МИНЕМ ӘТИ – ИҢ ШӘБЕ: ӘТИЛӘР ПРЕМИЯСЕ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ

әти

Әти ул – әнидән аермалы буларак, күп нәрсәне рөхсәт итә һәм безнең шаяруларда катнаша торган төп кеше. Ә Россиядә әнә шундый әтиләр өчен махсус премия дә бар.

әти 1Ел әтисе премиясе

Бу премиягә һәркем үз әтисен, йә булмаса, үзе иң шәп әти дип санаган бер кешене тәкъдим итә ала. Моның өчен әти турында кыска гына инша язарга кирәк булачак. Жюри әгъзалары аерым игътибар бирсен дисәгез, иншагыз кыска, әмма мавыктыргыч язылган булсын.

Игътибар! Иншалар 1 декабрьга кадәр кабул ителә.

Ә кемнең иң шәп әти икәне 18 декабрьдә билгеле булачак!


Үз әтиегезне катнаштыру өчен, премия сайтына кереп, гариза тутырыгыз!