ЯРАТЫП ТЕШЛӘДЕМ /ХИКӘЯ/

Әллә ниткән җире дә юк инде шул ташбашның, ләкин ни генә дисәң дә ошатты бит аны Әдилә. Шул гомергә бер ягы чыгып торган күлмәге, чабарга уңайлы булсын өчен өчкә бөкләнгән чалбар балдаклары, үзе төсле тиктормас чәчләре дә ошый бит шуның. Теге җүләре генә һаман бернәрсә дә сизенми йөри. Шулай инде, аңа акыл каян килсен, укытучы да бит “башыңда җил уйный” дип тукып тора. Әйе, булыр ди җил генә, давыл-буран анда, кайчак үзе дә шуңа әйләнеп бөтен мәктәпне пыр туздыра. Бер сүз белән әйтсәң, “ата хулиган” инде.

Шулаен шулай да, ләкин тагын бер кечкенә генә “проблема” бар. Ул мәктәпнең “ата хулиганы” булса, Әдилә чын мәгънәсендә “ана хулиган” иде. Малайларны куркытырга дисеңме, чәч тарткан өчен чеметергә, кар атышырга… Боларның барысын да Әдилә башкарып чыга. Аның кулыннан берничә тапкыр фингал алгач, теге малайлар кызны берничә метр читләтеп үтеп китә башладылар. Менә шул! Ә хәзер шундый, үзе әйтмешли, “автолитетлы” кеше кемнедер ошата башлады. Булмас хәл бит бу!

Әдилә дә, Азат та бер сыйныфта укыйлар. Теге ташбаш малайның исеме шул була инде. Алар укыган бүлмәнең беркайчан да тыныч торганы юк, я шкаф үзеннән үзе ватылып чыга, я туп “ялгыш кына” тәрәзәгә килеп бәрелә. Ахырдан тубы да “ялгыш кына” барлыкка килгән булып чыга. Шундый сәерлекләр һәрдаим булып тора 3Б сыйныфында. “Укытучыга әйтсәң” дип йодрык кына күрсәтәсең, бөтенесе дә шып булалар.

Репутация дигәне шәп булса да, кайчак мондый халәт ялкыта да. Әнә бит классташ кызларының чәчләрен тарткан булалар, артларыннан чабып йөриләр, ә Әдиләгә тиюче дә юк. Куркалар. Кемнең үзе теләп имгәнәсе килсен инде? Шуңа кайчак моңсу да булып ала. Башкалар белән бергә шаярасы, уйныйсы килә, тик шул, әнисе әйтмешли, “малай кебек” булуы бөтен эшне боза да куя.

Шуңа күрә, Әдиләгә бердәнбер туры килгән кеше әлеге дә баягы Азат кала. Ичмасам, ул аннан курыкмый. Әле бер көнне “Әдилә кәкре ата” дип сөйләнеп йөргән иде, дәресләрдән соң нәкъ ерык авызына бер уч йомарланган кар килеп төшкәч, тынды тагын. Менә, белсен Әдиләнең кем икәнен! Курыкмавын курыкмый да, тик менә “дошман” дип атап йөри торган кешеңә гашыйк булып куй инде. Бу икесенең “дошманлык тарихы” турында бөтен мәктәп белә, ул колактан колакка, телдән телгә йөри. Һәрбер нәрсәдән талашыр өчен сәбәпләр үзеннән үзе табылып кына торалар. Ишектән чыкканда, физкультура дәресендә, дежурство вакытында, тактага рәсем ясаганда… Кыскасы, аларның тыныч торырга вакытлары да юк.

Адилә боларны тагын бер кат башында әйләндерде дә авыр сулап куйды, болай дәвам итсә, нинди гыйшык ди инде, бер-берсен буарлык хәлдә булган парлар булыргамы? Ул бу уеннан үзе пырхылдап көлеп җибәрде. “Йодрыклы мәхәббәт” дип исемен дә уйлап тапты. Анда да кем күбрәк ярата дип кычкырышып, сугышып бетәрләр иде, билләһи. Ләкин болар барысы да хыял гына шул. Әнә коридор буйлап чабып йөрүче бу малайны башка класс кызлары да ошатканы күренеп тора. Тәнәфес җитте исә, аның белән шаярыша башлыйлар. Тегесе дә артист кебек урталарына чыгып, тәмам килешетергәндәй кулларын болгый-болгый аларга нидер сөйләп, аңлатып маташа. Вәт клоун! Адиләгә сыңар күз карашы да ташламый, кыланчык. Кызның моңа ачуы килде, яңа гына хыял болытларында йөзгән уйлар “шап” иттереп җиргә төшеп утырдылар. “Күрсәтермен мин аңа башка кызларны” дип уйлады ул һәм дәресләр беткәч аның белән сөйләшмәкче булды.

— Әй, фью, кил әле монда! – дип сызгырды ул бер көтү малай-шалай белән кайтып баручы Азатка.

— Итәкле хулиган, сызгырган буламы соң анда? – диде Азат, көлеп.

— Нигә син башка кызларга бәйләнәсең ул, ә? – дип кычкырды Әдилә.

— Кем бәйләнә? Алар үзләре миңа бәйләнәләр, әйеме, егетләр? – диде Азат, малайларны да көлдертеп җибәрергә тырышып.

— Тагын бер генә күрим, – диде кыз һәм йодрык күрсәтте. Малайлар шып итеп туктап калдылар. Азат та кызның бу сүзләреннән һәм йөгереп китеп баруыннан берни аңламыйча, катып басып калды. “Тиле” дип елмайды ул үз эченнән.

Әдилә кып-кызыл булып, йөгереп өенә кайтып керде. Бит алмаларының кызышуына чыдый алмыйча, мендәргә ауды. Кызының атылып керүен күзәткән ана икенче бүлмәдә бизәнеп яткан кызына эндәште:

— Сеңлеңә нәрсә булган ул, бер дә болай кыланганы юк иде бит.

— Каян белим, аның белән нәрсә булсын. Егетләрне дә йодрыгы белән генә куркытып тота бит. Хәтта минем классташлар да аннан шүрли, – дип җавап бирде олы кыз.

— Алай димә инде, бер-бер хәл була күрмәсен.

— Бәлки гашыйк булып куйгандыр әле, – дип көлде апа кеше.

Әдилә боларның сүзләрен ишетеп ята иде. Апасының көлүе аның болай да беткән кәефен тагын да төшерде. “Булды, бүтән сугышып-нитеп йөрмим” дип үз-үзенә сүз бирде. Иртәгесен чәчләрен ике якка үреп салган, итәк белән ялтырап торган кап-кара туфлиләр кигән бу кызның Әдилә икәнен классташлары танымый да тордылар. Ул тыныч кына парта артына кереп утырды. Дәрестә тә укытучының сүзләрен тыңлап, дәфтәренә матур итеп язарга тырышты.

Азат та кыздагы бу үзгәрешләрне сизми калмады, әлбәттә. Кайчандыр гел бергәләшеп барысын куркытып торган команданың җимерелүенә кәефе бозылды. Менә менә Әдилә сикереп торыр да артта урындыгына тибеп утыручы малайга китап белән берне кундырыр дип көтте. Тик Әдилә генә гаҗәпләнерлек дәрәҗәдә тыныч һәм сөйкемле күренде. Дәрес буе малай аннан күзен дә алмады, элеккеге Әдилә белән хәзергесен чагыштырды, математика дәресе булганга аның плюсларын һәм минусларын тезде. Нәтиҗәдә плюслар элеккеге Әдиләдә күбрәк булып чыктылар. Азат аны кире кайтарырга дигән фикергә килеп, башында план кора башлады, чөнки болай була калса мәктәпкә йөрүнең бер дә кызыгы калмаячак иде. Тәнәфескә кыңгырау чылтырау белән ул башка сыйныф кызлары янына чыгып чапты.

Әдилә үтеп киткәндә, егет кызып-кызып нидер сөйли башлады, аны күз кысып озатып калды. Кабатланган бу гамәлләргә карата кыз башта үзен тыныч тотарга тырышса да, егетнең болай кылануы ачуын китерде. Әдилә йөгереп килеп аның муенныннан тешләп тә алды. Мескен малай бөтен мәктәпкә черелдәп кычкырып җибәрде. Ләкин муенда теш эзләреннән бизәк калган иде инде.

Бу вакыйгадан соң шактый гына вакыт үтте. Кыз белән малай башта үпкәләшеп йөрсәләр дә, тора-бара дуслашканнар иде. Хәзер исә Әдилә белән Азат унберенчене тәмамлыйлар.

— Әдилә, синең теге вакытта тешләгәннән соң калган эз һаман да бар бит әле, – диде Азат, мәктәптән бергә кайтып барганда.

— Булмас, юкны сөйләмә, мин бит анда сине каты тешләмәдем, – диде кыз елмаеп.

— Эхе, каты тешләмәгән ул. Шуңа мин ничә көн муенны бинт белән урап йөргәнмендер инде, синең каты тешләмәвең аркасында, – дип тезеп китте егет.

— Я, ярар инде, Азат. Нервымны ашап торсаң тагын тешлим алайса, – дип кыз, тешләре белән шакылдады.

— Вампир, – дип көлде аннан егет. – Ә, чынлап, нигә тешләдең син? Агуыңны миңа да җибәрер өченме?

Кыз егетнең бу сүзләреннән кычкырып көлеп җибәрде.

— Соң вампирлар нигә тешли соң? Башка кешене дә вампирга әйләндерү өчен. Ә мин син минем хисләрне белсен өчен тешләдем.

— Юләр, яратуны тешләп белдерәләрмени?

— Минем кебекләр шулайдыр инде. Яратып тешләдем бит мин сине, Азат. Бәлки миндәге хисләр синдә дә кабыныр диеп, – кыз егетнең күзләренә тутырып карады.

— Әйтәм бит, мәхәббәт агуы җибәргәнсең син миңа. Шуңа күрә, хәзер тешләргә минем чират.

Егет тешләрен шакылдатып кызга килә башлады. Әдилә бер куркынып, бер аптырап басып торды. Бу вакытта тешлим дип килгән иреннәр, кызның битеннән “чуп” итеп үбеп алдылар. Әдилә алма шикелле кып-кызыл булды.

— Нәрсә аптырап калдың? Яратып тешләдем бит, – дип егет юлын дәвам итте. Әдилә дә көчсезләнеп калган аякларын көчкә өстерәп аның артыннан иярде.

Галиева Алинә