ВИДЕО ТӨШЕР ДӘ – ҖИҢ! /конкурс/

Бүген бишектәге бала да видео төшерә аладыр, мөгаен! Моның өчен әллә ни сәләт кирәкми. Кул астыңда смартфон гына булсын! Ә димәк, видеоконкурсларда катнашу да җиңеләя дигән сүз бит бу!

Син дә үз көчеңне «Бала хокук даирәсендә» дигән бәйгедә катнашып, сыный аласың. 10 сентябрьдә шул исемдәге мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсы башланып китте.

Конкурста катнашу өчен нишләргә?

1. 31нче октябрьгә кадәр катнашу турында гариза бирергә;

2. Аерым яки команда белән күмәкләшеп видео төшерергә;

3. Бәйгенең төп максаты – балалар хокукы турындагы Берләшкән милләтләр оешмасы Конвенциясен популярлаштыру, балаларны һәм яшьләрнең хокукый яктан белемнәрен арттыру;

4. Димәк, төшерелгән видеолар да балалар хокукына багышланырга тиеш.

Бәйгедә 6-30 яшьлекләр катнаша ала. Аның җиңүчесе 20 ноябрьдә – Бөтендөнья балалар көнендә игълан ителәчәк. Конкурс 4нче ел уздырыла.

Гаризалар rebenok-v-mire-prav@yandex.ru адресы буенча кабул ителә. Конкурсның нигезләмәсе Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының «Яшьләр сәясәте» – «Нигезләмәләр һәм проектлар» бүлегенә урнаштырылган.