«Сагыныр идеңме назымны?..» Оксана Ильюп

***

Язланган кыш елый кызларча,

Эреп аккан карга төелеп.

Тезләренә башын сала да

Рәнҗүләрдән үкси бөгелеп.

 

Ә яз, имеш, килгән күрергә,

Тик кыш кына тарсынып кача.

Аксак кыш та быел ничектер

Башка төрле китә. Яңача.

 

Шул булдымы сөю дәлиле:

Сүзсез шелтә салу артымнан?

Саф йөрәкле язым заяга

Кабат сиңа табан талпынган.

 

Аксак кышка бары март калган.

Башка төрле язлар. Яңача.

Эреп аккан карга төелеп

Язланган кыш елый. Кызларча.

 

***

Яңа сулыш өрде быел язым.

Күңелемдә гөлләр үрде дә

Назлы гына кагылыплар алды.

Нектар тәме калды иренемдә.

 

Назлы гына кагылды да язым

Иренемнән үпте елмаеп.

Шул чагында (әллә инде көнләп)

Яңгыр явып төште күк ярып!

 

Ләйсән яңгыр үткәннәрне юды.

Саф суына тулды кушучым.

Ә мин һаман тоям кебек әле

Битләремдә язым сулышын.

 

***

Ә бу язның холкы икенче.

Чагыштырып уйлап карасаң,

Татар кызы кебек тыйнак та,

Әй ягымлы үзе! Оялчан…

 

Сулышы да бүтән. Тыныннан

Наз, җылылык, тылсым ярала

Бар дөньяда. Бәхет исеннән

Баш әйләнә, уйлар тарала.

 

Тышауланган тансык хыяллар

Тугарылып күккә җилкенә.

Югыйсә бит язның сулышы

Җил генә тик бары. Җил генә…

 

Карашлары башка бу язның:

Күзләрендә нурлар чагыла!

Керфекләрен сирпеп караса,

Йөрәккә ут килеп ягыла.

 

Моңнары да быел әйтерсең

Зәмзәм булып тама күңелгә.

Атлашы да аның үзгәргән –

Йөкле кебек читтән күренә.

 

Алсу таңын үпкән чагында

Сөеп үпкән язым мине дә.

Һаман тоям әле (гаҗәеп!):

Өмет тәме калган ирендә…

 

***

Язны түгел, сине әле көтәм.

Үтәм бергә йөргән юллардан.

Уйларымның һәрбер почмагында

Сине табам. Янам уйлардан!

Синең белән язлар кайтыр төсле.

Көчле буран тынар, көйләнер.

Урам, өйләр, калай түбәләр дә

Башка төрле сулап өйрәнер.

Язлар белән син кайтырсың. Бүтән

Беркайчан да китмим, диярсең.

Киярсең дә зәңгәр күлмәгеңне

Яз күк яннарыма килерсең.

Син бит яктылыкка иясең!

 

Ә сагышлар, синсез булган көннәр

Кыш артыннан, берүк, иярсен.

Һәм яз гына калсын. Барсын кочып

Беләм җиргә язлар киләсен!

 

Язлар белән сине көтәм, сүтәм

Көн артыннан көннәр йомгагын.

Көйләр туа, шигырьләрем туа,

Чәчкәләргә тула як-ягым

Син булганда янда, яз туганда!

Март кунаклый тәрәз артында.

Уйларымның һәрбер почмагында

Синле якты хыял кунганда…

 

Син үзең бит язга әверелгәнсең!

Син бит яктылыкка иясең!

Бар дөньяны кочып тиздән (беләм!)

Җиргә синле язлар киләсен!

 

***

Кышның март халәте. Түбәдән

Мөлдерәп сыгыла яз суы.

Табигатьме шулай язлана

Йә минемме йөрәк ярсуы?

 

Гафу ит, яз кебек, мин елак.

Сине бик юксынган чагым бу.

Телгәли-телгәли аяусыз

Бәгырьне умыра сагыну.

 

Гасырлап, минутлап саныймын –

Еракмы очрашу сәгате?

Аннары таң ата өметләп.

Урамда кышның март халәте.

 

Мин дә март. Эһ, күрсәң иде лә

Бу назлы һәм серле чагымны!

Шатланыр идеңме, танысаң

Языңда син минем чалымны?

 

Яратыр идеңме языңны?..

Сагыныр идеңме назымны?..