SOS: УКЫТУЧЫМА ГАШЫЙК БУЛДЫМ!

УКЫТУЧЫМА ГАШЫЙК

“SOS: укытучыма гашыйк булдым, мәктәптән кайтасы да килми, ә ул мине күрми дә… Соңгы кыңгырау чыңлама, йөрәк бар тыялмаган. Үз укучысын яратып, яратып, туялмаган…” Габделфәт абыйның бу җыры сезгә дә яхшы таныштыр, дип уйлыйм. Әйдәгез, бу темага сөйләшеп алыйк әле. Четерекле тема, билгеле, әмма шулай да…

Бу язмага безне ни этәрде, дисезме. Интернет-форумнарда еш калкып чыккан бер сорау. Гадәттә, 14-18 яшьлек кызлар бирәләр аны. Менә ул сорау: “SOS! Укытучыма гашыйк булдым. Киңәш бирегез!”

“МӘХӘББӘТ ЯШЬКӘ КАРЫЙ!”

Статитстик мәгълүматларга карганда, һәр бишенче кыз бала мәктәптә яисә вузда укытучысына, мәктәптә практика узучы студентка, ягъни шулай ук “укытучы абый”га гашыйк була икән. Бу күренеш малайлар арасында сирәгрәк. Дөрес, яшь, матур укытучы апа килгәч, алар аңа игътибар белдерәләр, әмма бу, гадәттә, гап-гади флирт кына. Ул ир-егетләрдә була торган табигый инстинктка нигезләнгән, алар шулай итеп үзләренең бәясен күтәрә, “әтәчләнә”. Егетләр гыйшкы, нигездә, “апа”ны ошату белән тәмамлана, бик сирәк очракларда гына дәгъва булып әверелә. Ә менә кызларның психологиясе – икенче, чөнки алар табигать тарафыннан башкача программалыштырылган. Шуңа да аларда кабынган беренче гыйшык чаткылары “гомерлек мәхәббәт” буларак кабул ителә. Юкка гына шаярмыйлар бит: “Егетнең бер карашы җитә, кыз инде аның белән йөри дә башлый, кияүгә дә чыга”, – дип. Кызлар мәхәббәте һәрчак дәгъвалы. Һәм еш кына күпкә куркынычрак та. Чөнки, укытучысына булган җавапсыз гыйшкын сәбәп итеп, үз-үзенә кул салу очраклары да булгалый.

“Мәхәббәт яшькә карамый” дигән әйтем бар. Килешмәс идек. Чөнки гашыйклык белән мәхәббәт арасында зур аерма бар. Беренче күреп гашыйк булган кеше (үсмер чордагысы бигрәк тә) бик сирәк кенә гомерлек мәхәббәткә әйләнә. Син әле эзләнәсең, барлыйсың, сайлыйсың. Гашыйк булу – ул сайлаган объектыңа соклану, табыну, аны үзеңнеке итеп тоярга омтылу, аңа тартылу. Ә мәхәббәт – яраткан кешең белән уңайлы, әйбәт мөнәсәбәтләр корырга өйрәнү, бер-береңне кайгырту, саклау. 14-16 яшьтә боларны, теләсәң дә, эшләп булмый. Һәм шунысын да әйтергә кирәк: укучы белән укытучы арасында барлыкка килгән мәхәббәт беркайчан да проблемасыз булмый.

Камилә, 9нчы сыйныф: Безнең мәктәпкә яңа тарих укытучысы килде. Беренче күрүгә үк гашыйк булдым. Аңа 25 яшь, өйләнмәгән, йөри торган кызы да юк. Булган, әмма алар узган елны ташлашканнар. Мин моны аның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен “актарып” белдем. Мин дә аңа ошыйм, моны карашыннан, үзен минем белән тотышыннан аңлап була. Дус кызларым да сизә. Минем бик тә, бик тә аның белән буласым килә, үз яшьтәшләрем белән бер дә кызык түгел. Әниемә әйтергә теләп йөрим, әмма куркыта. Иң якын дус кызларым гына беләләр әлегә. Ә аның да миңа булган мәхәббәте ачыклана калса, безгә нишләргә?”

Эльза Исмәгыйлова, психолог: «Без кешеләрне алар янында барлыкка килгән үз кичерешләребез өчен яратабыз» дигән гыйбарәне ишеткәнең бардыр. Өлкәнрәк кешеләр янында, гадәттә, үзебезне ышанычлырак хис итәбез, шулай бит? Җаваплылык – алар өстендә. Әмма бу гына әле укытучыга карата туган хиснең сәбәбен аңлатмый. Әйдәгез, сәбәпләрне этаплап барлыйк.

Беренче сәбәп. Үзеңә түбән бәя, ышанычсызлык. Гадәттә, кызлар укытучы абыйларга гашыйк булалар һәм ышанычлы, көчле кешегә юлыктым дип, үз-үзләрен алдыйлар, “абый”ны идеаллаштырлара. Укытучы да – гап-гади кеше. Гадәттә, әтисез гаиләдән чыккан яисә әти тәрбиясе җитәрлек булмаган гаиләдә тәрбияләнгән кызларда туа бу хис, диләр. Бу сүзләрдә дөреслек бар, әмма бу – канун түгел. Гадәттә, кызлар үз яшьтәшләренең аларга тиешенчә игътибар бирә алмавын да, аларны яклый алырлык дәрәҗәгә “үсеп” җитмәвен дә тоялар. Кызлар бит иртәрәк өлгерә. Җитмәсә, үсмер чорда малайлар кызларны күбрәк мыскыллый, кимсетә, үрти. Бу, үзенә күрә, саклану чарасы, алар да әле шикләнә, кызлар белән ничек дөрес аралашырга кирәклеген белми. Малайлар арасында укытучы апага гашыйк булу очраклары сирәгрәк күзәтелә. Алар, гадәттә, көлкегә калудан куркалар. Әмма чынлап торып гашыйк булу очраклары да була, мондый хәлдә егетләр кызлардан ныграк үҗәтлек күрсәтергә дә мөмкин.

Киңәш: яхшылап уйлап кара, бу хис сиңа чынлап та яхшы эмоцияләр китерәме, әллә үзеңне алдау, проблемалар чыганагы гынамы. Әгәр укытучыңның игътибары, аның сиңа карата булган җылы мөнәсәбәте генә сине бер башка күтәрә ала икән, димәк, проблема үзеңдә. Шуны да онытма, синең яшьтә әле башын-аягын югалтып гашыйк булулар – үзеңә ни кирәклеген анык белмәүдән дә килә. Укытучыга булган хис беркайчан да проблемалар тудырмый калмый. Мәктәптә дә, өйдә дә. Бу очракта бары үз-үзеңне алдамыйча, “плюс”лар белән “минус”ларны барлап чыгарга һәм “плюс”лар күбрәк булган якка юнәлергә киңәш итәм. Бәлки, мәктәбеңне алыштырырга да кирәк булыр, әмма хәл шактый кискен икән, аны гына эшләргә була. Әгәр инде син бу хиснең укытучыңда да барлыгын тоясың икән (ә мондый очраклар сирәк була, гадәттә), димәк, артык “канатланмыйча”, җүләрлекләр кылмыйча, сабыр итәргә – беренче чиратта, укуыңны карарга кирәк. Чын хис кайчак сынаулар аша үтә-үтә ныгый гына.

Икенче сәбәп. “Аучылык” инстинкты. Бу очракта, киресенчә, үсмер кыз яки егет үзләре турында артык югары фикердә. Алар укытучыга “ау сезоны” ачканчы, инде үз яшьтәшләрен “аулап” чыккан була, гадәттә. Яшьтәш – яшьтәш инде ул, ә менә укытучыны да үз исемлегеңә теркәп кую – монысы сирәкләр генә булдыра ала торган казаныш, янәсе. Шул рәвешле мондый укучылар коллективта үзләренең авторитетын күтәрәләр, укытучының ни кичерүе алар өчен – берни түгел.

Киңәш: укытучыңның да нәкъ синең кебек үк кеше икәнлеге турында уйлап кара әле. Ул бит сиңа әти-әниең алып биргән яңа планшет та, велосипед та түгел, ә тере кеше. Аның исеменә тап төшерергә мөмкинсең, якыннарын рәнҗетергә. Гаиләсен җимерергә. Ә башка кешенең тормышын җимерү – уен эш түгел. Балалык капризы, эгоизм гына түгелме аны яулап алырга теләвең? Башта шул сорауга җавап табарга кирәк.

“КОМАЧАУ ИТМӘГЕЗ МИҢА!”

УКЫТУЧЫМА ГАШЫЙК

Александр Егорович, рус теле һәм әдәбияты укытучысы: Бу мәктәптә бишенче елымны укытам. Коллектив белән дә, балалар белән дә мөнәсәбәтләрем әйбәт. Бу шәһәргә без хатынымның әнисе авырып киткәч күчендек. Мин, 17 ел эшләгән урынымны калдырып кайтырга мәҗбүр булдым, һәм һөнәрем буенча мәктәпкә урнаштым. Хатыным әнисен тәрбияли, эшләми. Безнең балалар инде үсеп беткән, Мәскәүдә укыйлар. Укытуымның бишенче елында мондый проблемага юлыгырмын дип уйламаган идем. 9нчы класста укучы баланың башына миңа гашыйк булдым дигән уй кереп утырды. 50 яшьлек ир кешегә, укытучысына. Бик акыллы, талантлы, үзгә фикер йөртә торган кыз бала. Олимпиадаларда беренче урыннар ала, шигырьләр яза, бик матур рәсемнәр ясый. Мин үзем дә гаепледер, аның талантын үстерергә кирәк дип, артык игътибар күрсәттем. Нәрсәләр укырга, ничек язарга – киңәшләр биргәләдем. Ул әтисез үсә, дөресрәге, әтиләре яннарына килеп кенә киткәли, аның башка гаиләсе бар.

Тора-бара Алиса (кызның исеме шулай) миңа әнисе белән аңлашмаулары, гаиләдәге проблемалары турында да сөйләштергәли башлады. Мине дәресләрдән соң көтеп тора, SМSлар яза, “сезгә багышлана” дигән сүзләр белән, конвертка салып, эш өстәлемдә шигырьләр калдыра… Ул үзе бик аз аралашучан кыз, яшьтәшләреннән интеллекты, фикер йөртүе белән аерылып тора. Кызлар арасында дуслары да юк, сыйныфтагы бер акыллы гына малай белән дус. Әнисе мине гаепләп мәктәпкә килде, бик озак сөйләштек. “Ул мине тыңламый, өйдә бөтенләй сөйләшми”, – дип елады. Мәктәп директоры, мин, әнисе, Алиса үзе җыелышып сөйләштек. Сәгатьтән артык вакыт эчендә бер генә сүз әйтте Алиса: “Мин сезгә укуда да, тормышыгызда да кыенлык тудырмыйм ич, ә шигырьләр язарга комачау итмәгез миңа”. Шуннан соң ул үзен бик тыныч, тыйнак тота, янәшәмә дә килми, көтеп торуларын, язуын да туктатты. Ә шигырьләрен өстәлемдә калдыруын дәвам итә. Укып бетереренә тагын ике ел. Ул баланың язмышы өчен җаваплы тоям үземне, тыныч узган бер эш көнем дә юк. Хатыным белән дә еш сөйләшәбез бу темага, ул әйтә, укып бетереп, үз тормышына “чыгып киткәч”, тынычланыр, ди. Шулай була күрсен иде…”

Ботагоз Бекежанова, психолог: “Укытучыңа гашыйк булу – киң таралган күренеш. Шуны да әйтергә кирәк, мондый хәл тулы булмаган гаиләләрдә ешрак күзәтелә. Сәбәпләре дә бар: кыз балага әти тәрбиясе җитми яисә ата кешенең гаиләдә авторитеты булмау зур роль уйный. Дәресләрне тикшереп, акча бирү белән генә тәрбия эше чикләнми. Ата кеше кыз бала белән егетләр турында да, егет белән кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр хакында да баласы белән сөйләшергә тиеш. Шундый аралашу җитмәгәнлектән, кызлар киңәш бирүчене, тыңлаучыны читтән эзли башлыйлар. Һәм табалар да. Мөгаллим укучыларының сорауларына, проблемаларына битараф кала алмый. Билгеле, киңәш-табыш, сорау-җавап формасында башланып киткән аралашуны кыз бала мәхәббәт буларак кабул итә. Өендә җитмәгән игътибарны читтә эзләп табуына шатлана һәм шул рәвешле үзе дә сизмәстән катлаулы проблемага тарый.”

“МИНЕМ ХАТАНЫ КАБАТЛАМАГЫЗ!”

УКЫТУЧЫМА ГАШЫЙК

Екатерина, 30 яшь: Безнең мәхәббәт тарихыбыз тиз башланып, тиз төгәлләнде дә. Миңа ул чакта 15 яшь, 9нчы класста укыйм. П. безнең мәктәптә физика укытты. Ул барлык кызларга да ошый иде: безне, япь-яшь кызларны, ирексездән елмаерга, кызарырга мәҗбүр итәрдәй асыл егет. Аңа 26 яшь, өйләнгән, бер баласы да бар. Мин боларның барысын да белә идем. Яратуым көчле булганга, аның өйләнгән булуы да, бала атасы икәнлеге дә мине һич кызыксындырмады. Болар ничектер… миңа кагылмый иде шикелле. Беренче көннән үк гашыйк булдым дип әйтә алмыйм, ләкин контроль эшләрен тикшергән вакытта, дәресләрдән соң калып тактаны сөртеп, акбурларны барлаган арада, безнең төрле-төрле темаларга аралаша алуыбыз ошый иде миңа. Дежур каласы көннәрне итәкнең кыскарагын кия, иреннәрне буйый башладым.

Минем уемча, аңа минем мондый кыяфәтем күбрәк ошый иде. Һәрхәлдә, ул хуплый, игътибар билгеләрен анык күрсәтә иде… Хәзер аңлыйм, ул минем белән шулай уйнаган икән… Озак та үтмәде, хисләремне мәктәптә дә, өйдә дә абайлап алдылар. Шуннан соңгы тормышым тәмугка әйләнде. Укытучымның исә керфеге дә селкенмәде, ул, киресенчә, “корбан” булып калды. Мин башка мәктәпкә күчәргә мәҗбүр булдым. Мөгаен, бу аның өчен беренче генә вакыйга булмагандыр. Ә мин үземә бикләндем, дусларымны югалттым… Миндәге яраларның ничек төзәлгәнен үзем генә беләм. Кызлар, минем хаталарымны кабатламасагыз иде!”

Марианна Шумакова, психолог: Укучының укытучыга гашыйк булуы психология телендә “мәхәббәт миражы» дип атала. Чөнки үсмер бала сайлаган объектына үзе теләп төрледән-төрле матур сыйфатлар өсти, аны идеаллаштыра. Кимчелекләрен күрми, объектка “ал күзлекләр” аша гына карый. Укытучы – өлкәннәрнең мавыктыргыч та, куркыныч та дөньясына ишек ул. Мондый хисләр озакка бармый. Сайлаган объектның әкияттәге шаһзадә булмавы аңлашылгач, хисләр, гадәттә, сүрелә. Әмма бер кыен ягы бар: моны аңлар өчен яшүсмернең үз көче генә җитмәячәк, көчләп бу хистән “савыктыра” башласалар, гауга куптарсалар, ул бары үзенә генә йомылачак. Бу очракта мәктәп коллективына да, әти-әниләргә дә гаепләүче, битәрләүче ролен сайламыйча, киңәшче роленә керүне тәкъдим итәр идем. Һәм, әлбәттә, мәктәп психологы – ул иң зур таяныч булырга тиеш. Ул түгел икән, башка берәр психолог. Бары тик ул гына проблеманың төбенә төшә ала. Укытучыга гашыйк булуның сәбәпләре бик күп төрле, шулар арасында балага гаиләдә наз, ата яки ана тәрбиясе җитмәү дә соңгы урында тормый. Гаепләгәнче, каты бәрелгәнче, әти-әниләргә үзләрен анализлап карарга кирәк булачак.”

“ЭХ, КИНОГА БАРСАК ИДЕ…”

Дамира, 25 яшь: “Мин укытучымны бар йөрәгем белән яраттым. Бу минем беренче мәхәббәтем иде… 9нчы сыйныфта укыганда, аягымны сындырдым. Гипс авыр, мәктәпкә йөртүче булмаганга, укытучылар өйгә килеп дәрес бирәләр. Шунысын да әйтергә кирәк, мин – гуманитарий. Математика, физика һәм химия ише фәннәрне беркайчан яратмадым да, аңламадым да. Аңламаганга яратмаганмындыр да инде. Укуымның ике атнасы узып китте, миңа “өй укытулары” ошый башлады. Шулчак химиядән укытучым алышынды. Килде бу безгә. Ишекне ачуга, мин аңа гашыйк булдым. Кичә генә институтны бетереп эшкә билгеләнгән бер егет. Үзе дә ояла, кыенсына. Бер-ике дәрестән соң мин аңа ияләштем, ә ул кызаруыннан туктады. Танышуыбызга ике атна дигәндә, мин инде Руслан исеме белән уяна, аның турында уйлап йоклап китә идем. Көндезен бар эшләремне калдырып, химия ятлыйм. Ә төннәрен: “Эх, дәрес урынына кинога барсак иде”, – дип хыялланып ятам.

Гашыйк булуымны әти-әниләрем дә сизеп алды. Мин елап та, аңлатып та, куркытып та карадым. Әти-әни үз карарларында нык тордылар, Руслан химия өйрәтергә дип безнең өйгә башка килмәде. Гипсны салдыруга ук, мин ашкынып мәктәпкә киттем. Руслан Марселевич мәктәптә инде юк иде. Аның турында завучтан сорадым. Ә ул миңа: “Оялмыйча шул хакта сорыйсыңмы?! Синең тәрбиясезлегең аркасында без аны эштән кудык!” – дип җикерде.

Мәктәпне тамамлап, аттестат алгач, югары уку йортына укырга кердем. Химия факультетының беренче курсына. Практика узарга безне төрлебезне төрле урынга җибәрделәр. Кем уйлаган юлларыбыз кабат кисешер дип. Ул бераз олыгайган, карашы ук үзгәргән иде. Ләкин бу барыбер минем химия укытучым Руслан Марселевич иде! Озак кына сөйләшеп тордык, көлешеп, үткән хәлләрне исебезгә төшердек. Ул инде өйләнгән икән, баласы да бар. Мин аның өчен чын күңелдән шатландым!

Дүрт ел элек минем ялваруларны ишетеп, әти-әни укучы-укытучы мәхәббәтенә юл куйган булса, барысы да башкача булыр иде, дип уйлыйм. Әмма мин ул тормышның ничек булуын күз алдына да китерә алмыйм хәзер. Бала акылы бит проблемаларны күрми, үз хисен генә белә. Олылар тормышының алсу төсләрдән генә тормавын мин бүген аңлыйм. Мөгаен, безнең киләчәгебез булмаган булыр иде…”

ОЗАККА СУЗЫЛЫРМЫ БУ «МӘХӘББӘТ”?

Валентина апа, 45 яшь: «Олы улым Сергей белән Денис яхшы дуслар иде, Денис безгә еш килеп йори. Улым белән уйныйлар, дәресләр әзерлиләр, серләре дә уртак. 9нчы сыйныфта укыган вакытта Сергей: “Әни, Денис акылдан язган. Безнең класс җитәкчесенә гашыйк булдым, ди. Ә ул апа бит – синең яшьтәшең. Ничек инде шул яшьтәге хатынга гашыйк булып була?” – дип өйгә кайтты. Мин башта бала-чага шуклыгы дип кенә кабул иттем, артык игътибар бирмәдем. Ялгыз хатын турында ни сөйләмәсләр, дип уйладым. Шунысын да әйтергә кирәк, улымның класс җитәкчесе күрше подъездда яши. Беркөнне Денис белән шул укытучыны бергә күрдем. Алар бергәләшеп подъездга кереп киттеләр. Сумкаларын алып кайтырга булыша торгандыр, дип уйладым. Соңрак аларны хәтта мәктәптә дә бергә “тотканнар”. Укытучы дигән кешене кудылар, Денис үзе мәктәптән китте. Хәер, ул мәктәптән генә түгел, өеннән дә киткән булып чыкты. Училищега укырга керде. 18е тулгач, теге ханым белән өйләнештеләр. Бала үстерәләр. Белмим, озакка сузылырмы бу “мәхәббәт”. Дөрес, ул ханым бик яшь, күркәм күренә, әмма өйләрендә савыт-саба шалтырамый тормый дип ишетә беләм. Ә бит тора-бара Дениска барыбер үз яшендәге хатын-кызлар кызыграк була башлаячак.”

Кашапова Мәдинә Өлфәтовна, Казан, 1нче категорияле укытучы: Укытучы белән укучы арасында бернинди дә мөнәсәбәтләр була алмый. Бу – кагыйдә. Канун. Моны аңларга һәм кабул итәргә кирәк. Кыз баланың үз мөгәллименә гашыйк булуы ачыкланганнан соң, кичекмәстән, укытучы үз вазыйфаларыннан азат ителәчәк. Әгәр дә әти-әни, мәктәп коллективы сизми калып, укытучы-укучы мөнәсәбәтләре тирәнгә кереп киткән булса, Җинаять кодексы турында да онытмаска кирәк.

Айсылу Хаҗиева

Луиза Шарова