Мөмкинлекләр

26 июньдә Россия Федерациясендә “Россия Юристлар ассоциациясе” иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Татарстанда бу көнне халыкка бушлай юридик ярдәм Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә, “Бердәм Россия” партиясе рәисенең Төбәкара иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Җәмәгать палатасы кабул итү бүлмәсендә, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма…


Татарстанның 3 студенты “WorldSkills International-2015” Халыкара чемпионатында Россия данын яклауга расланган

Күптән түгел “Ворлдскиллс Россия” берлеге “WorldSkills International-2015” Халыкара чемпионатында катнашуга Россия җыелма командасының төп составын раслады. Команда составына Татарстанның 3 студенты – Казан төзелеш көллиятеннән Вениамин Петров, Яр Чаллының В.Д.Поташов исемендәге техник көллиятеннән Равил Заһретдинов…


Казанда керлинг буенча дөнья чемпионаты узарга мөмкин

Казан 2016 елда узачак Керлинг буенча дөнья чемпионатын “микст” дисциплинасында кабул итәргә мөмкин. Бу хакта Россия Крелинг федерациясе президенты Дмитрий Свищев белдергән. Дөньякүләм беренчелекне 15-22 октябрь көннәрендә үткәрергә ниятлиләр. – Дөнья чемпионатын үткәрү өчен безнең…


«Авыл укытучысы – 2015» бәйгесе укытучыларны катнашырга чакыра!

Укытучыларыбыз игътибарына! «Мәгариф» журналы  оештырган «Авыл укытучысы» бәйгесенең I этабына эшләр кабул итү бара. Кабул итүнең соңгы көне: 30 июнь. Республика һәм Россия күләмендә танылырга, уникаль тәҗрибәгез белән уртаклашырга, һөнәри портфолиогызны баетырга телисезме? «Авыл укытучысы-2015» моның…


Халыкара яшьләр уку-укыту форумы «Сәләт-Биләр 2015» Сине көтә!

Син «Сәләт» ветераны, мәктәп укучысы, яки бик тә Форумда катнашырга теләгән шәхес икәнсең, димәк, бу мөмкинлек синең өчен. «Сәләт»нең сайтына кереп, Форумга барырга гариза тутыр: http://selet.biz. «Сәләт-Биләр 2015» форумы тарихы синнән башлана!


Казанда буяу фестивале – Һоли үттәчәк.

Кайчан: 31 майда Кайда: Казанда, «Электрон» стадионында Казанда  буяу фестивале – Һоли үтәчәк. Ул Русия шәһәрләренең күбесендә узып килә торган чара. Татарстан башкаласында бәйрәм “Электрон” стадионында оештырылды. Холи – Һиндстанда уза торган популяр яз фестивале. Башкача аны…


Казанда “Максат” IХ яшьләр фестивале була

Кайчан:31 май-6 июнь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә (Боровое Матюшино бистәсе) Кайда:“Идел” яшьләр үзәгендә (Боровое Матюшино бистәсе) Фестивальнең максаты – Россия Федерациясендә яшәүче яшьләрне берләштерү, мөһим мәсьәләләрне бергә хәл итү өчен үзара эшлекле элемтәләрне җайга салу…


IV Республикакүләм “Энҗе” кул эшләре фестивале

30 майда “Прогресс” яшьләр үзәге “Ярдәм” фонды белән берлектә IV Республикакүләм “Энҗе” кул эшләре фестивален оештыра. Чараның максаты – яшьләр арасында татар халкының кул эшләре үрнәкләрен таныту һәм саклау. Конкурста катнашучы кызлар Татарстанның төрле төбәкләреннән,…


Подписка өчен ipad Һәм башка бүләкләр!

Бәйгедә катнашыр өчен өч һәм аннан да күбрәк басмага язылу кирәк. Акциядә катнашучы басмаларның исемлеген www.tatmedia.ru сайтын- нан карый аласыз. «Бәйге» билгесе белән язылган басмаларыгызның квитанция күчер- мәләрен Казан ш., Декабристлар ур., 2 яки podpiska@tatmedia.ru…


Робототехника фестивале Казанда була

V Республика күләмендә уздырыла торган робототехника фестивале Казанда була! Срок: заявкаларны 22 майга кадәр җибәрергә кирәк. Контакт: romanova@tpidea.ru 1 июнь “Идея” инновацион технопаркында робототехника фестивале була. Ярышта 20-дән артык мәктәп командалары катнашыр дип көтелә. Ярыш 4 категория буенча…