МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВКӘ – 80 ЯШЬ! ХАЛЫКТА УЛ – БАБАЙ

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 20 январьда 80 яшь тула. Халыкта ул – Бабай. Ягъни зур гаиләнең олы кешесе, нәселнең аксакалы. Мондый хөрмәтле кушамат иясенең тормышы турында ни беләбез соң? Иң ерак районның авылында үскән егет ничек Татарстан Президенты булган?

– Минтимер Шәрипович, балачактагы нинди вакыйгалар нык исегездә калган?

– Яз! Көз һәм кыш айлары абыем белән икебез өчен елның авыр вакыты була иде: таң атканчы, мәктәпкә барыр алдыннан абзарны чистартырга, сыерны, сарыкларны, бөтен мал-туарны ашатырга-эчертергә кирәк. Һәм без – балалар: “Тизрәк малларны көтүче кулына тапшырасы иде!” – дип, һәрвакыт түземсезлек белән язны көттек. Аннары, өстәге кышкы кием дә әллә ни җылы булмагандыр… Безнең якларда шундый гадәт сакланган: кар эреп, җир ачыла башлау белән, бала-чага йорттан йортка кереп, йомырка, он, ярма җыя. Аннан соң олылар ярдәме белән шуннан ботка пешерәләр. Карга боткасы. Ул вакытка кара каргалар кайткан була инде, аларны да зарыгып көтә идек. Каргалар кайтса, димәк, суыклар булмый, җылыта… Авыр озын кыштан соң җиңеллек тояр өчен, ботка пешеп утырган аланлыкка кардан-боздан яланаяк йөгерә идек. Язны шулай каршылыйбыз! Шул аланлыкта рәхәтләнеп күңел ачулар, туйганчы ашаулар истә калган. Балачакта гел туйганчы ашыйсы килә иде, андый мөмкинлек һәр кешедә булмады. Ә җәй көне яшел борчак урлап ашаганны хәтерлим. Бер төркем малай атка атланган каравылчыларның игътибарын җәлеп итеп торды, икенче төркем кырда кесәсенә кузак тутырды. Җыябыз да кеше-фәлән күрмәсен дип билгеләнгән урынга йөгерәбез, анда табышны бүләбез, авыз тутырып ашыйбыз. Бу хатирәләр –гомерлек.

– Кечкенә чакта нинди уеннар уйный идегез?

– Хуҗалыкта эш байтак булганлыктан, уйнау еш тәтеми иде. Бөтен бала-чаганы бер нәрсә берләштерде – ашказанын тутыру өчен өстәмә ризык табу. Җитен орлыгы, мәк җыеп ашау дисеңме… Җиләккә, чикләвеккә барулар исә чын бәйрәм кебек истә калган. Урманга чыккач, җиләкнең беренче ике стаканын әти-әнигә җыеп тапшырасың – тәртип шундый.

“Шәпи уены” дигән яраткан уеныбыз бар иде. Аны юлда уйныйсы. Моның өчен мал тоягы өстендәге махсус сөяк кирәк. Сугым вакытында без, малай-шалай, шул сөяккә чират тора идек. Һәр малай үзенең сөяк запасы белән горурлана, аны саклый иде. Моннан тыш, зур трамплиннар ясап, үзебез ясаган кыска чаңгылар белән шуннан сикерә идек. Күрәсең, һәр чор малайлары экстрим эзли…

Венера Якупова, “Казанские ведомости”.

Лилия Заһидуллина тәрҗемәсе.