“ОЧКЫН” ТҮГӘРӘГЕ – Укучыларыбыз иҗаты

Фото: pixabay.com

Чаллы шәһәренең  М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә эшләүче «Очкын» түгәрәге укучыларының иҗаты белән таныштырабыз. Җитәкчеләре: шагыйрә һәм галимә Рәзинә Мөхияр.


Шәйхетдинова Айгизә (4Б сыйныфы укучысы) шигырьләре:

Зилә

Чыкты Зилә урамга
Беләсезме ни киде?
Алдылар аңа күлмәк,
Бик яхшы матур бүләк.
Зилә шатланып көлә,
Күлмәгенә сөенә.

Мәктәп

Яңа уку елында
Кире килдек мәктәпкә
Белем алырбыз диеп,
Тырышып укырбыз диеп,
Бишле алырбыз диеп,
Алдан барырбыз диеп,
Ант бирдек әниләргә.

Яңа уку елында,
Килгәч тагын мәктәпкә,
Күп нәрсәне белмибез,
Онытылган барысы.
Үткән сыйныфка кире
Кайтырга кирәк булыр,
Укырга кирәк булыр.

Көчек

Көчек алдылар миңа,
Бик шатландым мин аңа.
Көчегем соры төстә,
Мин үзем күктә, өстә.

Ашкынып кайтам өйгә,
Көчегем аны белә.
Мин аңа сөяк бирәм,
Күзендә шатлык күрәм.

Бәби курчак

Сеңелем бүген бакчадан
Биби-бон алып кайтты.
Татарчага тәрҗемәсен
Бәби курчак дип куштым.

Иренемне кабартып мин
Сеңлем янына килдем:
“Нәрсәгә кирәк ул бәби,
Үзең дә бәби бит син?”

Сеңлем мине аңлады да,
Бер күзен кысып куйды:
“Үзеңә дә кирәк булса,
Көнләшмә син һич, апам.

Андый курчак дөньяда күп,
Ләкин бәясе кыйммәт.
Биреп торырмын апам мин
Сиңа, бәлки, бер көнгә.”

Көннәр гел ямьле булсын!

Кошлар әйләнеп кайтсын!
Үлән үсеп утырсын!
Чәчәкләрнең исе дә
Кешене шатландырсын!

Көннәр гел ямьле булсын!
Елга чайпалып торсын!
Арыш, бодайлары да
Чайкалып  үсеп торсын!


Нәсыйбуллин Сәед (4В сыйныфы укучысы) шигырьләре:

Имән

Мин утырттым бер орлык,

Аңламадым: нинди орлык.

Әбиемнән сорадым,

Әбием дә: “Белмим”, – диде,

Нинди орлык икәнен.

 

Утырттым да орлыкны,

Бик-бик озак үсте орлык.

Әллә ун ел үткәндер,

Бер көн чыксам мин бакчага,

Зур имән үсеп чыккан.

Гөмбә

Иртән тордым йокыдан,

Тәрәзәгә карадым.

Каршымда минем урман,

Гөмбәгә барам диеп,

Киендем дә мин чыктым.

 

Бигрәк зур урман диеп,

Урман эченә чумдым.

Гөмбә башта булмады,

Аннары тауга менгәч,

Бик күп гөмбә мин җыйдым.

Ипи

Басуда арыш үсә,

Басуда бодай үсә.

Алардан он ясала.

Оннан камыр изелә,

Матур итеп тезелә,

Камырдан ипи пешә,

Безне табынга дәшә.

Яз

Яз килде, яз килде!

Бөреләр күренде.

Бергәләп уйнап йөрдек,

Язгы кояш яктырткач,

Урамда көн җылынгач.

Һәр көн кояш балкысын

Һәр көн кояш балкысын,

Туктамыйча балкысын.

Болыт кояшны каплый,

Кояш эшен бүлдереп.

 

Яңгыр ява көн саен,

Кояш, син кая качтың?

Яңгыр явып туктагач,

Тизрәк йөгереп чыктым.

Нәсибуллин Сәед 4В


Хакова Милана (3Б сыйныфы укучысы) шигырьләре:

Җиңүче бабай

Минем бабай җиңүче,

Туган илне коткарган.

Ул сугышта үлмәгән,

Ул әле һаман исән!

 

Һәм бүген бу бәйрәмдә

Мин бабайда кунакта.

Бабаемны котларга

Матур бүләк ясадым.

Бүрек

Килеп җиткәч авылга,

Чыгып киттем урамга.

Күрәм ята бер керпе –

Бу  бабайның бүреге,

Калмагандыр кирәге.

 

Бүрекне алгач кулга,

Күрдем ертык икәнен.

Бүрекне тиз-тиз тектем,

Аннан бабайга бирдем.

Бу эшемә сөендем.

Керпе

Каникуллар чорында,

Мин авылда булганда,

Бакчада мин кич белән

Чәнечкеле шар күрдем.

 

Матур гына шундый шар,

Чәнечкеле ул үзе,

Соры төстә ул үзе,

Аның исеме – керпе.

 

Ул миннән курыкмады,

Минем янына килде.

Керпе бик матур гына,

Аннан фыркылдап китте.

 

Икенче көнне тагын

Минем яныма килде.

Тагын шарга әйләнде,

Энәләре күбәйде.

 

Алмагачның төбенә

Савыт белән сөт куйдым.

Бер алманы да куйдым,

Аннан өйгә юнәлдем.

 

Кабат кергәч бакчага,

Шыпырдап качты керпем.

Карадым мин савытка,

Бушаган савыт күрдем.