшырган иде. Хәзер исә Татарстанның да үз “Тартария”се бар икән, ләбаса. Ул – Мамадыш районының Соколка бистәсендә урнашкан Төбәкара белем бирү форумы. Татарстаннан, Россиянең 14 төбәгеннән, Кыргызстан, Польшадан җыелган егет-кызлар ике атна дәвамында биредә татар җырларын, шигырьләрен өйрәнде.

– Безнең форум берничә төбәкне берләштерә. Шуңа күрә форум исеме татар телен дә, үз тормышы белән кайнаган дәүләтне аңлатырга тиеш иде. Монда “Тартария” сүзе идеаль рәвештә туры килде. Владимир Путинның Минтимер Шәймиевкә карта тапшыруы безгә ярдәмгә килде дә инде. Җитмәсә, бу сүз Татария белән дә аваздаш, – ди форумның башкарма директоры Миләүшә Заһидуллина.

Кайбер тарихчылар сүзләре буенча, Тартария территориясе чыннан да күп кенә төбәкләрне үз эченә алган. Анда Россия дә, Европаның күп кенә илләре дә кергән.

«Тартария»нең әтисе – «Агыйдел»

Кыргызстан, Башкортостан, Ульян, Чиләбе өлкәләре, Мари Иле, Удмуртия республикалары, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре –катнашучыларның географиясе киң.

“Тартария”нең әтисе – “Агыйдел” форумы. Ул берничә ел Актанышта уза иде. Аның концепциясен, үткәрү урынын үзгәртеп, “Агыйдел” “Тартария”гә әйләнгән дә куйган. Форумда катнашкан 150 бала 350 кешедән сайлап алынган. Төп шарт исә – татар телен өйрәнү теләге һәм ниндидер проектың булу.

“Тартария”леләр һәр көнне татар телен өйрәнгәннәр. Татар уеннары, татар җырлары, шигырьләре, сәхнәләштерелгән әсәрләр – болар барысы да интерактив формада узган. Оештыручылар балаларда киләчәктә дә татар телен өйрәнү теләген тудыра алганнар, афәрин!

Һәр катнашучының үз проекты

Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы кызы Алсу Янбулатова әле беренче тапкыр гына килә. Кечкенә вакыттан татар теленә әбисе өйрәткән аны. Шуңа татарчаны яхшы белә. Форумда “Ак чәчәкләр”нең өзекләрен, “Туган ил”, “Туган тел”, “Эх, алмагачлары” һәм борынгы җырларны өйрәнгән алар. Аның проекты да – җиңүчеләр арасында.

– Бу форумда катнашу тәкъдимен миңа иптәшем әйтте. Ике атна эчендә инглиз телен өйрәнә алу, татар телен яхшырту мөмкинлеге – болар барысы да мине шушында алып килде. Бирегә мин проектымны тәкъдим итәргә дә алып килдем. Математиканы бию дәресе аша өйрәтергә телим. Мисал өчен, мин балалар белән бию өйрәнгәндә, һәр бию хәрәкәте математика термины белән әйтелә. Бию рәсемен искә төшереп, сорауга җавап бирә алалар, – ди 16 яшьлек Алсу.

Ә илнең икенче башкаласы Питер кадәр Питердан килгән, татарча чип-чиста итеп сөйләшүче Таһир Вәлиуллинга шаккатым! Берәүләр Татарстанда яшәп татар телен өйрәнүгә кул селти, бу егет Нева елгасында урнашкан мегаполиста да Тукай телендә сыптыра гына! Синнән-миннән яхшырак сөйләшә!

– Мондый форумнар без, яшьләргә, бик кирәк. Татарча яңа сүзләр, җырлар өйрәнү җаныма рәхәтлек бирде. Форумның исеменнән үк монда барысы да татар теленә багышланачак икәнлеген аңладым. Килгәч, бик шаккатым. Биредәге татар теле дәресләре татар телен яхшы белгән кешеләргә дә, телне начар белгәннәргә дә булышты. Мин үзем монда өйрәнгән “Яшьлегем чишмәләре” җырын бик яратып җырлыйм. Анда Таһир дигән сүзләр кергән юллар аеруча күңелемә якын, – ди Таһир.

Ул Татарстан һәм Санкт-Петербургка укырга килгән егет-кызларга арендага фатирларны тапканчы, урнашу урыннары белән ярдәм итәргә тели. Шунысын да әйтик: Таһирның проектлары – җиңүчеләр арасында.

Татар телен онытмау, аны яхшы итеп белер өчен Таһирның үз рецепты бар: әти-әниең белән бары тик татарча сөйләшү, көн саен Арча районының Урта Сәрдә авылындагы әби-бабасына шалтыратып, хәлләрен белешү, һәм, а-ля, оп – син Питерда да татар телен онытмаячаксың!

Татарча белмәүчеләр татарча өйрәнгән!

Түбән Новгород кызы Ксения Кузнецова моңа кадәр татар телен бөтенләй белмәгән. Хәзер инде ул татарча исәнләшә белә, комплиментлар да әйтергә өйрәнгән.

– Миңа форумга барырга тәкъдим иткәч, мин, әлбәттә, кире какмадым. Инглиз һәм татар телен өйрәнәчәксең, дигәч, мин дүрт куллап ризалаштым, – ди 13 яшьлек Ксюша.

Дусты Даринаның туган көненә шигырь дә язган ул. Ә “Тартария”дә аны укытучысы белән татарчага тәрҗемә иткән.

Ә Кыргызстаннан бирегә 8 кешелек делегация килгән. Зөлфия Таранова Бишкек шәһәрендә яшәсә дә, татарчаны менә дигән иттереп белә.

– Татарстанда мин инде икенче тапкыр. Ләкин былтыр ул “Агыйдел”, дип атала иде. Безне 2015 елда Татарстан Президенты шушы форумга чакырды. Бу форумда мин яңа дуслар таптым, проектлар ясарга өйрәндем. Минем проект “Иссык күл – Кыргызстанның энҗесе” дип атала. Ул шушы форум кебек, ләкин Кыргызстанда татар телен өйрәтүгә багышланган. Тиздән аны тормышка ашырырга телим, – ди Зөлфия.

Министр да ошатты!

Форумның ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та килде. Ул җиңеп чыккан 22 проект белән танышты.

– 2017 елда “Татарстан республикасында дәүләт телләрен үстерү, ярдәм итү программасы” буенча 10 аланда 2400 бала ял итте. Бу аланнарда кайчандыр 200 бала булса, хәзер бу сан 2400гә кадәр артты. Киләчәктә аны 5000гә якынайтырга телибез. Чөнки биредә ял итәргә теләүчеләр бик күп. Бөтендөнья татар конгрессы съездында чит илләрдәге милләттәшләребез дә шундый теләктә калды, – диде министр.

Энгель Нәваповичны “Тартария” форумының табигате сокландырган. Иң беренче бу чара республика яшьләре өчен башлап җибәрелгән. Аннан соң анда Россия төбәкләре дә катнаша башлый. Быел исә Кыргызстан, Польша балалары катнашындагы халыкара форум төсмере бар. Министр фикеренчә, бу форум татарларны туплый торган нокта булырга тиеш.

***

Киләсе елга “Тартария”нең үткәрү урыны тагын да үзгәрергә мөмкин. Алдагы елларда бу форумда инициативалы яшьләр аз булган. Хәзер елдан-ел сәләтле катнашучылар килә икән.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары