БҮТӘН КАБАТЛАНМАСЫН!

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамланга 72 ел. Сугыш афәтен күргән, сугышта катнашкан әби бабайлар елдан ел кими. Күпме генә вакыт үтсә дә, без ул сугышны онытырга тиеш түгелбез. Бүтән кабатламас өчен!

Минем әби-бабайларның әтиләре, бабалары да сугышта булганнар. Әниләре, әбиләре тылда көнне төнгә ялгап авыр хезмәт куйганнар.

Бабаларым тыйнак булганнар. Аларның батырлыклары турында медальләре сөйләгән. Үзләре мактанып масаеп йөрмәгән. Кызганычка каршы мин аларны үзем күрә алмадым, бары гайлә альбомнарыннан күреп кенә беләм. Бабарымнан алар турында сорашырга, аларның медальләрен карага яратам.

Хасанов Мидехат Замалетдинович

1922 елның 10 февралендә Татарстан АССР Буа районы Яңа Тинчәле авылында туган. 1939 нче елны Ворошиловград шахтасында эшкэ китә. 1941 нче елны Бөек Ватан сугышына шуннан китә. 1941нче елның августыннан декабренә кадәр мотрос булып Кара дингез флотында сугыша. 1941 нченең декабреннән башлап “83 я отдельная бригада морской пехота” сында. Ике тапкыр каты яралана. “Красная Звезда” ордены, “За отвагу”, “За оборону Кавказа”, За оборону Севастополя”, “За освобождение Будапешта”, “За освобождение Белграда” “За победу над Германией” медальләре белән бүләкләнә. Җиңүне Чехсловакиядә каршы ала. Сугыштан соң 1947 нче елның июненә кадәр флотта хезмәт итә. Туган авылына кайтып гайлә корып яши. 2003нче елның 19 маенда вафат була.

Багаутдинов Мансур Акмалович

1926 елның 3 февралендә Татарстан АССР Питрәч районы Күн авылында туган. 1943 да 7нче ОЗМС курсантлар ротасында укып ефрейтор званиясен алган. 1944нче елның сентябреннән радио телеграфист булып 1нче Белорус фронтында сугыша. “Красная Звезда” ордены, “За освобождение Варшавы”, “Берлинны яулап алган өчен”, “За победу над Германией”, “За боевые Заслуги” медальләре белән бүләкләнә. Җиңүне Берлинда каршы ала. Сугыштан соң 1947 нче елның 15 апреленә кадәр Берлинда хезмәт итә. Туган авылына кайтып гайлә корып яши. 1977нче елның 17 октябрендә вафат була.

 

Баһаветдинов Кәрим
Казан шәһәре, 4нче татар гимназиясенең 2”А” сыйныф укучысы.