БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ – ФАКТЛАРДА

Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды… Ата-бабаларыбызның батырлыклары һәрвакыт истә, каһарман геройларыбыз күңел түрендә! “Ялкын” редакциясе Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле гыйбрәтле фактларны туплады.

Чик буе сугышлары
22.06.1941-30.06.1941

1941 ел. 22 июнь таңы. Бу көнне, бу датаны белмәүче юктыр. Таң атып килгән мәлдә куркыныч төшләрдә генә була торган күренеш – чик буе тимерчыбыкларын кисеп, көймәләрдә елгаларны кичеп, илебезнең чикләрен атлап керүче дошман гаскәрләре. Советлар Союзы, күпсанлы кисәтүләргә карамастан, Германиянең мондый адымына әзер булмый. Бер атна эчендә Гитлер гаскәрләре Балтыйк буе илләренең бер өлешен, Украина, Белоруссиянең шактый территориясен басып ала, Молдавия кырларында сугышлар башлана.

Германия самолетларының күпсанлы бомбардировкалары һәм диверсия төркемнәренең эшчәнлеге сәбәпле СССР армиясе тулысынча диярлек элемтәсез кала, күпсанлы самолет, танк, пушка, машиналар яндырыла, дистә меңләгән шәхси состав юкка чыгарыла. Сугышның беренче атнасын бер сүз белән тасвирлаганда «шок» дип атарга була. Дошманның актив гамәлләренә әзер булмаган хәрбиләрнең күбесе көрәшү турында хәтта уйларга да өлгерми кала, ә югалып калмаганнар гитлерчыларның көче, яхшы коралланган, яхшы әзерлекле булуларына каршы тора алмыйлар. Шулай да аерым бер каһарманнар бөтен Европаны диярлек яулап алган «кара дулкыннарны» туктатырга, аларның яу тизлеген акрынайтырга көч һәм кыюлык табалар.

Брест кирмәнен яклау, Белосток-Минск сугышы, Дубно-Луцк-Броды өчен көрәш – сугышның башлангыч аккордлары минор була. Меңәрләгән танк һәм самолет, йөзләрчә мең кеше – сугышның беренче атнасы коточкыч тәмамлана – гитлерчылар 500 км дан артык араны узып, СССРның шактый территориясен утка, канга күмәләр, юкка чыгарылмаган совет гаскәриләре артка чигенергә мәҗбүр була. Алда әле 4 кара ел барлыгын берәү дә күз алдына китерә дә алмый бу вакытта.

Кирмән батыр
Петр Михайлович Гаврилов

Питрәч районы Әлбәдән авылы. Сугыш беткәнгә әле берничә ел гына. Киң җилкәле, киң кашлы, ачык карашлы ир-егет моңаеп юл буендагы ташта утыра. Кичә эшкә керәм, дип барып караган иде – алмадылар, кантур ишегеннән чыгып барганда бер явызы почмак артыннан гына аркасына бәрәңге атып калды. Ә ул бит шундый сагынып кайткан иде Әлбәдәнне. Балачак Әлбәдәнен…

… Авыл читендәге землянкада яшәве бер дә җиңел түгел. Әтисен белми дә – ул сабый вакытта ук үлеп киткән. Әнисенең ят, хәллерәк кешеләрнең кереннән юудан башы чыкканы юк – нишләтәсең, энесе белән икесе һава ашап тормыйлар, ризыкны тап та тор.

Шулай да әнисенең берүзенә бик кыен – Петрга 14 яшь тулу белән ул акча эшләргә Казанга чыгып китә. 4 сыйныф белеме булган малайны кем юньле эшкә алсын инде – капчык, әрҗәләр бушатып, урам себереп, нинди кара авыр эш бар, шуңа тотынып көн итәргә мәҗбүр була Петя. Бик авыр вакытлар.

Чик буе сугышларының иң билгеле, иң кискен вакыйгасы – Брест кирмәнен яклау. Инде ничәнче көн тоташтан күктән бомбалар явып тора. Аларның өстән сызгырып җиргә коточкыч шартлау белән бәрелүләре җанны өтеп ала. «Түзәргә… һичшиксез түзәргә», – дигән уй майор Петр Гавриловның башыннан китми, аның өчен хәзер кирмән ныгытмалары – Әлбәдән йортлары, аларның ярымҗимерек землянкасы, әнисенең кайгырулы йөзе.

Госпитальгә алып килгән аңсыз, йөзләре караеп, корымга батып, киемнәре янып-ертылып беткән, хәтта бер кашык суны йотарга да хәле булмаган бу кешенең әле бер сәгать элек ныгытманы берүзе саклавына табиблар ышана да алмый. Алҗулы мәртендә туган авылына кайтып, әнисен кочаклаган, булачак Советлар Союзы герое Петр Михайлович Гаврилов алда әле 4 ел тоткынлык, лагерьлар, 16 ел туган илендә кырын караулар көткәнен белми. Ул әле генә үз бурычын үтәде. Петр Гаврилов – тоткынлыкка эләккән соңгы Брест кирмәне сакчысы.

Ленинград блокадасы
8.09.1941-27.01.1944

Сугыш әле башланган гына кебек – инде менә Ленинградта да ату тавышлары ишетелә башлады. Снарядлар хәтта шәһәр урамнарында, фатир эчләрендә шартлый. Дошман көчле, дошман якыная. Шәһәргә таба һөҗүм башланып, ике ай узуга кешеләр сөйләшүендә куркыныч сүз барлыкка килә – камап алу, блокада. Шәһәр белән элемтә тулысынча диярлек өзелә. Бердәнбер «зур җир» белән багланыш каналы – Ладога күле, ләкин анысын да дошман ядрәләре саклый.

Ленинградлыларны тезләндерүне озакка сузырга теләмәгән Гитлер шәһәргә күләмле авиация көчләрен ташларга, шәһәрне бертуктаусыз артиллерия утына тотарга боерык бирә. Беренчеләрдән булып Ленинградның төп азык-төлек запасы сакланган Бадаев складларына эләгә дошман йодрыгы – шәһәр урамнары буйлап уттан эрегән шикәр елгалары агып, җиргә сеңә. Сугышка җитәрлек ризык запасы белән кергән СССРның төньяк башкаласында ачлык башлана. Азык-төлек паекларының кимүе, беркайчан да күрелмәгән зәһәр кыш (1941-1942 еллар кышы Ленинградта 178 көн дәвам итә – ярты ел!), электроэнергиянең кимүе, ә соңыннан бөтенләй бирелми башлавы (өйләрдә ут юк, шәһәрдә трамвай-троллейбуслар йөрми), фатирларда җылылык, су булмавы – шәһәрлеләр өлешенә тигән афәтләрнең бер өлеше генә.

 

Бөтен сугышлар тарихында да иң аянычы – гади халык кырылуы. Ә аянычлылардан да аянычы – балалар үлеме. Ленинград тарихы боларны дөньяның теләсә кайсы шәһәренә караганда күбрәк күргән. Америкалы сәяси фәлсәфәче Майкл Уолцер әйтүенчә, «Ленинград камалышында җыеп алганда Гамбург, Дрезден, Токио, Хиросима һәм Нагасаки тәмугларында һәлак булган гади халыкка караганда күбрәк кеше үлгән».

Саннар сүзләргә караганда үтемлерәк:

872 көн

1 413 000 һәлак булучы

3%ы – артиллерия уты һәм бомбалардан,

97%ы – ачлыктан.

57,6% ленинградлы камалыш вакытында һәлак була.

Нәни блокадачылар

Ленинград блокадасы барышында каһарманнар бихисап. Коточкыч шартларда исән калу – ул инде үзеннән-үзе каһарманлык бит. Савичевлар гаиләсенең аянычлы язмышыннан бөтен дөнья хәбәрдар. Ә күпме тагын шундый Савичевлар булгандыр Ленинградта?!

Блокада башланган вакытка олылар белән бергә шәһәрдә 400 меңгә якын сабый кала. Блокадачылар дигәндә без аларны, әлбәттә, онытмаска тиешбез. Кечкенә каһарманнар зурлар белән беррәттән завод-фабрикаларда эшләгән, яндыручы бомбалардан йортларны саклаган, олыларга бар эштә дә булышкан, госпитальләрдә яралы солдатларны тәрбияләгән.

1942 елның 23 мае. Балалар бакчасына йөрүче Шурик Игнатьев тырыша-тырыша рәсем ясап утыра. Тәрбияче апа аның рәсемен күргәч, аптырап та кала хәтта – ап-ак биттә чуар сырлар һәм сырлар уртасындагы бәләкәй түгәрәктән башка берни булмый. «Ни аңлата бу?» – дигән сорауга сабый: «Апа, сугыш бу. Ә уртада булка. Башка берни белмим», – дип җавап кайтара.

Блокада вакытында мәктәпләрдә уку-укыту туктатылмаган. Күп уку йортларының ябылуына карамастан, Ленинградның 39 мәктәбендә дәресләр барган. Бүлмәләрдә – ике-өч градус салкын, балалар өсләреннән, башларыннан салмыйча укытучыны тыңлыйлар. Язып барырга мөмкинлек юк – куллар туңа, хәл җитми, каралар ката. Шуңа күрә укытучы апа сөйли генә. Кызык сөйли – күпне күргән балаларның игътибарын икенче төрле җәлеп итеп булмый. Дәресләрне 25 минуттан ары алып барырга мөмкинлек юк – бар да алҗый. 1941-42 елның зәһәр кышында мәктәпкә йөргән балаларны хөрмәт белән «кышлаучылар» дип атап йөрткәннәр.

15 мең бала «Ленинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнә. Блокада балалары – балачаксыз балалар. Алар инде беркайчан да олыгая да, үсә дә алмый. Метроном тавышын ишетмичә аларның күңеле тыныч түгел. Һәм алар белә: дөньядагы иң тәмле, иң кыйммәтле әйбер – кара ипи.

Мәскәү өчен сугыш
30.09.1941-20.04.1942

Илнең төньяк башкаласы артыннан беренче, төп башкаланың чираты да килеп җитә. СССРның иң зур, иң абруйлы шәһәре – Гитлер өчен кыйммәтле ташка тиң. Национал-социализмның (Гитлерның идеологиясе нәкъ менә шулай аталган) таҗында бу таш, һичшиксез, урын алырга тиеш. Советлар Союзын бик тиз арада тезләндерү максатыннан башкарылган «Барбаросса» яулап алу планы Мәскәүне кулга төшерүне үзенең төп бурычы итеп куя.

Мәскәү өчен сугышны ике этапка бүлеп карау дөрес. Беренче этапта совет армиясе башкаланы дошманга бирдертмәү өчен бар көчен, бар осталыгын, бар ресурсларын эшкә җигеп стационар корылмалар, ныгытылган позицияләрдә саклану сугышы алып барган булса, икенче этапта инде бераз хәл туплаган гаскәр немецларны Мәскәүдән мөмкин кадәр ераграк куырга тырыша.

Беренче этап барышында гитлерчыларның һөҗүме бик көчле була, хәрби вәзгыять үтә кискенләшә. Дошман аерым бер позицияләрдә фронт линиясен өзеп, башкалага максималь якын килә. Нәкъ менә шушы вакытта (1941 елның октябрь-декабрь айлары) планлаштырылган гамәлләргә халыкның, җитәкчеләрнең паникасы кушыла. Планлаштырылган гамәлләр дигәндә завод-фабрика, фәнни оешмаларның, җитәкчелекнең эвакуациясе, дошманга калдырмас өчен шәһәрне мөмкин кадәр юк итү күздә тотылган. Ләкин шәһәрлеләргә алдан әйтеп куймау сәбәпле Мәскәүдә паника, халыкның башкаладан качуы башлана. Ике-өч ай эчендә Мәскәү халкы сан ягыннан 4,5 млн.нан 2,5 млн.га кала. Шулай да түзәләр. Әкренләп-әкренләп булса да, һөҗүм дулкыннары сүлпәнәя, ниһаять, туктап кала.

Тихвин һәм Ростов операцияләреннән соң инде өченче сизелерлек җиңелүгә дучар булган дошманның югалып калуын ачык сиземли СССР хәрби җитәкчелеге. Бу хәлдән файдаланып та калмакчы булалар – Мәскәү өчен сугышның икенче, һөҗүм этабы башлана. Нәтиҗә: башкаладан берничә дистә чакрымга кадәр килеп җиткән дошман 100-250 км ераклыкка кадәр кире чигерелә, беренче булып атакага бару инициативасы Германиядән СССРга күчә.

Мәскәүне саклаганда 926 519 кеше һәлак була, 879 879 ы яралана, өши һәм авырып китә.

«Җибәрмим!»

Сугышта каһарманлыкка урын бәрелеш-көрәштә генә түгел, ә үз вазифаларыңны җиренә җиткереп башкарганда да табыла. Мәскәү өчен сугыш барган вакытта хәрбиләр күккә махсус аэростатлар җибәргәннәр. Максатлары – дошман бомбардировщикларына шәһәрне төз бомбага тотырга комачулау. Авиациянең явыз эшендә шактый нык киртә булып торган 35-метрлык мондый «балыклар» 3-4 чакрым биеклектә эленеп торганнар.

1941 ел. 6 декабрь. Пост командиры сержант Дмитрий Велигура ниндидер сәер тавышка игътибар итә. Шул мизгелдә бер аэростатның тросы өзелеп китмәсенме! Кыю егет югалып калмый – тросны тотып өлгерә. Тик кая анда авыр аэростатны тотып тору! Велигура шулай да тросны җибәрми – бер сәгать буе көчле җилдә һәм 38 градуслы салкында трос буйлап шуышып аэростатның һава җибәрә торган клапанына җитә. Бу вакытка «күк балыгы» инде 1500 м биеклеккә күтәрелеп өлгергән була. Дмитрий Велигура аэростатның һавасын әкренләп чыгара-чыгара постыннан 110 км ераклыкта җиргә исән-имин әйләнеп кайта. Бик нык өшегән һәм җәрәхәтләнгән сержант күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Ә качкалак аэростат берничә көннән үзенең «эш урынына» кайтарыла.

Сталинград
17.07.1942 – 2.02.1943

Берсүзсез, Бөек Ватан сугышының иң билгеле сугышы. Берсүзсез, Бөек Ватан сугышының кискен, югары ноктасы, борылыш урыны.

1941 ел кышы-1942 ел башы уңышларыннан соң Гитлер исәпне тагын үз файдасына әйләндерергә көч таба. Ләкин бәләкәй Германиянең, союздашлары булышуга карамастан, һәм материаль, һәм кеше ресурслары чикләнгән була. Шуңа да фюрерга сугышны уңышлы тәмамлау өчен билгеле бер зур стратегик җиңү кирәк була. Мәскәү белән барып чыкмады, Ленинград камалышының ахыры-чиге юк, Кавказда уңышлар җиңелүләр белән аралашып бара. Ниләр калды соң тагын бу илдә? Әһә, Идел – СССРның төп, иң әһәмиятле су магистрале. Сталинград – шушы елгада урнашкан шактый зур сәнәгать үзәге.

Яңадан һөҗүмгә күчкән гитлерчыларның егәренә түзә алмыйча, совет гаскәрләре качу, чигенү ягын карый башлыйлар. Җитәкчелек Сталинград тирәли ныгытмалар корырга карар кыла; чигенүче армияне туктату, дезертирлыкны бетерү өчен нәкъ менә шушы көннәрдә сугышның иң билгеле боерыгы чыга: №227 «Бер адым да артка атламаска!»

Сталинград өчен сугыш башында инициатива тулысынча диярлек гитлерчылар ягында була. Көндәшләренең каты торуына, кыю каршылык күрсәтүенә карамастан, алар әкренләп шәһәргә якынлаша баралар. Ләкин беренчел – шәһәрне тиз арада штурм белән алу планы барып чыкмый, күпсанлы канкойгыч бәрелешләр башлана. Шулай да дошманны акрынайткан СССР армиясе аны тулысынча туктата алмый. Тора-бара бәрелешләр шәһәр эченә күчә. Хәер, 2000 тапкырдан артык бомбага тотудан соң Сталинград хәрабәләрен инде шәһәр дип атарга да кыен була.

Шәһәр эчендә авыр, йөзләрчә меңләгән кешенең гомерен алып киткән бәрелешләр шактый дәвам итә. Ләкин кеше саны кимүе, боезапасның кискен азаюы, совет солдатлары кыюлыгы һәм ныклыгы аркасында немец армиясенең егәре кими башлый. Коточкыч һәлак булучылар саны белән исәпләшмичә җитәкчелек контрһөҗүм оештырып, Германиянең бу юнәлештәге төп 6 нчы армиясен, башында торучы фельдмаршал Ф.Паулюс белән бергә, камауга алып, аны бирелергә мәҗбүр итә.

Артык масаеп, үзен инде бөтендөнья Императоры итеп күзаллаган Гитлер өчен Сталинград аянычлы тәмамлана. 1 129 619 кире кайтаргысыз һәм санитар югалтулар булуга карамастан, СССР армиясе инде сугыш ахырына кадәр гомуми юнәлеше инде тукталмаячак контрһөҗүм башлый. Германия һәм союздаш илләренең көнчыгышка һөҗүм идеясе юк ителә.

Кыю баск лачыны

Эх, күрәсе иде соң туган Испаниямне! Юк шул, Франко Испаниядә җитәкчелек иткәндә миңа анда кайту юк. Ә хәзер яңа Ватаным – СССР өчен көчемне, гомеремне жәлләмичә көрәшергә кирәк. Фронтка киткәндә яшь испанлы Рубен Руис-Ибарруриның күңелендә нәкъ менә шундый уйлар кайный.

Рубенның әнисе – Испания коммунистлары җитәкчесе Долорес Ибаррури. 1935 елда франкчылар әнисен кулга алгач, Рубен башка ата-анасыз калган балалар белән СССРга җибәрелә. Монда аны өлкән яшьтәге большевик Лепешинскийлар гаиләсе тәрбияләп үстерә.

Испаниядә Гражданнар сугышы башланганын Рубен тыныч кына күзәтеп утыра алмый – туган иленә явыз Франкога каршы көрәшергә китә. Гражданнар сугышы беткәч, егет янә СССРга кайта. Тик озак ял итергә туры килми аңа. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка пулеметчылар ротасы командиры, лейтенант дәрәҗәсендә киткән Ибаррури беренче катнашкан бәрелешләрдә үк искиткеч кыюлык күрсәтә. 1942 ел. Пулеметчылар батальоны составында Рубен ротасы Сталинград шәһәренең сагында тора. 1942 елның 23-24 август көннәрендә немецларның танк группировкасы Кызыл Армия частьларының саклык сызыкларын узып, шәһәргә килеп керергә яный. Аларга каршы укчылар батальоны белән пулеметчылар ротасын җибәрәләр. Гитлерчылар һөҗүме вакытында батальон командиры һәлак була. Лейтенант Рубен Руис-Ибаррури җитәкчелекне үз өстенә ала. Аның акыллы гамәлләре нәтиҗәсендә дошман группировкасы туктатыла, Кызыл Армия солдатлары хәтта җавап атакага күтәрелә. Нәтиҗә – 100 дән артык дошман солдаты һәм офицеры юк ителә, безнең кыю егетләребез кулына берничә туп, миномет һәм башка төрле корал эләгә. Тик… Рубен Ибаррури әлеге бәрелештә алган яраларыннан 1942 елның 3 сентябрендә госпитальдә һәлак була. 1956 елның 22 августында аңа күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы герое исеме бирелә.

Курск сугышы
5.07.1943 – 23.08.1943

Бөек Ватан сугышының тагын бер мөһим этабы. Сталинград Гитлер армияләренең ахырының башын күрсәтә башлаган булса, Курск дошманны катастрофага илткән соңгы аргумент кебек күзаллана. Курск сугышыннан соң сугыш әле ике ел диярлек баруга карамастан, гитлерчыларның һөҗүм инициативасы инде тулысынча сүрелеп, Кызыл Армиягә күчә. Нәкъ менә Курск сугышыннан соң Италия Икенче Бөтендөнья сугышыннан чыга, илдә әкренләп Муссолини, Гитлерга каршы хәрәкәт күтәрелә.

Курск сугышы кешелек тарихында иң зур танк бәрелешләре белән дә билгеле. Саннарны гына күрегез: ике якны бергә кушып санасаң, Курск сугышында 2 млн.нан артык кеше, 6 меңгә якын танк, 4 мең самолет катнаша.

Сугыш, башкалары кебек үк, бик кискен, авыр, акрын бара. Курск дугасы дип гомуми исем белән аталган позицияләрне СССР армиясе башта бик авырлык белән тотып калган булса, соңыннан хәтта җавап һөҗүме оештырырга көчләр һәм ресурслар табыла. Ләкин Курск сугышының икенче этабында инде каршы торулары акрыная барган немец солдатларының кинәт яңадан канатлары үскәндәй була. Совет командирлары «Бу ни булыр?» дип аптыраган арада гитлерчылар берникадәр локаль уңышларга да ирешеп өлгерә. Тиздән мондый җитезлекнең сәбәпләре дә билгеле була – күпсанлы авыр җиңелүләргә дучар булган Гитлер Советлар Союзы буйлап сибелгән дивизияләрне башка фронтлардан Курск дугасына күчерә. Ләкин чарасызлыктан башкарылган бу гамәл булышмый – Икенче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы барышында ахыргы кискен борылыш барлыкка килә.

Курск сугышы барышында күрсәткән батырлыклары өчен 100 меңнән артык совет солдаты орден һәм медальләр белән бүләкләнә, 231 кешегә Советлар Союзы герое исеме бирелә, 132 хәрби кушылма һәм часть гвардия дәрәҗәлегә әйләнә.

«Өчләтәдуб»

Менә ниһаять беренче һава сугышы. «Хәзер мин сиңа күрсәтәм!» – дип, дошманга ыргылган егетне люфтваффе асы бик тиз аңга китерде – Мессершмитт-109 пулеметыннан килгән ату чираты самолетына шактый зыян китерде, утыргычы бронялы булу аны яндыргыч снарядтан коткарды, әле җитмәсә частька кайтып барганда үзебезнең зениткалар ике снаряд чәпәп куйды, шайтан алгырлары. «Тәәк, хәзер пешерә башлыйлар» – дип, уйлап куйды Иван. Дөрес уйлаган – командирының аны яклавы гына Украинада крестьян гаиләсендә туып-үскән егеткә күккә юлны япмады.

Күбрәк очкан саен тәҗрибәсе арта торды. Ләкин совет самолетларының Германиянекеләр белән чагыштырганда артта калган булуы, иске самолетларда очуы сәбәпле беренче һава җиңү өчен аңа 40 очыш ясарга туры килде. 41 нче очыш – икенче җиңү. «Була бит бу!» – дип уйлап куйды Иван. Аста – Курск дугасында барган авыр бәрелешләр, ә өстә – булачак ас Иван Никитович Кожедуб.

Курск дугасындагы һава бәрелешләрендә Кожедуб биш җиңү яулый. 1944 елның февраленә мондый җиңүләр саны инде 20гә, очышлар саны 146га җитә. Беренче Алтын йолдыз бар! 1944 елның 19 августы – яңа үр: 256 очыш, 48 бәреп төшерелгән дошман очкычы. Икенче йолдыз да булды. 1945 елның 18 августында үтә югары хәрби осталыгы, кыюлыгы, күрсәткән батырлыклары өчен легендар очучыны өченче тапкыр Советлар Союзы герое исеме белән бүләклиләр. Сугыш ахырына аның шәхси кенәгәсендә инде 330 очыш, 120 һава сугышы һәм 62 бәреп төшерелгән дошман самолеты исәпләнә. Сугыш дәвамында аны бер тапкыр да бәреп төшермиләр.

Иван Кожедубның һавада үзенә генә хас очу стиле дә була – ул очканда бик күп төрле маневрлар ясарга, үз осталыгын күрсәтергә ярата торган була. Дошман самолетына ут ачу өчен аның белән бик якынлашмый – кулы нык, төз ата, күзе яхшы күрә торган булганга немец очкычларын 200-300 м дистанциядән чүпләп барган ул.

Сугыштан соң укыткан очу академиясе курсантлары яратып аны «Өчләтәдуб» дип атап йөрткәннәр. Өч тапкыр Советлар Союзы герое Иван Никитич Кожедуб 71 яшендә 1991 елның 8 авустында вафат була.

Берлин штурмы һәм Прага операциясе
25.04.1945-2.05.1945 һәм 6.05.1945-11.05.1945

1942 елның икенче яртысы-1943 елның башы хәрби уңышларына карамастан, сугыш бетәргә әле ай-һай озак вакыт калган була. Днепр өчен көрәш, уң яр Украина территорияләрендәге һөҗүм, Балтыйк буе илләрен, Көнчыгыш Европа илләрен, Белоруссия, Карелияне азат итү, Көнбатыш Европа илләренә керү – бу канкойгыч сугышлар, хәрби операцияләр, ниһаять, Кызыл Армияне рейхның йөрәге – Германия территорияләренә алып килә. Инде бар территорияләрен югалткан, ресурслары беткән диярлек көндәш шулай да әле бик куркыныч булып кала бирә. Һәрбер йорт, һәрбер үр, һәрбер агач дошманнарның союздашына әйләнә, ахырына таба якынлашучы сугыш ничә йөз мең ир-егетнең гомерен өзә.

Бөек Ватан сугышының ике соңгы зур бәрелеше – Берлин штурмы һәм Прага операциясе.

Allemagne, Berlin. 2 mai 1945. Le drapeau rouge flotte sur les to”ts du Reichstag

Берлинны кулга төшерү – әһәмиятле стратегик-сәяси адым, һәм Бөекбритания белән АКШ моны СССРга караганда иртәрәк башкарып чыкмакчы булалар. Ләкин 1944 елда ук союздаш илләрнең омтылышы барып чыкмый һәм Берлин әйләнә-тирәсенә беренче булып Кызыл Армия якынлаша. 25 апрель көнне башланган Германия башкаласын штурмлау инде 28 апрельгә ук яхшы нәтиҗәләргә китерә – Берлинны саклаучы хәрби көчләрнең контроле астында шәһәрнең үзәге генә кала, бу территория дә Совет артиллериясе тарафыннан үтәли утка тотыла. Шәһәр үзәгендә барган күпсанлы бәрелешләр нәтиҗәсендә совет солдатлары Империя канцеляриясе бинасы – Рейхстаг тирәсендә туплана. Бу нокта – Берлинда зур күләмле әзерлекле хәрби көчләр тупланган соңгы урын була. Гаскәриләр Рейхстагка 30 апрель көнне үк үтеп керүгә карамастан, бина эчендәге көрәш 1 май төненә кадәр дәвам итә. Бәрелешләр бина эчендәге гарнизон капитуляциягә ризалаша.

Бар юнәлешләрдә җиңелүләргә дучар булган немец җитәкчелеге, Гитлерның үз-үзенә кул салуыннан соң совет хәрби җитәкчелегенә солых килешүе төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Ләкин Сталин бу мәсьәләдә каты тора – бары тулы бирелү, капитуляция. Гитлерчылар моңа риза булмыйча, көрәшне дәвам итәләр. Берничә көн тоташ артиллерия утына тотылу, бар ныгытылган нокталарда да җиңелүләрдән соң шулай да дошман җитәкчелеге бар шартларга риза була. Берсүзсез капитуляция Актына 1945 елның 7 маенда кул куела, 9 май көнне ул рәсми көчкә ия була. Бөек Ватан сугышы рәсми рәвештә тәмам дип белдерелә.

Капитуляция Актына кул куелуга карамастан, Австрия һәм Чехословакия территориясендә әле эре дошман хәрби кушылмалары кала бирә. Берлинны кулга төшерү шушы төркемнәр белән мәсьәләне хәл итүгә дә юл ача. Прага операциясе Прага шәһәренең азат ителүе, Австрия һәм Чехословакия территорияләрен нацизм афәтеннән арындыру белән тәмамлана. Хәрби операциянең соңгы көне рәсми рәвештә 11 май, дип күрсәтелсә дә, бәрелеш-сугышлар 16 майга кадәр дәвам итә.

Бөек Ватан сугышы: нәтиҗәләр

Рәсми рәвештә Бөек Ватан сугышы 1955 елның 25 гыйнварында гына тәмамлана. Нәкъ менә бу көнне «СССР һәм Германия арасындагы сугыш халәтен туктату» турындагы боерык чыга. Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихындагы иң зур, иң канкойгыч сугыш.

  • 26,6 млн. кеше һәлак була (бәрелешләр дәвамында үтерелә, яралар-авырулардан һәлак була, хәбәрсез югала, әсирлектә вафат була һ.б.); шуларның 20 млн. тирәсе – ир-атлар. Сугыш ахырына 1923 елга кадәр туган ир-атларның 3%ы гына исән кала.
  • СССР территориясендә 1710 шәһәр һәм шәһәр тибындагы поселоклар җимерелә, яндырыла; 70 меңнән артык авыл, 31 меңнән артык сәнәгать предприятиеләре, 13 мең күпер, 65 мең чакрым тимер юлы бетерелә. СССР экономикасына килгән материаль зарар 678 млрд. сум дип бәяләнә. Бу санга сугышны алып бару өчен киткән чыгымнар һәм немец оккупациясе территорияләреннән килми калган керемнәр кертелми.
  • СССР материаль байлыкларының 30%ы юкка чыга;
  • Сугыш барышында 40 мең дәвалану оешмалары, 43 мең китапханә һәм 84 мең төрле типтагы уку йорты юкка чыгарыла. Болар барысы да исән калган халыкның яшәү шартлары начараюга китерә;
  • Советлар Союзы яңа территорияләргә хуҗа булып кала, дөньяда аның сәяси-иҗтимагый абруе арта. СССР армиясе сугыш беткән дәвергә дөньяның иң зур армиясе исәпләнә – 11 млн. кеше үзләрен кызылармеец дип атап йөртә.