Экология-биология олимпиадасы сине көтә!

Табигать фәннәре буенча иң яхшысы булырга телисеңме? Димәк, Казан мәктәпләре укучылары арасында уздырылган экология-биология олимпиадасы – синең өчен! Үзеңне сынап калырга ашык! 

Нәрсә: Экология-биология олимпиадасы

Кайда: Казан шәһәренең 126нчы гимназиясе

Кайчан: 2 декабрь, 13.00-16.00

Катнашу өчен гаризаны 26 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Олимпиадада Казанның 6-8 сыйныф укучылары үз көчләрен тикшерә ала. Интеллектуаль көрәш 2 декабрьдә 13.00-16.00 аралыгында 126нчы гимназиядә узачак.

Гаризаны 26нчы ноябрьгә кадәр arslanuk@mail.ru электрон адресына яки Казан, Космонавтлар ур., 57 адресы буенча җибәрергә кирәк. Анда түбәндәгеләрне күрсәтергә:

– катнашучының фамилиясен, исемен,
– шәһәр районын, мәктәпне, сыйныфны, оешма исемен,
– педагогның фамилиясен, исемен, атасының исемен,
– педагогның электрон почтасын яки телефонын.

Гариза бирмәгән катнашучылар олимпиадага кертелми. Чарада өч яшь төркемендә (6, 7, 8 сыйныфлар) җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк.