ЯУ КЫРЫНДА ЭЗЛӘНҮ АЛЫП БАРУЧЫЛАР: ТАТАРСТАНЛЫЛАР ШАКТЫЙ ТАБЫЛА

Дамир Галиев – Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләр институтының IV курс студенты. Соңгы берничә ел дәвамында ул бер төркем иптәшләре белән бергә Бөек Ватан сугышы кырларында эзләү эшләре алып бара. Яу кырында башларын салган солдатларыбызның җәсадләрен эзләп табып, аларны күтәреп, исемнәрен кайтару буенча гаять дәрәҗәдә җаваплы һәм мактаулы эш башкара әлеге студент отрядлары. Бу эшләр нинди тәртиптә алып барыла? Эзләү барышында татарлар табыламы? Кайчандыр хәбәрсез югалган солдатларны кая җирлиләр? Гомумән, Дамирның шәхси күзаллауларын экспедиция ничек үзгәрткән? Бүгенге әңгәмәдә әнә шушы сорауларга җавап эзләрбез.

– Әлеге экспедицияләр сугыш турындагы фикерләремне, аңа булган карашымны тамырдан үзгәртте. Беренче эзләнүләргә барганчы, сугышны шулкадәр коточкыч авыр вакыйга дип кабул итми идем. Әмма сугыш узган кырга беренче тапкыр аяк баскач, кыйпылчыклар эзли торган махсус җайланмабыз адым саен диярлек тавыш бирә башлагач, монда барган вакыйгалар берәм-берәм күз алдымнан узды. Солдатларга коточкыч авыр шартларда дошманга каршы көрәш алып барырга туры килгән. Аларның күбесе безнең яшьтәшләр бит – 19-20 яшьлек егетләр. Үземне шул урынга, шул вакытка куеп карадым да, үз-үземә: «Ә мин нишләр идем икән?» – дигән сорау бирдем. Дөресен әйтәм, җавап таба алмадым. Гомумән, экспедиция һәр кешене күпмедер дәрәҗәдә үзгәртәдер. Сугышта булмаган кеше аның ни икәнен аңламый, диләр. Экспедиция турында да шулай дип әйтергә була. Чыннан да, хәзер: «Мин – эзләүче», – дип горурлана алам. Әйе, моның өчен безгә беркем дә түләми, урманда, палаткаларда яшибез, үзебез ашарга әзерлибез. Әмма миңа менә шунысы кадерле дә. Гадәттә, 9 майны шушы кырларда каршылый идек. Һәм эзләү отрядлары өчен бу чыннан да зур бәйрәм. Менә быел, Казанда эшләрем күп булу сәбәпле, экспедициягә бара алмыйм, шуңа күрә күңелдә ниндидер бер бушлык хөкем сөрә.

– Дамир, эзләү отрядына кушылып китеп, сугыш кырларында барган эзләнүләр белән кызыксынуың кайчан башланган иде соң?
– Ленинград өлкәсенә тәүге экспедициям беренче курста укыганда ук булды. Хәзерге вакытта алты эзләнүдә катнаштым. Шуларның бишесе Ленинград өлкәсенең Любань шәһәре тирәсендә булса, берсе Көнчыгыш Белоруссиядә иде. Гадәттә, отрядның төп составында ун кеше эшли. Экспедицияләр елга ике тапкыр – 15 апрельдән башлап 10 майга кадәр һәм сентябрьдә уза. Көзге экспедицияләрдә гадәттә урынны эзләү, ачыклау һәм тикшерү булса, язын шул территориядә казу эшләре алып барабыз. Бер генә эш тә болай гына эшләнелми. Экспедициягә кузгалыр алдыннан рөхсәт алына, отряд командиры архив материаллары белән зур эш алып бара. Һәм без инде эшләячәк территория турында мәгълүмат туплап, сугыш вакытында биредә нинди вакыйгалар булганын белеп барабыз. Любань экспедициясе үзе, гомумән, 1989 елдан бирле бара. Без эзләнүләр алып бара торган урында нигездә көтеп торучы фронт булган. Соңгы өч экспедициядә дә бер үк урында булып, бер тирәне эшкәрттек.

– Эзләнү эшләре алып барганда, нәрсәләргә тап буласыз?
– Күпчелек очракта тимер-томыр – снарядлар, гранаталар, сугыш кирәк-яраклары (патроннар, гильзалар) табыла. Ә менә һәлак булганнарның җәсадләренә сирәгрәк юлыгабыз. Тәртип буенча, аларны тапкач, археологик ысул белән күтәрәбез. Монда аеруча зур эш эшләнә. Сугышта һәлак булганнарның күбесе күмелмичә, ягъни җир өстендә шул килеш кенә ятып калган. Аннан соң санитарларның снаряд чокырына берничә мәетне бергә күмү очраклары да гадәти күренеш булган. Болары авыррак күтәрелә, чөнки анда ничә кеше күмелгәне билгесез бит. Аларны казып алганда, һәр кешенең сөяген таркатмыйча гына бергә күтәрергә тырышабыз. Соңыннан җәсадләр махсус эксгумация капчыкларына урнаштырылып, пломба куела. Әлбәттә, болар барысы да документ белән раслана, мәгълүматлар базасына кертелә. Аннан соң капчыклардагы җәсадләрне 10 майда тантаналы рәвештә җиргә иңдерәбез. Алар бик зурлап, хөрмәт белән күмелә. Гадәттә, күмү йоласын башкарыр-га поп килә, анда мулла чакыру проблемалы. Мемориал Ленинград өлкәсендәге Тоснен районы, Чудской Бор авылында урнашкан. Анда 4500 рус солдаты күмелгән. Бабайлары, әтиләренең соңгы йорты булган җиргә туганнары да килә.

– Җәсадне күтәргәндә үк аның рус кешесеме, немецмы икәнен билгеләү мөмкин түгелдер?
– Бөтенесен дә йөз процент ышаныч белән әйтә алмыйбыз, әмма күпчелек очракта аның безнекеме, немецмы икәнлеген билгеләп була. Кием калдыклары, мылтыклар, гильзалар, төймәләр ярдәмгә килә. Без үзебез үк скелетның физиологик үзенчәлекләре буенча (баш сөягендәге җөйләрнең ни дәрәҗәдә капланган булуы, тешләр, сөяк зурлыгы буенча) якынча яшен һәм җенесен билгелибез. Аннан соң мондый вакытта безгә скелетта табылган «үлем медальоны» ярдәмгә килә. Ул армиядә 1940 елда кертелгән. «Үлем медальоны» кара пенал эчендәге язмадан гыйбарәт. Анда бөтен мәгълүмат – солдатның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, туган елы, нинди район военкоматыннан чакырылган булуы, әти-әнисенең кем икәнлекләре – барысы да язылган. солдат һәлак булгач, тәртип буенча, командир пеналны үзенә алган һәм бу турыда туганнарына хәбәр ителгән. Әмма солдатлар арасында: «Әгәр аны тутырсаң, һичшиксез үтерәчәкләр», – дигән ышану булган. Шуңа күрә күбесе бу эшне эшләмәгән. Аннан соң медальонны яхшылап ябып куймаучылар да булган.

Эзләү барышында, бик сирәк очракта, номерлы медальләр яки орденнар да очрый. Болардан кала, һәр солдатның диярлек ниндидер шәхси әйбере табыла. Мәсәлән, кашык, котелок, фляга, теш порошогы. Кашыкка, гадәттә, солдат хезмәт иткән частьның номеры язылган. Безнең бит иң төп бурыч – кешенең сөякләрен табу гына түгел, ә аның исемен кайтару. Һәм әлеге мәгълүматны туганнарына җиткерү. Шуңа күрә җәсаднең кем икәнлеген ачыклар өчен, иң вак детальләргә дә игътибар итәбез.

– Үзең эшләгән дәвердә татарлар табылганы булдымы?
– Татарлар турында әйтә алмыйм, ә менә татарстанлылар шактый табыла. Без 2015 елның язында исемле плитәләр урнаштырган идек. Шундагы мәгълүматлар турында әйтсәк, 600 кешенең исемен таба алдык. Әмма нишләптер алар арасында татар фамилияләрен күргән юк. Шулай да Урта Азия халыкларына туры килгән исемнәр күп очрый. Мөселманнардыр инде алар.

– Шәхсән үзең беренче тапкыр нәрсәгә юлыккан идең?
– Вак-төяк тимер-томыр иде ул. Ә менә шәхсән үземнең кеше җәсадләренә тап булганым юк. Казыганым, күтәргәнем бар. Хәтерлим әле, беренче экспедициядә без хәбәрсез югалган солдатны күтәрдек. Аның шәхси әйберләреннән кашыгы да бар иде. Анда ТФФ дип язылган иде. Миннән еш кына: «Бу эш куркынычмы?» – дип сорыйлар. Юк, беренчесендә үк курыкмадым. Киресенчә, ныграк эзләргә, күбрәк табарга тырышасың. Алда әйткәнемчә, санитар күмүләрне күтәрү авыррак, чөнки анда кешеләр берсе өстенә берсе күмелгән. Без эшли торган территориянең бер өлешендә – зәңгәр балчык. Анда мәетләр яхшы сакланган иде. Шуны ачкач, бөтен җиргә мәет исе таралды. Аны бер дә онытмамдыр, ахры. Бер егетебездә хәтта аллергия башланды. тагын 2015 елда күтәргән воронка истә калган, анда 15 кеше күмелеп, кайберләре хәтта тулысынча таркалып та бетмәгән иде. Гомумән, сөякләрнең ни дәрәҗәдә саклануы аларның нинди балчыкта, туфракта ятуына да бәйле.

– Шушы эшләрне башкарган вакытта иң авыры нәрсә?
– Иң зур каршылык – һава торышы. Ленинград өлкәсе, гомумән, үзенчәлекле. Әле генә кояш була, берничә минуттан аны көне буена пыскып торган яңгыр алыштырырга мөмкин. Элек бирегә Татарстанның студентлар отряды күп йөри иде. Хәзер алар Ленинград өлкәсенең башка шәһәренә бара. Гомумән, миңа бу эш бик ошый. Урманның үзенең бер тылсымлы ягы бар. Хәзер үземне шушы экспедицияләрсез күз алдына да китермим инде.

Зөһрә Садыйкова

//Шәһри Казан//