РЕДКОЛЛЕГИЯ

разиль валеев

Разил Вәлиев

Язучы, шагыйрь, публицист, тәрҗемәче. Күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре. Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстанның халык депутаты. 2000 елдан Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе. «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» көмеш медале иясе.

джавдет сулейманов

Җәүдәт Сөләйманов

Шагыйрь, галим, техник фәннәр докторы, КФУ профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. Татарстан Фәннәр академиясенең «Ясалма интеллект проблемалары» лабораториясе җитәкчесе. Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Фәтхи Бурнаш исемендәге премияләре лауреаты. Дөньякүләм танылган «Сәләт» хәрәкәтен оештыручы һәм «Сәләт» проектларының даими җитәкчесе.

9V1WitU5Gkg

Эльмира Закирова

Журналист, публицист. Эшчәнлеген «Ялкын» журналында мәктәпләр, пионер тормышында редактор, бүләк редакторы буларак башлап җибәрә, 1988-1995 нче елларда – журналның җаваплы секретаре, 1995-2010нчы елларда – баш редакторы. Татарстан һәм Россиянең журналистлар берлеге әгъзасы. Балалар һәм яшьләр матбугатының «Алтын каләм» республика фестиваленең жюри әгъзасы. Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Хәзерге вакытта «Сөембикә» журналының әдәби редакторы. «В память 1000-летия Казани» медале иясе.

кадрия идрисова

Кадрия Идрисова

Педагог, җәмәгать эшлеклесе. Хезмәт юлын Актанышта балалар бакчасы мөдире буларак башлый. Күп еллар дәвамында Актаныш районының Хакимият башлыгы урынбасары булып эшли. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында эшләр белән идарә итүче вазыйфасын башкара. Хәзерге көндә Татарстан Республикасының «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте рәисе.

JpV2eiXf1eE

Тәбрис Яруллин

VI Бөтендөнья татар яшьләре Форумы җитәкчесе. Тәбрис – «Үзебез» хәрәкәтенең координаторы, «Мин татарча сөйләшәм!», «Автохәрәкәт», «Татар-дозор» һәм башка проекларның оештыручысы булып тора. Ул – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы. Казан дәүләт технология университетының «Дәүләт һәт муниципаль идарә итүче»  белгечлеге алган.

0edNiST12O0Алсу Галимова

«Ялкын»ның күптәнге дусты, «Сәләт» яшьләр оешмасы активисты. Бүгенге көндә – Казан шәһәре Башкарма комитетының телләр үсеше һәм җәмәгать оешмалары белән эшләү бүлеге белгече.

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ
3bRvSeBl9ic-e1431532727758

Илгиз Шәкүров

Актанышның 1нче мәктәбендә укый. Экспериментлар уздырып карарга, нәтиҗәләре белән «Ялкын» битләрендә уртаклашырга оста. Газета-журнал-радио – журналистиканың ул сынап карамаган юнәлеше юк. Фото һәм конферанс – аны тагын шулар кызыксындыра.

3Srvg1-duTg-e1431532845283

Гүзәл Идрисова

Минзәлә районының Гөлек авылында яши, Урыс урта мәктәбендә укый. Мәкаләләр, хикәяләр яза. Тормыш турында китаплар укырга, сәхнәдән шигырьләр укырга, кешеләр белән аралашырга, тортлар пешерергә, бакчада эшләргә ярата.

Liliya-Gabder-himova-e1431593259592

Лилия Габдерәхимова

Актанышта яши. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта укый. Гимназиядә чыга торган «Ак җилкән» газетасының баш мөхәррире. Киләчәктә журналист булырга җыена. Төрле илләрдә йөреп, репортажлар ясау, сәяхәт итү турында хыяллана. Кешеләрдәге иң яратмаган сыйфаты – җаваплысызлык.

AVrsdleT18I-e1431619039401

Резидә Әлмиева

Cарман районының Җәлил бистәсендә яши. 2нче санлы Җәлил урта мәктәбендә укый. Журналистика, рәсем ясау, дизайн белән мавыга. Китаплар укырга ярата, аеруча маҗаралар турында. Ярата: фисташкалы туңдырма, иҗади кешеләрне, кызык итеп әйтелгән, үзенчәлекле фразаларны, дөньяны, чәчәкләрне, бар ачык төсләрне.

En-e-hm-t-anova-e1431593287883

Энҗе Әхмәтҗанова

Казанда яши. Совет районының 111 мәктәбендә укый. Мавыгулары: җыр, бию, фортепиано, шигырь язу, оригами, ыргак белән беләзекләр үрү. Әнисен, әтисен, энекәшен, авылны, табигатьне, җиләк җыюны, ихласлыкны, музыка тыңларга, велосипедта, тимераякта, роликларда йөрергә ярата. Һәәәәм киви!