2 МЕТР БУЕҢ БЕЛӘН… ТУРНИК ҮСТЕРӘМЕ, КИШЕРМЕ?

УНИКСның яңа уенчысы Влад Трушкинның озын буйлы булуы аны бер дә куркытмый. 2 метр да 1 сантиметрлы егетне күрми калуы кыен. «Беркайчан да буем миңа комачаулый, дип уйламадым», ди. Аны халык арасында табуы җиңел, биек киштәләрдән әйбер алу да аның өчен берни түгел. Тик кайвакыт самолетлардагы кәнәфиләрнең тар булуы гына читен икән. Озын буйлы булганына үкенми ул. «Мине табу өчен, башны өскә күтәрергә генә кирәк! Ерактан сине күреп алулары шәп бит», ди.

Шушы көннәрдә Казанда Россия, Германия, Венгрия, Исландия командалары баскетбол буенча Халыкара турнирга җыелды. Безнең ил җыелмасында УНИКСның яңа уенчысы Владислав Трушкин да бар. Казанда туып үскән егет, 10 ел башка командаларда уйнаганнан соң, кабаттан Казанга кайтты. «Ялкын», беренчеләрдән булып, спортчы белән аралашты.

Владислав Трушкин
1993 елның 5 маенда Казанда туган
Амплуасы – форвард
Буе – 201 см

Карьерасы:

2007-2010 – «Спартак» (Мәскәү өлкәсе, Видное) Балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасы;
2010-2011 – «Спарта и К» (Мәскәү өлкәсе, Видное), Югары лига;
2013-2015 – «Динамо» (Мәскәү);
2015-2016 – «Спартак -Приморье» (Владивосток);
2016-2017 – «Енисей» (Красноярск);
2017 елдан башлап – УНИКС (Казан).

Бер күрүдә гашыйк булган

– Влад, син баскетболга кайчан гашыйк булдың?

– 3-4 яшьлек чактан ук. Баскетбол тубы миннән күпкә зуррак булган вакыттан ук, мин аны боҗрага кертергә маташа идем инде. Шуннан бирле баскетбол чире белән «авырый башладым». Бу уенның динамикасы ошый миңа. Гаиләбез спорт белән шөгыльләнә. Әтием – баскетболчы, әнием – волейболчы. Апам да баскетбол белән җенләнә. Балачакта әтинең уйнаганын еш карарга бара идем.

– Бераз үсә төшкәч, профессиональ рәвештә кайларда шөгыльләндең?

– 7 яшь тулгач, ниндидер спорт мәктәбенә түгел, ә яхшы тренер кулына эләгергә теләдем. Бераздан мин үз теләгәнемә ирештем – Георгий Николаевич Королевка, үземнән бер яшькә олыраклар төркеменә эләктем. Бу да яхшырак уйнарга, тырышырга этәргеч булды.

– Ә синең баскетболчылар арасыннан кумирың кем?

– Миңа әтиемнең уйнавы ошый. Без охшаш. Буйларыбыз да бер чама: ул – 1 метр 95 сантиметр, мин – 2 метр да 1 сантиметр. Икебез дә 3нче позициядә уйныйбыз. Ул ерактан да тупны яхшы ыргыта. Минем аңа охшыйсым килә.

– Син 14 яшьтә үк Казаннан киттең. Бу карар төптән уйланылган идеме?

– Мөгаен, бу күбесенчә әти-әниемнең карары булгандыр. Чөнки ул вакытта бик аз кеше генә моның нәрсә икәнлеген аңлый ала. Интернатка күчкәч кенә, синең кебек, үз өеннән аерылган тагын 50 егет-кыз яшәгәнен күрдем. Мин анда үземә бик күп яңалык ачтым. Ләкин анда да үземне күрсәтәсем килде, чөнки беркемнең дә ахырда буласы килми. Без Мәскәү өлкәсенең Видное шәһәрендә яшәдек. Андагы шартлар Россиядәге иң яхшыларының берсе. Хәзер хатын-кызлар җыелмасы да моның шулай икәнлеген дәлилли. Әти-әниемә шуның өчен бик рәхмәтлемен!

– Син әле быел гына Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясен «тренер, укытучы» белгечлеге буенча тәмамладың. Спортчы булгач, сезгә параларны тозлауны гафу итәләр идеме?

– Бу вузда уку моделе бик уңайлы итеп оештырылган. Безгә параларга йөрергә кирәкми иде. Үз мөмкинлегең булганда, килеп, сессияне яптым. Мисал өчен, клуб җибәрмәгәндә яки уеннар булганда, сессияне күчерәләр иде. Тәмамласам да, укуны дәвам итәм. Хәзер инде магистратурага кердем.

«Иртә белән ботка ашыйм»

– Баскетболчы нинди режим белән яши соң?

– Иртәнге аштан соң, күнекмәләргә барам. Әбәт ашаганнан соң, йоклап алам. Көндез черем итү организмны ял иттерә, кичке күнекмәләргә әзерли. Без үзебезне артык иреккә чыгармыйбыз. Кич белән вакытында йокларга тырышабыз. Организмың тиешенчә ял итмәсә, күнекмәләр, уеннар вакытында җәрәхәтләнергә дә мөмкинсең. Мин үземә бары тик отпуск вакытында гына “иркен суларга” мөмкинлек бирәм.

– Ашауга килгәндә, сез билгеле бер кагыйдәләр буенча гына тукланасызмы?

– Без дөрес итеп тукланырга тырышабыз. Барысын да бергә бутасаң, йөгергәндә дә авыр була. Тавык ите, макарон, дөге, карабодай ярмасы – бу безнең көндәлек ризыклар. Иртә белән, минем рационда, әлбәттә, ботка һәм пешкән йомырка.

«Минем буйга классик чалбар табу авыр»

– Буйга килгәндә, кыска буйлы кешеләр дә профессиональ спортка, төгәлрәге, баскетболга, эләгә аламы?

– Чынлыкта, бу спорт төрендә шәхси сыйфатларың өстенлек итә. NBAда 175-185 буйлы кешеләр дә уйный. Алар тупны өстән дә ыргыта, яхшы уен да күрсәтә. Барысы да кешенең теләгеннән, башка уенчыларның ярдәм итүеннән тора.

– Турникта асылынып тору буйны озынайта дигән сүз бар. Бу дөрес сүзләрме?

– Дөресен генә әйткәндә, минем озаклап алай эшләп караганым булмады. Ләкин кишер ашасаң, озын буласың, дип тә әйтәләр бит әле (көлә). Озак итеп турникта асылынып, сузылып торсаң, бу буйны максимум 3-4 сантиметрга гына озынайтадыр. Һәрхәлдә, 10 сантиметрга биегәймисең инде. Ләкин кайвакыт спортта 3-4 сантиметр да роль уйный ала, шуны онытмаска кирәк.

– Буй озын булгач, кием табу да җиңел түгелдер инде сиңа?

– Без, спортчылар, күбрәк спорт киемнәреннән йөрибез. Шуңа монда проблема юк. Классик чалбар, джинсы, ботинкалар гына табу авыррак. Минем ике джинсы, ике пар ботинкам бар.

– Ә үзеңнең тиң ярыңны сайлау буенча критерийларың бармы? Аны да буена карап сайлаячаксыңмы?

– Миңа буй түгел, кеше үзе мөһим. Ниндидер билгеле бер образым да юк. Һәр кешенең үзенчәлекле. Тик минем сөйгән ярым гадел, ачык, шат күңелле булырга тиеш.

«NBAда уйнау – минем хыял»

– 2012 елдагы бер интервьюда син Казанда баскетбол белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар юк, дип әйтәсең. «Монда калсам, мин деградацияләчәкмен», дип тә өстисең. Бүген син – кабаттан Казанда. Яңадан әйләнеп кайтуың нәрсә белән бәйле?

– Мин ул вакытта яшүсмер, яшь баскетболчы өчен перспектива аз, дип әйттем. УНИКС – ул топ-клуб, шуңа да биредә максималь бурычлар куялар. Иң көчле уенчылар да бирегә җыела. Ә әле яшь булган, үсеп кенә килгән уенчыларга ышану кирәк. Син эшләп карарга өйрәнмичә, теге яки бу эшне яхшы итеп эшли алмыйсың. Хәзер ситуация башкачарак. Мин үземне «Енисей» клубында сынадым. Бүген инде яңа дәрәҗәдә сынап карар чак җитте.

– УНИКСка кайту турындагы карарны ничек тиз кабул иттең?

– Башта мине баш тренер үзе чакырып алды. Мондый тәкъдим булгач, озак уйлап тормадым. Мин Россия җыелмасындагы егетләр белән аралашам. Алар да «Өеңдә уйнау ничек шәп», диләр. Күбесе мондый мөмкинлектән, һичшиксез, баш тартмас иде.

– Россия җыелмасы тренеры Халыкара турнирга нинди таләпләр куя?

– Бар кеше максималь рәвештә эшләргә, дус команда булырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш. Безнең тренерыбыз тиз баскетболны ярата, Россия өчен чыгыш ясауны онытмаска кирәклеген дә әйтә. Бу – безнең өчен бик зур дәрәҗә.

– 2000нче елларда Казанны, спорт башкаласы буларак, нәкъ менә УНИКС командасы танытты. Әмма аннары волейбол, баскетбол, хоккей командалары алга чыкты да, баскетбол читтә калды. Син бу турыда ни уйлыйсың?

– Казан, чыннан да, спорт шәһәре. Бездә «Зенит», «Динамо-Казан» клублары Россиядә генә түгел, халыкара аренада да үзен югары дәрәҗәдә күрсәтеп өлгерде. УНИКСка Россиядә чемпионлыкны яулау җитми. Бездә ЦСКА дигән яхшы клуб бар. Аны урыныннан кузгатуы җиңел түгел. Ләкин шулай да без УНИКСны элеккеге, алдынгы позициясенә кайтарырга тырышачакбыз.

– Үзеңне Америкада яки Европада сынап карыйсың килмиме?

– NBAда уйнау – һәр баскетболчының хыялыдыр, мөгаен. Һәр уенчы океан артында уйнарга тели. Әмма бу минем өчен ерак хыял әле. Европага килгәндә, анда уйнау да минем өчен кызыклы. Башка мохиттә дә яшәп карыйсы килә, әлбәттә. Чит илдән килгәннәргә таләпләр дә югарырак була.

«Бер спортчының да эскәмиядә утырасы килми!»

– Син инде күп шәһәрләрдә уйнап, башкалар белән дә чагыштыра аласың. Россиядә баскетбол популярмы?

– Суперлигада уйнап, Новосибирск, Владивосток, Барнаулда туп-тулы залларны, чын күңелдән җан атып утырган тамашачыларны күреп шакката идем. Ләкин шулай да баскетбол җитәрлек дәрәҗәдә популяр түгел. Хәзер баскетболны популярлаштыру бара, шуңа аның башка дәрәҗәгә үсеп җитәренә ышанам.

– Казанда, мәсәлән, баскетбол уеннарына халык аз килә. Бу проблемадан чыгу юлы бармы?

– Әлбәттә. Халык көчле, игътибарны җәлеп итәрлек уеннарны, яраткан командасының җиңгәнен ярата. Без дә тамашачыларны шатландырырга тырышачакбыз. Шуңа уеннарга халык күпләп йөрер, дип ышанам. Җитмәсә, «Баскетхолл» бик уңайлы урында, шәһәр үзәгендә урнашкан.

– Яңа командада үзеңә нинди бурычлар куясың?

– Беренче чиратта, көндәшлеккә сәләтле, командага файдалы булырга телим. Уйныйсым килә. Бер спортчының да эскәмиядә утырасы килми. Анда утырып, командаңа булыша алмыйсың. Минем үз чиратымда, командама ярдәм итәчәгемә ышанам!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА