СЕНОФЕСТ: ЗӘЙ – THE BEST! /ФОТОРЕПОТАЖ/

Ә син (әйе, нәкъ менә син!) 29 июль көнне кайда булдың?

Әгәр җавап “Сенофестта, әлбәттә!” дигәннән үзгә икән, дустым, син бик күп эмоцияләрне югалттың. Татарстанда бәйрәмнәр күп үтә – ял итәргә, аралашырга, күңел ачарга ярата тырышып эшләгән Республика халкы. 2017 елда Татарстанның бәйрәмнәр календарендә яңа вакыйга – Сенофест пәйда булды. Хәер, пәйдә булды дип әйтү аз – шаулады, үзе турында дөньяга белгертте.

Эссе? Кызу? Кызык!

Театр чишенү бүлмәсеннән башлана диләр бит. Ә менә Сенофест-2017 безне уздырылу урыны белән таң калдырды. Зәй ипподромы гаҗәеп матур урында урнашкан булып чыкты. Телисең икән – мәйданга кешене шактый сыйдырырга мөмкин. Димәк, фестивальнең үсеш потенциалы барлыгын аңлап, эш итәләр оештыручылар. Бар яклап уңган булып чыкты Сенофест! Быелгы фестивальнең дәрәҗәле кунаклары – ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Элемтә компаниясе” ААҖнең генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм Зәй районы администрация башлыгы Рәзиф Кәримов.

Печән генә димә!

Сабантуйларда без стандарт, бер төрле ярышларга инде күнегеп беттек. Шимбә көнне ипподромга кызык күрергә, үзара аралашырга җыелган халык та оештыручылардан ниндидер ах итәрлек тамаша көтә иде. Программадагы беренче вакыйга ук аларның ышанычларын аклады. Кеше күңеленә аттан да күбрәк хуш килә торган хайван бар микән ул дөньядә. Песи яратучылар, эт тотучылар, хәшәрәтләрне сөеп-кочаклап, үрмәкүчләрдән мөкиббән булучылар – барысы да ат күрүгә дөньясын оныта. Көчле, җитез, горур кыяфәтле атлар өстендә оста җайдаклар да утырса – эххх! Борынгыдан ук үзебезнең халык традицияләре атлар белән бәйле булган. Зәй ипподромында бу көнне әйтерсең борынгы дәверләр әйләнеп кайтты. Җайдакларның ат өстендә төрле күнекмәләр ясаганын кызыксыну катыш көнләшү белән күзәтте тамашачы. Мөгаллимнәр әйтмешли, “Зачёт!”.

Борынгы заманнар шаукымы ипподромда соңгы тапкыр гына ишетелмәгән булып чыкты. Хәрби киемнәр киеп, калкан, кылычлар, сугыш балталары белән коралланган егетләрнең (егетләре дә нинди – Урта гасырлар сугышы буенча Республика яшүсмерләр җыелмасы) кыяфәтләре бик җитди булуга карамастан, мәйдандагы бала-чага аларны һим курыкмыйча сырып алды. Кылычлар белән ничек дөрес сугышырга, яу киемнәрен ничек дөрес кияргә, хәрби шлем авырмы – кызыксынмаган әйберләре калмады. Тамашаны да бик җитди алып барды егетләр – шоу гына димәссең, әйтерсең чыннан да яуга җыенганнар.

Тамаша – яхшы. Ләкин кызык кына карап утыру түгел, Сенофестның ярыш программасы да бар бит әле. Башта – печән марафоны. Асылы – махсус трассаны вакытка узу. Оештыручылар тырышканнар – киртәләр кызык та, шактый авыр да.

“ – Әйдә тизрәк, баулар арасыннан узасы бар.

– Мин ул баулар арасына сыймыйм да бит инде.

– Сыймасаң соң! ”

Катнашучы команда вәкилләренең шушындый диалоглары аккомпанементы белән без дә ярыш мәйданына ашыктык. Кызыксынучылар өчен алдан әйтеп куям – сыйды. 🙂 Командаларның трассаны мөмкин кадәр тизрәк үтәргә тырышуыннан көн тагын да кызуланды сыман.

Бер ярыш бетәргә өлгермәде, инде икенчесе башланырга тора – оештыручылар берәүне дә игътибарсыз калдырмый. Монысы инде ярышучыларның элитасы – печән чабучылар. “Әй, нәрсәсе бар инде аның – бензинын саласың, кабызып җибәрәсең дә – бензиның күпмегә җитә, җаның күпме тели – чабасың” дип уйлаучы халявщикларның кәефен төшерим әле – ярышта моточалгылар белән түгел, ә кул чалгылары белән чаптылар. Әйрән ага, чалгыларның хәрәкәтләре күренми дә диярлек – ир-аты, хатын-кызы күмәкләшеп печән чаба, покослары егылып кына кала. Олимпиада, дөнья чемпионатларың бер якта торсын – бик күңелле, азарт ярыш икән бу. Иртәгә үк авылга кайтып, бабай чалгысын кайрамый булмас.

Ярышлар киеренкелегеннән арыгач, яңадан тамаша карарга ашыктык. Ә андааа – чәчәкләрдән таҗ үрергә, тимер чокырга, балчыктан чүлмәк ясарга, мунчада дөрес итеп ничек чабынырга һ.б. өйрәтәләр. Бала-чагасы печәннән төзелгән лабиринтта чабып йөри, зур таганнарда атына, мәйданчыктагы керпе, паровоз, манара һ.б. формаларындагы печәннән ясалган арт-фигуралар тирәсендә мәш килә. “Эко-шәһәрчек” тә кайный. Олыраклар фольклор коллективлары чыгышларына, Мөнир Рахмаев җырларына рәхәтләнеп бии, “селфилана”. Русы, татары, керәшене – бар да бәйрәм итә, төрле милләтләрнең җырын җырлый, биюен бии. Халыклар берлеге – безнең традицияләрдә.

Яхшы булды бит?

Беренче тапкыр шушындый дәрәҗәдәге фестиваль оештырганда кытыршылыклар да булмый калмый. Тик алар да бары бер әйбер турында бәян итә – монда бар кеше ачык йөзле, җылы карашлы һәм ягымлы. Тәүге тапкыр ниндидер яңа вакыйга, күренешкә тап булу – зур бәхет бит. Татлы билгесезлек хисе күңелне кинәт яулап алырга тора. Сине шок хәленә китерерлек әйбергә озак калмаган да төсле. Көтелгән мизгел һаман якынлаша бара… Һәм менә ул – рәхим ит, Сенофест! Сиңа тагын мин бер киләм әле!

Сенофест-2017 тәмамланып та өлгермәде, инде фестивалне оештыручы Диләрә Шувалова үзе сине Сенофест-2018гә чакыра.
Икенче елга монда һичшиксез килү өчен җитди өч сәбәп бар, дустым:

1. Шәһәрдән читтә, табигать кочагында гаилә, дуслар белән ял.

2. Инстаграмда 10нан артык югары сыйфатлы, кызыклы фотога гарантия. Фотолар фоны – оригиналь, башка беркайда да очрамый торган арт-объектлар.

3. Зәй Тикшеренү институтының Сенофест бүлеге ачыклаганча, фестивальдә 1 м2 җиргә текә кешеләр концентрациясе дөньяда иң югарысы.


Фикерләр

Миннур, Питрәч районы командасы:

“Мин бүген печән чабучылар ярышында катнаштым. Вакыт буенча 16 кеше арасыннан беренче йөреп чыккан идем, тик башка күрсәткечләр (покос тигезлеге, чабу сыйфаты – И.Х.) буенча түбән бәяләделәр, ахрысы. Ярышта катнашу өчен махсус әзерләнмәдем, печән чабу – авылда туып, авылда үскән, авылда калган яшьләрнең көндәлек эше бит инде ул. Печән чабарга бабам белән әтидән өйрәндем, үзем дә чамаладым бераз. Киләсе елга да килергә, ярышларда җиңәргә җыенам, Республикада узген бер генә дә мондый бәйрәмнән калган юк”.

Диләрә Шувалова, Аграр яшьләр оешмасының Зәй бүлеге рәисе, фестиваль проектының авторы, оештыручысы, “чәченә ак чәчәкле таҗ кадап йөри торган әнә теге кыз”:

“Зәй районына күчеп кайткач, монда яшәүче милләтләрнең күплегенә һәм аларның нинди тату яшәүләренә таң калдым. Нәкъ менә шушы вакытта башта уй туды – ә бәлки бар милләтләр өчен дә уртак була алырлык фестиваль уздырыргадыр? Тәвәкәлләп карарга булдым. Безнең төп максатыбыз: төрле милләтләрне берләштерү. Мин үзем – мондый берләштерүнең тере үрнәге. Үзем – татар кызы, ирем – рус егете, Казаннан Зәйгә керәшен авылына күчеп кайттык.

Оештыручылар командасы – яшь гаиләләр; безгә яшьләрне аралаштыру өчен яңа мәйданчыклар, яңа формалар кирәк иде. Күрәсез, фестивальдә арт-объектлар күп, кызыклы чыгышлар, ярышлар. Авыл җирендә дә кызык һәм зәвыклы яшәргә була.

Зәйдә мине көтеп торан иң зур сюрприз – җирлектә һөнәри осталарның күплеге. Минем алар турында Республика һәм Россия күләмендә белгертәсем, танытасым килде. Зәйлеләрнең илгә горурланып күрсәтерлек әйберләре бихисап.

Фестиваль бүгенге көн белән генә яшәми – киләсе елга “кызыклыклар” тагын да артачак. Безне инде бүген үк көтеп торган регионнар бар, алар да фестивальне үзләрендә күрергә тели. Тик әлегә Сенофест Республика халкын шатландырып торачак.

Нинди дә булса чара, фестиваль оештырырга теләкләре булган яшьләргә төп киңәшем – район, Республика җитәкчеләренә ышанырга, алардан курыкмаска, алар белән дустанә мөнәсәбәттә булырга. Без – аларның киләчәге, алар безгә өмет белән карый, булышырга һәрвакыт риза”.


Сенофест-2017 команда ярышы җиңүчеләре:

1. Зәй районы җыелмасы;

2. Алексеевск районы командасы;

3. Менделеевск җыелмасы.

Печән чабучылар ярышы җиңүчеләре:

1. Таҗиева Әнисә (Әлмәт);

2. Нәбиев Иршат (Актаныш);

3. Вәлиев Алмаз (Түбән Кама), Комаров Петр (Зәй).

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары