БЕР СӘЯХӘТ ТАРИХЫ: “БИК ҮТЕНЕП СОРАСАМ, БЕР 3000 САЛЫРСЫҢ ИНДЕ…”

Беренче татар сәяхәтче-блогеры Рәйхан Халитов белән «танышуым» 2016 елда булды. Башта инстаграм Рәйханның аккаунтын карарга «тәкъдим итте», аннары Вконтакте социаль челтәрендә дусларымның дуслары арасында күренде, аннары ютубтагы каналын карарга булдым. Шуннан соң, бер-ике айга сәяхәтче Рәйхан турында оныттым. Ник дисезме? Социаль челтәрләрдәге кайбер постларны Рәйхан үзен башкалардан югары куеп яза кебек тоелды. Ләкин…

Сезгә – «Ялкын» укучыларына сәяхәтләр турында язмалар кирәк булуын белгәч, Рәйхан белән танышып карарга һәм аңа смс язарга хәл иттем. Һәм нәкъ менә шул мизгелдә генә Рәйхан турындагы фикерләремнең никадәр хаталы булуын аңладым. Беренчедән, Рәйхан – бик гади һәм якты йөзле кеше. Икенчедән, ул теләсә-нинди яңалыкка һәм танышуларга ачык. Өченчедән, ул – кызыклы шәхес. Һәм ул бер дә масаймый икән!

– Мин сәяхәт итәргә җыенмаган идем, – диде Рәйхан сүзен башлап. – 2015 ел башында кайчан да булса сәяхәт итәрмен дигән уй башыма килеп тә карамады. Сәяхәтеп башланганчы, чит илләргә чыкканым, укыганым булды. Тик бөтен нәрсәне ташлап, автостоп белән Россия буенча барырмын, чит илләрдә йөрермен, яшәрмен һәм эшләрмен дип уйламаган идем.

– Сәяхәтен нидән башланды?

– Студент вакытта Америкада грант буенча бер ел укып кайттым, шунда Япониядән килгән бер егет белән дуслашкан идем. Гыйнвар аенда шул дусларыма скайп аша шалтыратырга булдым. Соңгы тапкыр күрешкәннән соң бер ел узган иде инде. Хәлләре белән кызыксынасым, Япониядәге тормыш турында белешәсем килде. Сүз уңаеннан «Япониягә виза алу кыенмы?» – дип сорадым. «Әгәр Япониядән чакыру булса, бер дә кыен түгел», – диделәр. Шаярып кына дустым Такидан миңа чакыру җибәрергә сорадым. Каршы килүче булмады.

«Волшебный пендель мамы»

Япониягә барырга мөмкинлек булуы турында Рәйхан әнисе Наилә апага әйтеп күрсәтә. «Дуслар да чакыра, виза алу мөмкинлеге дә бар, ләкин ничек барырга белмим, ерак бит», – ди Рәйхан бераз кәефсезләнеп. Шул чакта әнисенең әйткән сүзләре Рәйханның тормышын үзгәртә дә инде. «Синең кебек яшьтә, миндә мондый мөмкинлекләр һәм сәләтләрем булса, дөньяны аркылыга-буйга гизгән булыр идем!» – ди Наилә апа. Нәкъ менә шул мизгелдән Рәйханның дөнья буенча сәяхәте башлана!

– Икенче көнне Япониягә билетлар карый башладым. Ул вакытта Казаннан Токиога очу 80-100 000 тирәсе тора иде. Миндә андый акчалар юк. Нишләргә? Хәйләләргә булдым. Япониягә иң якын шәһәр – Владивосток. Владивостоктан Токиога очу 15 000гә чыга. Эзләнә торгач, Хабаровскидан 10 000гә билетлар таптым. Ике дә уйлап тормыйча, шуларны сатып алдым, – ди Рәйхан.

Беренче сәяхәт

Хабаровскига кадәр ничек барып җитәргә соң дигән уй соңрак килә.

– Поездда барып җиткәнче үләм дип уйладым. Билетлары да кыйбат иде. Нәтиҗәдә, автостоп белән барырга булдым. Башта тилелек булып тоелды, аннары хыялга, бераздан максатка әйләнде бу. Таныш автостопщиктан ярдәм сорадым. Шул дустым белән Чаллыга автостоп белән барып карадык. Бер күргәч, белгәч, виза алырга дип, үзем генә Мәскәүгә чыгып киттем. Сәяхәткә, мөмкин булган авыр хәлләргә тагын да яхшырак әзерләнү өчен, Мәскәүгә барганда, үзем белән 1000 сум акча гына алдым. Максат – юлга бер тиен тотмыйча, шул акчаны бер атнага җиткерү. Яшәвен туганнарда яшәдем, виза алдым, Мәскәү карап йөрдем һәм бер атнадан кире Казанга әйләнеп кайттым. Кире кайтканда, кулда 150 сум тирәсе акча да калган иде әле, – дип искә төшерә беренче сәяхәтен Рәйхан.

Япониягә – җәяү!

Бөтен документлар һәм җәяүле сәяхәт өчен кирәк-яраклар әзер булгач, Рәйхан Хабаровскига юл тота. Кесәсендә бу юлы – 5000 сум акча, букчасында әз генә ашау-эчү, кием-салым һәм Токиога кадәр билетлар. Җыйган акчасын әнисенә бирә дә, үзе белән буш карточка гына ала Рәйхан. «Бик үтенеп сорасам, бер 3000 салырсың инде, әни. Ләкин бик-бик үтенеп сорасам гына», – дип әйтеп калдыра. Ике атна дигәндә, утыртсалар – машинада, утырмасалар җәяү атлап, Россияне буйга узып чыга яшь сәяхәтче.

Татарлар яшәмәгән җир юк!

Рәйханның видеоблогын бер генә тапкыр булса да күргән кеше аның һәр шәһәрдә танышлары булуын белә. Шул кадәр дуслар кайдан килә ул, дип баш вата идем гел. Рәйхан белән танышкач, ниһаять, бу соравыма җавап табылды. 100 танышың булганчы, 1 яхшы дустың булу кирәк икән. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Рәйханның Россия буенча сәяхәткә җыенуын белгәч, ярдәм итәргә булган һәм, төрле шәһәрләрдәге татар яшьләре оешмаларына шалтыратып, сәяхәтче егетне кунак итүләрен сораган. Шулай итеп, Уфа, Чиләбе, Омск, Новосибирск һәм тагын берничә шәһәрдә яңа дуслар, «туганнар» барлыкка килә. «Татарлар яшәмәгән шәһәр юк. Каршы алдылар, ашаттылар, төн кунарга урын табып бирделәр. Кыскасы, төрле шәһәрләрдә яшәүче татар яшьләре бик зур терәк булды», – ди Рәйхан.

Тамакны тыярга кирәк!

Сәяхәт итәргә, төрле җирләр күрергә телисең, ләкин артык акча туздырасың килмиме? Алайса, ашау мәсьәләсенә дә игътибарлы бул.

– Автостоп белән сәяхәт иткәндә, юлга бераз ашау алып чыгып китәсең. Әгәр чит шәһәрләрдә торырга урын тапсаң, кунакка барсаң, әлбәттә, сине сыйлыйлар. Ләкин ашауны үзеңә кайгыртырга туры килгән чаклар да еш була. Юлларын эзлисең, табасың инде. Кибеткә кереп, иң арзанлы ярма һәм тушенка сатып алырга, махсус газ конфоркасында ботка пешерергә була. Мин һәрчак үзем белән кечкенә кәстрүл, кашык-чәнечке, тәлинкә һәм чынаяк йөрттем. Шуңа күрә авырлыклар булмады.

Автостоп белән сәяхәт итәргә теләсәң, сиңа:

– рюкзак

– палатка (ерак юлга чыкканда)

– пенка, йокы капчыгы

– алмаш кием

– гигиена кирәк-ярагы кирәк булачак.

 

 

Макдональдста да ашарга була бит дигән сүздән, Рәйхан «Кыйбат бит ул. Андый урыннарда ашасаң, синнән автостопщик чыкмый», – дип көлде. Кыскасы, дустым, әгәр кайчан да булса автостоп белән сәяхәт итәргә булсаң, ашау мәсьәләсен алдан уйлап куй!

Байкалда ике көн

– Байкал тирәсенә җиткәч, шунда тукталып, берничә көн уздырдым. Монда кадәр җитеп, Байкалны күрми китү гөнаһ булыр дип уйладым. Палатка куеп, утырып ашадым да, караңгы төшкәләгәнче үк ятып йокладым.

Моңарчы беркайчан да табигатьтә үземә генә калырга туры килгәне булмады. Шуңа күрә башта куркытты. Урманда аю-бүре дә булырга мөмкин бит. Икенче көн бер балыкчы абый белән таныштым. Аның «Байкалдан ерак түгел генә бер-ике авыл бар, балыкчылар да еш йөри монда», – дигән сүзләреннән соң, кешеләрдән курка башладым. Аю-бүре чыгып йөрми икән ул тирәгә, ә менә кешеләр килеп талап китәргә мөмкин, ди. Ике төн уздыргач, күелсез була башлады. Шуннан соң сәяхәтемне дәвам итәргә булдым. Улан-Удэдан соң Хабаровскига юл тоттым һәм, ике атна дигәндә, Токиога барып җиттем – дип, сәяхәтен искә төшерде Рәйхан.

Рәйханның сәяхәте Япониядә тукталмый, әлбәттә. Токиодан соң, Корея, Кытай, Вьетнам һәм Һиндстан була. Рәйхан шәһәрләр буенча сәяхәт итә, төрле халыкларның мәдәниятын өйрәнә, төрле яшьтәге кешеләргә инглиз теле укыта. Социаль челтәрләрдә Рәйханны #чокактам хештегы аша да беләләр. Ник шундый хештег сайладың, дигән сорауга «Танышларның һәм таныш булмаган кешеләрнең миңа иң еш биргән соравы «Ну, че как там?» иде. Шуңа күрә велосипед уйлап табып утырмадым, тоттым да шул фразаны хештегка әйләндердем», – дип җавап бирде.

Сәяхәтләр турында күбрәк белергә теләсәң, берсүзсез, Рәйхан Халитовның блогы белән танышырга кирәк сиңа. Тик бөтен нәрсә дә идеаль булмаган кебек, блогның да бер «-» бар. Кайбер постларда әдәби телгә карамаган сүзләр (нәрсә турында сүз барганын аңлагансыңдыр инде) очратырга була. Рәйхан үзе исә бу сорауга «Чамасын белеп кулланырга гына кирәк. Андый сүзләрне бер дә кулланмасаң, бераз күңелсез, күп куллансаң, ямьсез күренеш була. Шуңа күрә игътибар җәлеп итүнең бер чарасы дип карарга була моны. Аннары… Төрле аудитория карый бит минем блогны. Кем өчендер бу – нормаль күренеш. Ә калганнар исә андый сүзләргә игътибар итмәячәк», – дип кенә елмайды.

Айгөл Абдрахманова