«ГАРРИ ПОТТЕР И ПРОКЛЯТОЕ ДИТЯ» – КИНО БУЛМАЯЧАК

«Гарри Поттер и проклятое дитя»ны кем беренче булып караячак? Бу сорау Гарри Поттер сөючеләрне күптәннән борчый инде! Тик бу юлы Гарри Поттер турында кино булмаячак. «Джентельмены удачи» фильмындагыча, «кина не будет». Чөнки «проклятое дитя»ны… театрда караячакбыз!

«Гарри Поттер и проклятое дитя» спектакле премьерасы Нью-Йоркта булачак. Аны беренче тамашачылар 2018 елның 22 апрелендә күрәчәкләр. Спектакльгә билетлар быелның көзендә үк сатуга чыгачак.

Моңа кадәр «Гарри Поттер и проклятое дитя» спектакле Лоуренс Оливье премиясен алган. Ул 11 номинациянең 9ында җиңеп чыккан. Әлеге тантана Лондонда 9 апрельдә узган.