ШАГЫЙРЬ ДУШАН ДЖУРИШИЧ

Сез китап укырга яратасызмы? Мөгаен, яратасыздыр. Әлифбаны үткәч, иң элек татар язучыларының әсәрләре белән танышкансыздыр. Татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләре аша рус язучыларын таныгансыздыр. Аннары – чит ил язучыларын… Хәер, рус һәм инглиз язучыларын хәзер үз телләрендә укыйсыздыр әле. Ә әдәбият фәне бай ул, чиксез ул. Мин сезгә бүген Черногория шагыйре, 40лап китап авторы, балалар журналы баш редакторы Душан Джуришич шигырьләрен тәкъдим итәм. Русчага күчерелгән китапларыннан аларны мин тәрҗемә иттем.

Роберт Миңнуллин

Дербент мәчесе

Ниндидер бер

Дербент мәчесе

Мактана икән

Койрыгы белән
мыегы белән,

Йоннары белән –

Туннары белән,

Юрганы белән…

УЛ йонлач булган,

Ул ялкау булган,

Белгәне – ашау

Һәм йоклау булган…

Тик кем янында

Йөрергә белгән –

Дуслашкан ул бай

Карчыклар белән.

Нәк шундый булган

Дербент мәчесе!

Хуҗа карчыгы

Сөт салып биргән,

Сөтне хуҗасы

Күп салып биргән.

Мәче мырлаган,

Риза булмаган:

Син миңа, – дигән, –

Дербент корткасы,

Китер май белән

Манный боткасы!

Нәк шулай дигән

Дербент мәчесе.

Күп тә үтмәгән,

Ботка да пешкән,

Мичтәге ботка

Табынга күчкән.

Әмма мәчебез

Һаман мырлаган,

Ул боткага да

Риза булмаган:

Карамаган да

Ботканы кабып.

Китер, – дигән ул, –

Миңа сыр табып!

Нәк шулай дигән

Дербент мәчесе.

Мәче карчыкны

Тагын чаптырган.

Күренп тора,

Мәче арттырган:

Дернышта туган

Тычкан таптырган,

Әдрәндә йөзгән

Балык таптырган…

Миңа сөт өсте

Алып кер, – дигән, –

Бик мыштырдама,

Тизрәк йөр! – дигән.

Нәк шулай дигән

Дербент мәчесе.

Карчык түзмәгән,

Чыгарган куып.

Мәче түбәдә

Төн чыккан туңып.

Үзе мырлаган,

Үзе зарланган:

Тычкан булса да

Бик ярар иде

Иртәнге ашка.

Кыланмас идем

Мин алай башка…

Сөт эчәр идем,

Эх, бер туйганчы,

Күңел булганчы,

Корсак тулганчы…

Үзем дә бигрәк

Юләрмен инде.

Мин, ахры, ачтан

Үләрмен инде!

Нәк шулай дигән

Дербент мәчесе.

Эх!..

Мин кечкенә малай булып

Йөрүдән туйдым инде.

Шушы хакта әнигә дә

Мин әйтеп куйдым инде.

Эх, миңа ничек булса да

Тизрәк үсәргә иде,

Үзем барасы юлларны

Тизрәк кичәргә иде!

Әгәр үссәм, мин чыннан да

Диңгезләр кичәр идем,

Бер илдән икенчесенә

Чиратлап күчәр идем…

Дөнья буйлап йөрер идем

Башкалар йөрмәгәнне,

Әллә ниләр күрер идем

Башкалар күрмәгәнне,

Әллә ниләр белер идем

Башкалар белмәгәнне…

Илләр-җирләр гизер идем

Корабта йөзеп кенә.

Җиләк-җимеш ашар идем

Агачтан өзеп кенә.

Тауларга да менәр идем,

Арысам-арыр идем.

Әти белән әниемә

Бүләкләр алыр идем.

Өйдә энекәшем белән

Сеңлем бар минем әле!

Кайткан чакта аларны да

Онытмас идем әле.

Аларга банан, ананас

Тутырып куяр идем.

Әгәр дә бик озак йөрсәм,

Мөгаен, туяр идем…

Әмма ләкин минем юллар

Никтер уңмый бит әле:

Нигәдер алай тиз генә

Үсеп булмый бит әле.

Туктамаклар иле

 

Туктамаклар иле кайда икән?

Бик еракта микән, айда микән?

Вукның шуны бик беләсе килә,

Вукның барып бер күрәсе килә…

Елга тулы анда лимонадтыр,

Агачларда торттыр, шоколадтыр.

Түтәлләрдә татлы пирожныйдыр,

Суыткычлар тулы морожныйдыр…

Капкорсактыр анда барысы да:

Байлары да, хәтта ярлысы да.

Туктамаклар анда бик кызыктыр,

Алар инде күптән бик бозыктыр,

Юынмаганнардыр, шапшаклардыр,

Барысы да надан, ахмаклардыр.

Гел икелегә генә укыйлардыр,

Ашап-эчкәч, тәмләп йоклыйлардыр…

Туктамакларның бар эше шулдыр,

Иң мөһиме: анда ашау мулдыр!..

Вук Җир шарын урап чыгар иде,

Бөтен авырлыкка чыдар иде,

Туктамаклар илен табар иде,

Барысын да ашап карар иде,

Тыя алмас иде Вукны беркем, –

Ул капкорсак булыр иде бер көн…

Ярый әле җирдә ил юк андый.

Һәм була да алмый.

Балалар башкаласы

Малайлар, кызлар җыела

Гүзәл илгә – Кырымга.

Дөньядагы иң тылсымлы,

Иң бәхетле урынга.

Ерак тарих төпкеленнән

Каршы ала Аю-Тау.

Мөмкин түгел Аю-Тауны

Башка тау белән бутау.

Кара диңгез дулкыннары

Сәламли балаларны.

Артек иле якынайта

Илләрне, араларны.

Зәңгәр дулкыннар иркәли

Кырымның кыяларын.

Кояш нурлары җылыта

Балачак хыялларын.

Якты кояш өстебездә,

Олы диңгез – каршыда.

Бөек дуслык берләштерә

Балаларның барсын да.

Ярата алар диңгезне,

Төнге учак янганын.

Каршылый алар биредә

Балачакның таңнарын.

Андый якты, алсу таңнар

Моннан соң да атасы!

Монда бәхетле балачак

Һәм шатлык тантанасы!

Чип-чиста диңгез төбе дә,

Чип-чиста күк йөзе дә.

Чип-чиста шул балаларның

Әйтелгән һәр сүзе дә.

Төрле телдә әйтелсә дә,

Аңлашыла ул сүзләр.

Бәхеттән көлә ул йөзләр,

Бәхет тулы ул күзләр!..

Бу чаклар безнең күңелдә

Калыр мәңге сакланып.

Аю-Тау да безгә әнә

Карап тора сокланып…

Таралырбыз, безгә әле

Күп эшләр башкарасы.

Хуш инде, хуш, Артегыбыз –

Балалар башкаласы!

Яңгырдан соң

Яшел яңгыр яуганнан соң,

Яшенле яңгырдан соң,

Ник ичмасам аз булса да

Моңлы җыр яңгырасын?!

Дәртле җырлар күмеп китә

Авылның болыннарын.

Каеннар кояш нурында

Киптерә толымнарын.

Чут-чут итеп чыклар тама

Каеннарның чугыннан.

Дөньялар китә яшәреп

Бәллүр чыклар чыңыннан.

Күбәләкләр канат кага,

Кырмыскалар кузгала,

Берәм-берәм таллардагы

Сандугачлар сүз ала.

Сандугачлар сайрый-сайрый

Бәллүр чыкта коена.

Сандугачларның сайравы

Күңелләргә уела…

Шул чагында кинәт кенә

Караган идем өскә:

Сокланудан телсез калдым

Өстәге җиде төскә!

Тик андагы шул җиде төс

Нигәдер күп күренә:

Бар гүзәллек сыеп беткән

Салават күперенә.

Балачак кая китә?

Ниләр була, ни үзгәрә

Балачак китсә ташлап?..

Балачакның киткәнлеген

Малайлар сизә башлап.

Кыска балакларыннан да

Ояла башлый алар.

Җиде төн урталарында

Уяна башлый алар.

Кызлар турында башкача

Уйлана башлый алар,

Кызларны күрмәгән булып

Кылана башлый алар.

Кызларның чәчен дә алар

Тартмый башлый нигәдер,

Тик торганнан алар шигырь

Ятлый башлый нигәдер.

Алар каядыр ашкына,

Хисләрен булмый тыеп.

Аларның борын астында

Беленә башлый мыек…

Кызлар шигырь яза башлый,

Алар сөйләшмәс була.

Хәтта әниләре белән

Алар серләшмәс була.

Алар өйдә утырмыйлар,

Күбрәк күктә йөзәләр.

Әниләре, әтиләре –

Нишләсеннәр – түзәләр…

Шулай була – әгәр безне

Балачак ташлап китсә,

Сиздермичә генә безгә

Үсмерчак килеп җитсә.