РУС ХАЛКЫ ТЫҢЛЫЙ: БЕР ҖЫР ТАРИХЫ

рус халкы 2

Без бик күнеккән, еш ишетелгән җырларны җайлы гына итеп халыкныкы дип әйтергә күнеккән. Мәсәлән, күбебез “Син сазыңны уйнадың” җырын яисә “Олы юлның тузаны”н халык язган дип ышана. Рус халкы да ул яктан үзгә түгел, алар да җырларны “үзләштерергә” яраталар.

рус халкы

“Аргументы и факты” газетасы архивыннан. Мария Павловна тормыш иптәше белән.

Бер җырның тарихы

“Ой, мороз, мороз” дигән рус җырын һәркем беләдер. Ә чынлыкта ул халык җыры түгел икән. Аның авторы да билгеле – күп еллар Воронеж рус хорында солистка булып эшләгән Мария Павловна Морозова-Уварова ул. “Мороз”ны халыкныкы дип сөйләүләреннән көлеп, телефон трубкасын алганда ул гел: “Русский народ слушает!” – ди торган булган.
Әлбәттә, халык иҗаты дисәк тә, аның һәр әсәрен кемдер кайчандыр уйлап чыгарган бит инде. Ләкин бу әсәрләр шул дәрәҗәдә популярлашып киткән ки, аны халык үзенеке итеп таныган.