«ЯНЫМДАГЫ КОЯШЫМНЫ ҖИБӘРГӘНМЕН…» – ЗӘРИНӘ ХУҖИНА

***
Ә гомерләр үтте китте,
Ә син китмәдең һаман.
Калбемнең иң тирәнендә
Күмелеп калдың бер заман.
Ул көнне әле хәтерлим,
Түп-түгәрәк ай яна.
Гитарада уйныйсың син,
Тыңлатып җырлар яңа.
Яңа җырлар да искерде,
Оныткансың сүзләрен.
Гитараны алмаштырды
Скрипкагамы йөрәгең?
Ә гомерләр чынлап үтте,
Курай моңын ишетәм.
Кара күктә тик ярым ай,
Яртысы кая киткән?
Барам әле алга атлап,
Кулда синең гитара.
Шул гитараның кыллары
Йөрәккәемне яра.

 

Ай 
Ул беркемгә гашыйк түгел
Айдан кала.
Тик ай гына ышанычын
Аклый ала.
Ай бит күктә һаман әле
Ялгыз яна.
Бер йолдызны китерми ул
Үз янына.
Сиңа да ай мисал булсын,
Шуны аңла.
Хәтта айга бик тиз генә
Гашыйк булма.

 

***
Миңа нидер җитми. Әйтерсеңме?
Беләсеңме? Сине уйлап, тула күңел.
Нигә сине – ят һәм якын җанны
Көтә? Ә башкасы аңа кирәк түгел.
Сизәсеңме? Ахры акрын гына,
Әллә тизме сиңа гашыйк булып барам.
Йөрәгемдә уйнакланган хисне
Акыл түгел, мин – үзем дә туктаталмам.
Сагынамын бер күргәннән бирле,
Күңел читлегенә шундук яптым сине.
Кире йөрәк бераз кызганмый да,
Бикләп куйды, үзенеке итте инде.

 

НИЧӘ ТАПКЫР… 
Ничә тапкыр
Таңнар атты,
Урамнарны яктыртты да,
Ай калыкты.
Ничә тапкыр
Ап-ак болыт
Йөзеп йөрде диңгез буйлап,
Ничә тапкыр очып киткән
Кошын уйлап.
Ничә тапкыр
Елгаларда бозлар катты,
Гөрләвекләр, шаулый-шаулый,
Жырлап акты.
Ничә тапкыр
Синең куллар аңа тиде,
Аның күзләр ничә тапкыр
Синекендә иде.
Ничә тапкыр
Кочагыңа алып,
Саклап калдың аны давылдан.
Ничә тапкыр назлы тавышларың
Уяттылар аны йокыдан.
Ничә тапкыр
Болар булган икән,
Беркемнән дә
Сорамадым
Хәтта төштә күргән вакытта да
Сине, таңны, болытны да
Санамадым.

 

***
Кояш күптән минем янда булган,
Сизмәгәнмен.
Аның минем өчен яктырганын
Курмәгәнмен.
Җылылыкны ут Һәм ялкыннардан
Эзләгәнмен.
Иң кайнары кояш икәнен дә
Белмәгәнмен.
Кояшны очраткач, кызу диеп
Түзмәгәнмен.
Минем өчен янган чакта, качып
Йөгергәнмен.
Әйтегезче миңа! Нигә шулай
Эшләгәнмен?
Янымдагы кояшымны әллә кая
Җибәргәнмен.