“АГАЧЛАР АВЫЛЫНДА”. Авторы – Рухия Ахунҗанова

Мин урамнан уйнап кергәндә, әнкәй, ишеккә йозак элеп, өйдән чыгып киткән иде. Бүген каядыр барасым, йөреп кенә торасым килә. Шуңа күрә, ачкычның яшерен урынын белсәм дә, өйгә кереп тормадым. Бәрәңге бакчасындагы ызаннан ындыр түренә менеп, бакча башларын караштырып төшәргә булдым. Бу эш – минем көндәлек вазифам да.

Ызан сукмагы мине җиңел генә алып менеп җиткерде. Көн саен шуннан менеп-төшеп йөри торгач, мин аны да, аяк киемемне дә шомартып бетергәнмен инде. Шуңа күрә урыны-урыны белән таеп киткән чаклар да булгалый.

Бакча башын киртәләп алган араталар  – үз урынында.  Әһә, көтүдән качып кайткалаучы кәҗәкәйләр дә,  ‹‹адашып›› кереп, бәрәңге сабакларына зыян китермәгәннәр, бакчаны таптамаганнар.

Әнә якында гына басу юлы күренеп тора. Тап-такыр, шоп-шома. Көзге кебек ялтырап ята. Күр  әле, кызыктырып, мине үзенә чакырып тора!

Бу басу юлы, көзгә кергәч, тагын да шомара төшә. Нәкъ үтүкләгән кебек тип-тигез була. Шулай булмыйни! Аңа бер дә тынгылык юк бит: кешеләр арлы-бирле йөреп кенә торалар. Атлысы да, җәяүлесе дә, олысы да, кечесе дә…

Бүген минем дә шушы юлдан атлыйсым килеп китте. Уратып булса да, өйгә шушы юл белән кайтырга кирәк әле.  Кая, шулай итим әле. Менә шоп-шома юлдан шап-шоп атлыйм. Өлкәннәр кушкан йомышны үтәргә бараммыни, шундый шәп атлыйм! Атлаган саен атлыйсым килеп кенә тора. Гәүдәмнең җиңеллегеннән очып китәрмен сыман. Кыскасы, рәхәт чигеп барам.

Бара торгач,  Газиз абыйлар бакчасы яныннан төшеп, үзебезнең  ‹‹Арт урам››га  килеп кердем. Капка төбенә дә кайтып җиттем. Келәгә үрелдем. Капка тавышына өйалды баскычына әнкәй килеп чыкты.

– Әбиең килде, кызым. Иптәшкә аның белән урманга барырсың, – диде ул, елмаеп.

Аның бу сүзләренә сөендем генә. Әйтәм ич, бүген аякларым кая булса да барырга атлыгып, биеп кенә тора.

– Ярар, әнкәй, барырмын, барырмын, – дидем.

Чәйләп алдык. Юлга әзерләнә башладык. Урман күчтәнәчләрен төйнәп кайтыр  өчен, Шәмсисорур әбием үзе белән кечкенә киндер ашъяулык алган икән. Әнкәй исә минем кулыма җитен тукыма тоттырды. Юлда хәвеф-хәтәр булмасынга, әбием юл догасы укыды. Шуннан соң кузгалдык.

Без атлаган саен, авыл ерагая, урман якыная барды. Юлның ике ягындагы үләннәр, чәчәкләр безне каршы алды да озатып калды.

Болын чәчәкләрен күз дә алмыйча күзәтеп баруыма әбием дә игътибар иткән икән. Чәчәкләр турында сүз башлады.

– Чәчәкләр ерактан – төсләре белән генә, ә якын килсәң, исләре белән дә үзләренә җәлеп итә. Араларында шундый хуш ислеләре була, кыйбатлы хушбуйлар бер якта торсын.

– Әбием, хушбуй нәрсә ул?

– Ислемай, балам…

– Ә ислемай нәрсә?

– Хуш исле сыеклык. Яшьләр аны ‹‹духи›› ди, киемнәренә сөртә…

– Алай икә-ә-ән!  – дидем мин, гаҗәпләнеп.

– Шулай шу-у-ул! – дип сузды әбием дә.

Урман авылга якын гына. Әбием аны: ‹‹Авылдан бер чакрым ераклыкта››, – ди. Әбиемнең бүген дә урман турында кыйссасы бар икән. Башымнан сыйпап куйды да (мине яратуын ул шулай белдерә)  хозурланып сөйли дә башлады:

– Урман – төрле агачларның яши торган авылы ул, балам… Менә без бүген дә агачлар авылына кунакка барабыз. Урмандагы матурлык белән хозурланырбыз. Урман һавасын суларбыз. Урман сыеннан авыз итәрбез. Чикләвек җыярбыз. Шуны аңла, балам: алар берсе дә түләүле түгел бит…

Мин аңлыйм, чөнки бу хакта әбием урманга килгән саен әйтә.

– Элек-электән безнең урман төп имән агачларыннан гына торган. Авылыбызның исеме дә шуннан килеп чыккан – Имәнлебаш…

–  Әбием, ә элек безнең авыл нинди булган?

– Хатын-кызлар чит авыллардан шушы бай урманга килеп, шомырт җыйган. Мондагы хозурлыкны, нигъмәтне ирләренә кайтып сөйләгән.

–  Шуннан күченеп килгәннәрме?

– Ир-атлар озаклап киңәшләшкән әле. Башта сигез гаилә генә күчеп килгән. Алар зу-у-ур урманның бер киң ямьле аланын сайлап алган…

– Әбием, бу турыда сиңа кем сөйләде?

– Авылыбызда Сәгъдетдин исемле атаклы китап күчерүче яшәгән. Шул укымышлы зат, элгәреләрдән сораштырып, авыл тарихын энҗе хәрефләр белән  язып калдырган. Сәгъдетдин бабагыз барлап калдырган истәлекләр буыннан-буынга тапшырылып килә. Менә бүген мин сиңа сөйләдем…

– Сәгъдетдин бабабыз үзе нинди булган?

– Бик абруйлы кеше булган ул. Авыл халкы  аның янына киңәш- табышка да йөргән. Аның өендә Таҗетдин Ялчыгол атлы танылган язучы бик күп мәртәбәләр кунак булган.  Аларның  дуслыгына кешеләр сокланып  караган. Кызының үтенече белән шул Ялчыгол калын гына ‹‹Рисаләи Газизә›› китабын язган һәм аның исеме белән атаган.

Әйе, Шәмсисорур әбиемнең дә зур калын китабы бар. Гарәп хәрефләре белән язылган китап ул. Әбием аны теләсә кемгә тоттырмый. Тукымага төреп кенә саклый. ‹‹Коръән››нең урыны түрдә булырга тиеш, ди.

– Таҗетдин бабагыз зур галим булган. Мәдрәсәләрдә балаларга белем биргән, калын-калын китаплар язган. Шифалы үләннәрнең серен өйрәнеп, шулар ярдәмендә авылларда халыкны чирдән дәвалаган. Имәнлебашка да еш килгән. Шул килүләренең берсендә безнең авылда вафат булган. Зиратта ике дусның каберләре дә бер-берсеннән ерак түгел. Сәгъдетдин бабагыз каберенең билгесе – куш чыршы, Таҗетдин хәзрәтнеке – куш нарат…  – дип, сүзен тәмамлады әбием.

Туры юлдан кереп китеп, Хатыйп, Хәниф, Кирам умарталыкларына барып чыктык. Һәрберсенә аерым тукталып, озаклап карап тордык. Умарта оялары  матур итеп ачык яшел, зәңгәр, сары төсләргә буялган. Алар тирәсендә бал кортлары кайнаша. Кояшлы матур көндә кортларның эшлекле безелдәүләре күңелгә шатлык өсти.

– Нинди эшчәннәр!  – дидем мин, соклануымны яшерә алмыйча.

– Коръән китабында умарта кортлары турында сүрә бар, балам… Аллаһы Тәгалә аларны шифалы ризык барлыкка китерүчеләр итеп яралткан, – диде әбием, умарталыкка ишарәләп. Бал кортлары бик нык тырышып эшләүләрен дәвам иттеләр. Без үз юлыбызда булдык.

Каршыбызга очраган агачларның исемнәрен атап, мин әбием янәшәсендә ‹‹имтихан тотып›› барам:

– Каен, нарат, чыршы… Юкә, усак, өрәңге… Карама, зирек…  Чикләвек!..

Чикләвек куагын барысыннан да әйбәтрәк таныйм, чөнки ул чикләвекле.

Әллә-лә! Чикләвек куакка тигәнәк кебек сырышкан! Әбием куакны иеп тора, мин чикләвекне җыеп торам. Җыеп бетерерлек кенә түгел. Җәймәбез чикләвек кишәнкесе белән тулса да, күзем туймый. Моны әбием ‹‹нәфес›› ди. Шуңа күрә, урманга барганда, савытның кечерәген алырга куша. Күтәреп кайтырга да җиңел булыр, башкаларга да үз өлешләре калыр, дип өйрәтә.

– Әбием, ә җимеш агачлары элек тә күп булганмы?

– Әйе, балам… Шомырт, миләш, балан, гөлҗимеш – барысы да үскән.  Авыл халкы шулар белән туенган. Чикләвекне дә уңган елда арыш капчыгы белән җыйганнар…

Бераз атлагач, зелпе куагы очрагы. Ишегалды себерергә шәп була ул,  ди әбием. Бер себеркелек зелпе тармакларын култык астына кыстырдык та, турыдан кистереп, Салкын чишмәгә таба юнәлдек.

Колхоз ‹‹чүнниг››ен үтеп, үргә күтәрелдек. Аннары куе наратлыктагы урман юлы буйлап атладык. Ул кинәт икегә аерылды. Без юлларның берсеннән дә китмәдек. Хәтфә чирәмнәргә тотына-тотына, түбәнгә  – Салкын чишмәгә таба шуыштык.

Күп тапкырлар ишеткәнем булса да, челтер-челтер килеп, җырлап агып яткан Салкын чишмәне минем беренче мәртәбә күрүем иде – аһ иттем. Чишмә көйли!  Чишмә җырлый! Аңа кушылып, әбием миңа сөйли:

– Балам, сокланып карама чишмәгә. Суы тотмасын. Бисмиллаңны әйтеп, авыз ит суыннан. Шифасын сора…

Икебез дә чишмәнең шифалы суыннан авыз иттек, тамак ялгап алдык. Ризыгыбыз артып та калды әле. Анысын, ‹‹куян күчтәнәче›› итеп, әнкәйгә алып кайтырга дип төреп куйдым. Чәйдән бушаган пыяла савытны чайкап, аңа тау чишмәсенең тәмле суын агызып алдык та (анысы да – әнкәйгә!) кайту ягына борылдык. Без урмандагы барча агачлар, кош-кортлар, бөҗәкләр, үсемлекләр һәм чишмә белән саубуллаштык.

Мин:

– Сау бул, урман! Очрашканга кадәр!  – дип кул изәдем.

Әбием:

– Аллаһ боерса, насыйп булыр, балам… – дип, башымнан сыйпады.

Без киттек. Атлаган саен, урман ерагая, авыл якыная барды. Юлның ике ягындагы үләннәр, чәчәкләр безне янә каршы алды һәм янә озатып калды…


Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова 1959 елның 20 июнендә Зәй районының Имәнлебаш авылында туа. Туган авылында – башлангыч, күрше Югары Шепкә авылы мәктәбендә  урта белем ала. Түбән Камадагы 66 нчы техник училищены тәмамлаганнан соң, ике ел шин заводында эшли. Казан дәүләт университетында һәм педагогия институтында укый. Зәй районы  Югары Шепкә, Биектау районы Казаклар авылында, Казан шәһәренең 11 нче татар гимназиясендә, Сарман районы  Җәлил бистәсендәге 1 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1991), югары категорияле укытучы (1994). 1995 елдан Җәлил бистәсендә яши.

Республика газета-журналларында һәм күмәк җыентыкларда 1975 елдан бирле басыла. Татар театрының 100 еллыгы (2006,  I  урын), Риза Фәхретдин һәм Фатих Кәрим юбилейлары (2009, III урын), ‹‹Бөек Җиңү кайтавазы›› (2010, I урын) республикакүләм әдәби бәйгеләрендә призлы урыннар яулый.

Татарстан АССРның 90 еллыгына багышланган ‹‹Татарстан һәм татар халкы тарихы›› республикакүләм бәйгесендә I  урынга (2009) һәм Гран-прига (2010) лаек була. Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының ‹‹Илһам чишмәсе›› әдәби-иҗат бәйгесендә  (2011, 2012)  I  дәрәҗә Диплом белән бүләкләнә. 2013 елда Гран-прига лаек була.

Авторның  ‹‹Җырлы чишмә›› (Татарстан китап нәшрияты, 2012) һәм  ‹‹Олуг шәһәрдә кунакта››  (‹‹Илһам›› нәшрияты, 2013, 3 тарихи хикәя),  ‹‹Шәһре Биләрдә кунакта›› (Татарстан китап нәшрияты, 2015) җыентыклары дөнья күрә. Рухия Ахунҗанова – Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе (2013), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны (2014).