ИЮЛЬ 2018

“Ялкын” журналының июль саны дөнья күрде: ай саен чыга торган журнал, гадәттәгечә, бай эчтәлекле булуы белән үз укучыларының – урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының көтеп алган кунагына әйләнәчәк.

…Җәйнең әле яртысы гына узды, ә төрле вакыйгаларның шаһите булырга өлгердек инде. Футбол буенча Дөнья чемпионаты гына да ни тора! “Ялкын” да гомерлеккә истә калырлык әлеге мөһим вакыйга үзәгендә кайнап яшәде – футбол матчларын тамаша кылды, җанатарлар белән очрашты, волонтерларның хәлен белде, кыскасы – футбол белән яшәде.

Шул ук вакытта башка чаралар һәм яшьләрне кызыксындырган темалар да читтә калмады. “Ялкын”ның июль санын кулыгызга алуга сезне тышлыктагы герой – “икенче Миңгол Галиев” – Кукмара районы егете Ирек Хаммадиев сәламләр; “Иртәнге чәй” ди-джее Индира белән таныштырыр; Уен аша – Болгар дәүләтенә “килеп чыгарга” булышыр; Коръән укуның җан тынычлыгы булуына инандырыр, дөньяны ачучы гарәпләр белән очраштырыр…

Болар – 48 битле журналның әле кайбер язмалары гына. “Ялкын” белән якыннанрак танышырга теләсәң, аны кулга төшерергә ашык. Иң җиңел ысулы – почта аша яздырту! Һәр айның 20сенә кадәр язылсагыз, киләсе айдан “Ялкын” сезнең өегезгә үзе килер! Язылу индексы: П2334.

Ә журналга өйдән дә чыкмыйча язылам дисәң, банерга бас ⇓⇓⇓


Шулай ук июнь санының иң яхшы язмасын да билгеләп үтик. Бу юлы укучыларыбызның күңеленә Айназ Сөләйманованың “Күңеленә сандугач ияләшкән” дигән язмасы хуш килгән. Котлыйбыз! Айназны редакциябездә көтеп калабыз – диплом һәм бүләк әзер! 


Дустым, “Ялкын”ның яңа санын укып чык һәм безгә айның иң яхшы язмасын билгеләргә булыш. Авторларыбызны бүләкләр көтә!

Июль аеның иң яхшы язмасы:

  • Лилия Гарифуллина "Дустың җырчы булса?" (69%, 110 Голосов)
  • Лилия Гыймазова "Сандугач сайрар илем" (14%, 22 Голосов)
  • Зилә Сабитова "Гел йоклыйсы килә минем!" (3%, 5 Голосов)
  • Айназ Сөләйманова "Күкләргә менәм дисәң - тырыш!" (3%, 4 Голосов)
  • Әлфинур Әхмәтшина "Коръән уку җанны тынычландыра" (2%, 3 Голосов)
  • Алия Лапшина "Бәхет сере кайда?" (2%, 3 Голосов)
  • Алинә Кадриева "ПрЕвет. Ничек хЕллЕр?" (1%, 2 Голосов)
  • Искәндәр Хәбибуллин "Дөньяны яулап алу җиңелме?" (1%, 2 Голосов)
  • Алинә Нямаева "ТДИ турында бер истәлек" (1%, 2 Голосов)
  • Илүзә Бикчәнтәева "Әтәчсез иртә ни китерә яки нидән куркырга?" (1%, 2 Голосов)
  • Алинә Минневәлиева "Икенче Миңгол Галиев Кукмарада яши!" (1%, 2 Голосов)
  • Зәринә Хисмәтова "Бәхет сукмагы гаиләдән башлана" (1%, 1 Голосов)
  • Илгиз Шәкүров "Эш беткәч... кич чыгарга ярый!" (1%, 1 Голосов)
  • Айдар Шәйхин "Стоиклар: борчу-кайгыдан, ялкаулык һәм ачудан котылуның борынгы ысулы" (1%, 1 Голосов)
  • Илгиз Шәкүров "Милләт хәзинәләре" булу уен эш түгел!" (0%, 0 Голосов)
  • Илүсә Арикеева "Уен аша - Болгар дәүләтенә" (0%, 0 Голосов)
  • Искәндәр Хәбибуллин "Гарәпләр: дөньяны яулаучылар" (0%, 0 Голосов)
  • Алинә Минневәлиева "Футболчылар - туп тибә, фанатлар - күңел ача!" (0%, 0 Голосов)
  • Илгиз Шәкүров "Аннан качып булмый!" (0%, 0 Голосов)
  • Гүзәл Мәҗитова "Зәңгәр туфлиләр" (0%, 0 Голосов)

Всего проголосовавших: 153

Загрузка ... Загрузка ...