БЕЗ – СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ

Без – сугыш елы балалары,
Ачы язмыш безне сынаган.
Тормыш авырлыгын без күтәреп,
Күпме сыгылсак та сынмаган.
Онытырга телим – мөмкин түгел,
Яралары калган йөрәктә.
Әл дә булса минем үткәннәрем
Төшләремә кереп йөдәтә.

Мылтык тотып дошманга каршы атакага күтәрелмәделәр, ут эчендә үлем белән йөзгә-йөз очрашмадылар алар. Фронтка китәргә яшьләре җитмәде, сугыш чыкканда балалар гына иде бит әле. Әмма каһәр суккан ул сугыш алар язмышына да үтеп керде, өмет -хыялларын чәлпәрәмә китерде, балачак бәхетеннән мәхрүм итте. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен ай – һай нык татыдылар: көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылдылар, ятимлек ачысын да белделәр, ач үлем белән күзгә-күз очраштылар.

Минем әбием, Хәмидуллина Раушания Мәннәф кызы, 1937 елның 16 мартында Арча районы (хәзерге Әтнә раойны) Каенсар авылында туган.

Сугыш елларын искә алып, ул безгә истәлекләр, башыннан кичкәннәрне еш хәтеренә төшереп сөйли:

“1941 елны сугыш башланды. Миңа ул вакытта 5 яшь иде. Әтине сугышка алдылар, әнигә 4 бала калдык. Бөтен тормышның авырлыгы әни җилкәсенә төште. Сугыш вакытында Мәскәүдән 3 балалы хатынны кайтардылар. Аларның балалары кечкенә иде, без алар белән уйнап йөрдек. Тагын 3 гаилә кайтты. Аларның бернәрсәләре дә юк иде, авыл халкы белән без аларның ашарларына бирдек. Шулай итеп, сугыш тәмамлангач, алар барысы да өйләренә кайтып киттеләр.

Без, 7 классны бетергәч, колхоз эшенә й өрдек. Ул вакытта тормыш бик авыр, куп итеп налоглар салалар иде. Безгә әтидән зур, таза йорт калды. Шуның өчен безнең әнигә бик куп налог салдылар. Әтидән калган ак өйне сатып, налог түләдек.

“Налогыңны вакытында түләмәсән, 4 балаңны интернатка урнаштырабыз, үзеңне төрмәгә җибәрәбез”, – дип куркыттылар.

Мин 1945 елны укырга кердем. Түбән Көектә без 7 класс укыдык. Бертуган энем белән мин тырышып колхозда эшли башладык. Печән чаптык, урман да кистек, кул машиналары белән көне-төне ашлык суыра идек. Ул вакытларда бөтен бала-чаганың аякларында чабата, күтәрмәле башмак. Шуны киеп, Түбән Көек мәктәбендә 7 классны тәмамладык.

Шулай итеп, без тормыш арбасына җигелдек. Сугыш беткәч, кайсыбер балаларның әтиләре сугыштан кайта башлады. Без дә, әти кайтыр, дип көтеп тордык. Көннәрдән беркөнне Югары Көек авылыннан бер кеше килде.

Әнигә: “Сез әтиегезне көтмәгез, без аның белән бергә идек.
Бервакыт безне немецлар чолгап алдылар. Без шул вакытта урман эченә кереп качтык”, – ди.

Әти пулемёт янында яраланып егылган. Безгә төшкән кешеләр урманга кереп качканнар. Әти: “Егетләр, мине дә калдырмагыз!” – дигән. “Үзебез дә чыга алмабыз дип, Мәннәфне үзебез белән ала алмадык”, – дип әйтте Югары Көек кешесе. Шулай итеп, безнең әти авыр яраланып калган. Шуннан соң инде без әтинең кайтуына өметебезне өздек. Без, үсеп җитеп, чып-чын колхозчы булып эшли башладык. Тормышлар рәтләнеп китте” – ди, әбием .

Әбием 1961 елны килен булып Бәрәскә авылына килгән. Ул колхозда төрле эшләрдә эшләгән: амбарда ашлык суырган, ашламада эшләгән, җәй көннәрендә печән җыйганнар. Колхоз председателе вазыйфасын Гатауллин Абдулла башкарган.

1990 елны бабам Әхәт авырып үлеп киткән. Кызганычка каршы, мин бабамны хәтерләмим. Әбием аны гел мактап искә ала. Бабам егет вакытта ук сабантуйларда көрәшеп, баш батыр булып калган. Ул – бик күпләрне матур көрәше белән сокландырган. Ә бабамның
Габделхәй исемле абыйсы спортның 5 төре буенча “Спорт мастеры” исеме алган.

Әбием бабам Әхәт белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр: 2кыз, 1 ул. Хәзерге көндә һәрберсе үз гаиләләре белән яшиләр.

Олы кызы, Корбанова Зөлфия апа Бәрәскә авылында ире Рәис белән 2 кыз тәрбиялиләр. Зөлфия апа мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли. Рәис абый колхозда хезмәт куя. Зөхрә апа ире Фәрит белән 2 кыз үстерде, Айгөл апа белән Алсу апаның үз гаиләләре бар.

Хәзерге көндә әбием улы Ленар, килене Лилия тәрбиясендә яши. Безне, 3 оныкны, тәрбияләргә ярдәм итә. Әбием, тик кенә утырмый, безне мәктәптән, тәмле ризыклар пешереп каршы ала.

“Безнең авылда кешенең кадерен беләләр, икмәген биреп торалар, вакытында акчасын да бирәләр. Бездән калган кешеләр дә шулай рәхәт яшәсеннәр” – дип дога кыла әбием.

“Хәзерге вакытта мин бик бәхетле, Аллаһка шөкер. 5 онык һәм 3 оныкчыкны үстерергә булыша алам. Бик күп авырлыклар күрсәк тә, Аллаһы Тәгалә бәхетле картлыкны да күрергә насыйп итте. Хәзерге тормышыбыз бик әйбәт, өйләребез җылы, ут, газ, су кергән. Шушы рәхәт тормышта, дөньяларга иминлек теләп, саулыкта-сәламәтлектә яшәргә язсын. Төшләргә кереп азаплаган сугыш афәтләре бүтән кабатланмасын…” – дип сүзен тәмамлады күпне күргән әбием.

Бик күп авырлыклар күргән әбиемә исәнлек – саулык, тыныч тормыш, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының игелеген күреп озак яшәргә язсын иде!

Ә мин, бишенче оныгы, әбием белән горурланам. Хәзерге көндә Бәрәскә урта мәктәбендә 3нче сыйныфта белем алам. Безне сугыш ветераннарын, сугыш чоры балаларын, тыл ветераннарын хөрмәт итәргә, алар белән горурланырга, туган илебезнең патриотлары булып үсәргә өйрәтәләр.

Лидия Хәмидуллина,
Әтнә районы Бәрәскә урта
мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы
Җитәкче: Айсылу Сәгъдиева