БӨТЕН ДӨНЬЯДАН САЙЛАП АЛЫНГАН 18 ВОЛОНТЕРНЫҢ БЕРСЕ – КАЗАН ЕГЕТЕ

Казан егете Илья Попов Волонтерлар үзәкләре ассоциациясенең «Берләшкән милләтләр оешмасы волонтеры бул» дигән конкурсында җиңеп чыккан. Бөтен дөньядан мондый мөмкинлеккә бары тик 18 (!) кеше генә ия булган. Алар арасында Илья да бар! Россияне нәкъ менә шушы татарстанлы тәкъдим итәчәк.

Ильяның волонтерлык стажы 10 елга тулган икән инде. 2007 елдан бирле волонтер буларак археологик казу эшләрендә катнаша башлый ул. Шулай ук тыюлыкларда (заповедник) да волонтер булып хезмәт куя. «Дөньяның яшь илчеләре» дигән оешма составында Непалга барып, балалар йортын төзергә булыша. һәм күп кенә башка проектларда да катнаша.

“Кешеләргә булышу – тормышымны баета»

Яшьтәшләре белән бергә җыйнаулашып, илнең төрле почмакларында волонтер буларак эшләү егеткә кызык тоела. Соңгы арада волонтер буларак инде сирәгрәк катнаша. Күбрәк бу юнәлештә оештыручы буларак чыгыш ясый.

– Волонтерлык хәрәкәте миңа, беренче чиратта, кешеләргә булышу мөмкинлеге. Бу эш барышында белем алырга да мөмкин. Минем өчен аның төп мәгънәсе – файдалы эш эшләп яңа әйберләргә өйрәнү, кешеләр белән танышуда. Нәкъ менә шул вакытта тормышың кызыклы вакыйгаларга байый. Әлбәттә, дөньяны сәяхәт иткәндә дә күреп, яңа әйберләр белән танышырга мөмкин. Әмма миңа нәкъ менә волонтерлык форматында эшләү ошый, – ди Илья.

БМО волонтеры булу жиңел түгел

БМО волонтеры булып сайлануы да аңа яңа бурычлар өсти. Һәр елны БМО волонетры дип билгеләнгән кешеләр дөньядагы волонтерлык торышы, аны үстерү турында хисап белән чыгыш ясый. Шушы эшчәнлектә Казан егете Илья бөтен дөнья илләре алдында Россиядәге волонтерлык торышы турында сөйләячәк. Гомумән алганда, дөньяның бары тик 18 яшь кешесе 2018 елда волонтерлык эшчәнлегенең үсеше, планнары турында фикер алаышачак. Егеткә бу юнәлештә дә күп эш башкарырга туры киләчәк.

– Беренче чиратта, минем өчен волонтерлык хәрәкәтенең башка илләррдә ничек үсеш алганын белү кызык булыр иде. Чөнки Россия волонтерлык хәрәкәтендә башка илләрдән изоляцияләнгән, дип әйтергә мөмкин. Бездә волонтерлык хәрәкәте башка илләрдәге кебек үсеш алмаган. Мисал өчен, Европа илләре, АКШ волонтерларны экспортлый, ягъни аларның волонтерлары башка илләргә булышырга барса, Африка, Азия – волонтерларны кабул итә торган континентлар. Ә Россия башкачарак хәлдә. Без үзебезнең волонтерларны экспортламыйбыз, Азия, Африкадагы кебек, башка илләрдәтн волонтерларны да кабул итмибез. Шуңа да чит ил волонтерларын Россиягә җәлеп итү кирәк, дип саныйм, – ди Илья.

Россиядә волонтерлар өчен гуманитар виза бирү мөмкинлеген булдырырга тели Илья. Әмма моның өчен махсус закон кабул итәргә кирәк. Әлегә дөньяның бер генә илендә дә гуманитар виза бирү тәҗрибәсе юк. Бу өлкәдә Россия башка илләр белән чагыштырганда, беренче, ягъни пионер буларак чыгыш ясый ала. Бу мәсьәләләрне егет конкурска җибәрелгән эсседа да күрсәткән.

«Гудсёрфинг» мәгънәле итеп сәяхәт ит

Волонтерлык хәрәкәте, бу юнәлештәге чараларны күп белә егет. Шуңа да ул дуслары белән бергә «Гудсёрфинг» системасын булдыра. Быел әлеге порталга 3 ел булачак икән. Бу портал (http://www.goodsurfing.ru/ ) белән кызыксынучыларның саны 50 меңгә җиткән. Шушы портал аша яшьләр волонтерлык мөмкинлекләре, стажировкалар турында кызыклы мәгълүмат белә ала.

Бу мәгълүматларны волонтерлар үзләре дә җибәреп тора. Шулай ук Ильяның үз чыганаклары аша табылган мәгълүматларны да урнаштырып баралар.

Белешмә:

Илья Попов

– «Гудсёрфинг» волонтерларны координацияләү системасын оештыручы һәм лидеры

– Казан федераль университеты Ватан тарихы кафедрасы ассистенты

– «Наше дело» ижтимагый хәрәкәте рәисе

Алинә Минневәлиева