ӘКИЯТТӘ СИХӘТ БАР!

Әкиятләр кешегә исәнлек өсти ала икән… Менә бер көнне китапханәгә чакырдылар безне. Максатлары: сихәт бирүче әкиятләр белән таныштыру. Кемнәр генә җыелмаган иде бирегә: безнең кебек журналистлар, укытучы һәм тәрбияче апалар, ятим балалар…

сихәт 1

Чара икенче тапкыр үткәрелә икән. Бу юлы безне А.С. Пушкинның тылсымлы әкиятләре дөньясына алып киттеләр. Солтаннар, сихерчеләр белән диңгезләрне, чит илләрне гиздек. Чын дөнья онытылды да кебек.

сихәт 2Безне хәтта яшь укучылар рәтенә дә алдылар. Нәни патшабикәләр әкиятне яттан өйрәнгән иде: чөнки укый белмиләр әле,ә сөйләргә кирәк…

сихәт 3 Шуларга караган саен әкиятнең чын булуына ышанасың. Чара азагында кайнар чәй һәм өчпочмаклар белән көч җыйдык, сихәт алдык… һәм уен автоматларын эзләп, “Корстон” үзәгенә юл тоттык. Биредә бер сәгатьтән артык “пар чыгаргач”, таралыштык. Чөнки инде караңгы иде, ә нәни каһарманнар бу вакытта ял итәргә тиеш!

сихәт 4

Кыскасы, әкияткә кунакка китәр өчен күп тә кирәкми: тылсымлы китап, кайнар чәй һәм суык көз айлары! Без сынап каралдык. Ошады безгә. Ә сез сихәт бирә торган әкиятләр укырга яратасызмы?