БАЛАЧАКНЫҢ ҖЫЛЫ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

Балачакка кире кайтыр идем,
Кире кайта торган  юл булса…

Бу юлларны кабатлаганда, ирексездән үзеңнең балачак елларыңа, ул елларның җылы истәлекләрен саклаган туган якларыңа, туып-үскән йортыңа иң кадерле төш күргән сыман әйләнеп кайтасың. Күзеңне йомасың, ул төшнең озаграк сузылуын, кабатлануын телисең, иң самими булган хатирәләрдән аерыласы, уянасы килми. Күңелле уеннары, уку еллары, шуклыклары, әти-әни кочагында бер борчусыз яшәгән вакытлар булып истә калган ул. Чәчләргә чал кереп, үзебез әни, дәү әни булгач кына, ул чакларның, хәзер инде буй җитмәслек еракта калган иң кадерле чор булганын, аны берничек тә кайтарып булмаслык хыял икәнен күңелебездән үткәрәбез.

Балачак кая китә? Ни өчен аны табып булмый? Балачакның чагылышын без – өлкән  буын тәрбиячеләре, хәзер инде оныкларыбызда күрәбез. Ләкин… бу балачак үзгә. Тормыш юлыма, язмышыма шулай язылгандыр, эшем, һөнәрем мине балачактан аермыйча, балалар белән бергә атларга, аларның борчуларын, куаныч-шатлыкларын да уртаклашып яшәргә мөмкинлек бирде. Балалар – безнең чагылышыбыз. Алар безгә үзебез дә оныткан балачак серләрен ачалар. Үзләренең гөнаһсыз уйлары, фикерләре, гамәлләре белән дөньяны ачык, матур төсләргә буйыйлар.

Сабый чагымның кадерле мизгелләрен күз алдына китереп, мин үземнең альбомымны ачам. Хәзерге кебек төсле, чуар, бетмәс-төкәнмәс фотолар юк анда. Аклы-каралы фон, бераз тоныграк булса да, киресенчә, шул мизгелне тагын да яктырта кебек тоела. Шуның өчен алар минем өчен бик кадерле. Гади генә татар авылында, гади генә гаиләдә туып-үссәм дә, агач бүрәнәләрдән салынган гади генә мәктәптә укысам да, күңелемә күпме изгелек, миһербанлылык орлыклары чәчкән кадерле әти-әниемә, әби-бабаема, беренче укытучым Тәэминә апага, барлык укытучыларыма, авылдашларыма чиксез рәхмәтлемен һәм бурычлымын.

Балаларга белем һәм тәрбия биргәндә, нинди дә булса һөнәргә өйрәткәндә, үзеңнең аңа ничек өйрәнүең, нинди хисләр кичерүең искә төшә. Чагыштырулар аша, үзеңнең тормыш тәҗрибәсе үзеннән-үзе эшкә җигелә.

Балалар әкияттәге кебек матур, җиһазландырылган бакчаларга йөриләр, яхшы мәктәпләрдә укыйлар. Шул матурлыкның кадерен белергә өйрәткәндә, күңелдә хатирәләр яңара. Без бала чакта безнең авылда балалар бакчасы юк иде. Хәзер авылымны урап, мәктәпкә керәсе килгән минутлар була, ләкин без укыган мәктәп тә юк инде. Күп еллар элек, янгын аны юкка чыгарды. Ә хәтердә – сары баскычлар, баскычтан менә торган култыксалар (перила), мәктәп бакчасы, пионер бүлмәсе, андагы быргы, барабаннар, агач парталар, Фатыйх абыебызның директор бүлмәсе, Габдулла абыйның остаханәсе, Мөнир абый белән Гаязетдин абыйның физика, химия кабинетлары, Фәрт абыйның музее, ботаника бүлмәсе, Наҗия апаның татар теле кабинеты, мәктәп китапханәсе, Асия апа укыткан рус теле кабинеты. Укытучылар бүлмәсен үтеп, зур ишектән кергәч тә, мич янында 1нче пост, пионер бүлмәсе янында 2нче пост. Һәрберсе күз алдында. Фатыйх абый үткәргән линейкаларда бернинди микрофоннар да булмаган, чебен очканы да ишетелеп тора иде. Шулкадәр хөрмәт булган укытучыларыбызга!

1нче сентябрьдә мәктәбебез бакчасыннан чиләкләп җыеп, алма алып кереп тараталар иде. Шул алманың исләре кебек хуш исләрне… беркайда да тойган юктыр. (Зур кибетләр, базар тулы җиләк-җимеш инде, югыйсә). Озын тәнәфестә, киенмичә дә, Әлфия апа пешергән ботканы ашарга чаба идек, аның каравы, авыртып та ятмадык. Авылыбыз районда иң зур авылларның берсе. Элек 5 мәхәллә булып, 5 мәчетле авыл булган, димәк озын урамлы авыл. Мәктәп ерак дип, яңгырлы, кар-буранлы көннәрдә дә укуны калдырып, өйдә утырганны хәтерләмим. Буранлы көннәрдә Хания апай, Илһам, Илһамияләргә мәктәпкә менәргә юл ачам, дип, Миннәхмәт абый иртә таңнан ук, авылның бер башыннан икенче башына кадәр тракторы белән юлны чистартып куя иде.

Ирексездән мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевның чагыштырулары искә төшә. “Торналар төшкән җирдә” дигән әсәрендә ул туган авылын, авыл кешеләрен, аларның һөнәрләрен, пешергән ризыкларын, Масра басуын шулкадәр яратып, үз итеп яза. Минем өчен дә  сары идәнле, мич белән җылытыла торган, гади киемле (ә берсеннән-берсе уздырып сатып алынган затлы киемнәрдән түгел) авыл балалары укыган шушы мәктәптән дә кадерле йорт булмагандыр. Матур традиция буларак, авылыбыз мәктәбендә ел саен классташлар очрашулары була. Мәктәпне 10, 20, 30, 40 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар, укытучылар белән очрашып, истәлекләрне яңартып, балачакка кайтып киләбез. Бу очрашуларны оештырган өчен классташым, мәктәп директоры Котдусов Гамилгә зур рәхмәтләрне җиткерәм. 2009нчы елда шул бәйрәмне башлап җибәргәндә Габдулла абыебыз “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” дигән көйне уйный башлагач, елый-елый җырладым. Габдулла абыйның гармун уйнавы элек тә, хәзер дә беркемне дә битараф калдырмый. Хәтеремдә, 1975нче елда, Бөек Җиңүнең 30 еллыгын бәйрәм иткәндә, без – 4 укучы, һәйкәлдәге солдатлар булып сөйләдек. Ул вакытта һәйкәл дә классташым Муллагалиев Ифратларның каршысында иде. Габдулла абый – безнең класс җитәкчесе. Шул вакытта ул кыңгыраулы гармун белән сугышка озату көен – Герман көен уйнады. “Күңелләрне кузгаттың”,  диешкән әби-бабайларның да күзләренә яшь килгән иде.

Мәктәп мине Г. Ахунов, М. Мәһдиев, Г. Бәшировлар укыган Арча педучилищесына озатты. Бу да минем өчен зур мәртәбә. Анда укыган чор балачак булмаса да, үсмер чакның матур да, моңсу да булган истәлекләрен саклаган еллар ул минем өчен. Бу уку йорты мине укытучы һәм тәрбияче итеп чыгарган, зур тормышка кертеп җибәргән. Балалар күңеленә юл табарга, үз йөрәгең аша үткәрергә өйрәткән. Шуңа күрә балалар белән аралашканда, үземнең кечкенә чактагы күзлектән карарга тырышам.

Сүзем хезмәт тәрбиясе хакында. Үземнең ничек итеп эшкә өйрәнгәнем искә төшә. Әти-әнием дә зур шәһәрләрдә, югары уку йортларында укымаганнар. Ләкин күңел матурлыгы, хезмәт сөючәнлек, миһербанлылык, яхшылык сеңдергәннәр безнең йөрәкләргә. Кечкенәдән үк хезмәт тәрбиясе бирергә кирәк, дибез. Безгә кечкенә вакытта аны сүз, әңгәмә, рәсемнәр белән башлап түгел, ә турыдан-туры эш кушып өйрәттеләр. Мин укырга керәсе елда бер яклы өйгә терәп, икенче өй салдылар. Шунда идән себереп йөргәндә, әбием “И кызым да үсеп җитте, кул арасына керә башлады” дип мактавыннан ничек үсеп китүемне белсәгез икән!? Балаларны хезмәтләре өчен мактаганда күз алдына килә шул вакытлар. Башлангычта укый башлагач та, чөгендер чүбе утап, ә соңрак печән, яфрак җыеп, бәрәңге алып эшләргә өйрәнеп үскәнбез, шөкер. Чиләк-көянтәләп су ташыганда, чишмәләрнең, су буйларының матурлыгын да күргәнбез. Шулай хезмәт итеп, чыныгып үскәнгә күрә, без бөтен нәрсәгә өлгерергә, җитешергә өйрәнгәнбез.

Балачактан сеңгән тырышлык, “мин моны эшләргә тиеш”, дип, үз алдыбызга максат кую безнең каныбызга сеңгән. Шуңа күрә мин, көнне-төнне белмичә эшли торган, балаларны тәрбияләү дигән хезмәтне сайлаганмын. Балачакның шушы “мәктәбе” безгә тормыш мәктәбенең башлангычы булган. Ул мәктәп – алда әйтеп үтелгән  агачтан салынган мәктәп – йорт кына түгел, ә ял да иткән, печән дә җыйган болын-кырлар да, җиләк, чикләвек җыйган, походларга йөргән урман да. Тормыш мәктәбе – безнең өчен бәрәңге, чөгендер басуы да, алма, яшелчә бакчасы  да, балык сөзгән су буйлары да, караңгыга кадәр туңып беткәнче чана шуган тау битләре дә, җәйге лагерьлар  да.

Балачак бәйрәмнәре турында әйтеп үтмәсәм, язмам тулы булмас кебек. 19нчы майда пионер көнен бәйрәм итәргә барганда, шарлар кабартып, быргы, барабаннар белән авыл урамнарын узганда, олысы, кечесе безне озатып кала иде. Әле дә хәтеремдә, бәйрәмгә сумка әзерләгәндә, Балтачка төшеп, 27 тиенгә лимонад (дөньядагы иң тәмле лимонад!!!),  21 тиенгә вафли (1 пачкада өчәү), 35 тиенгә “Завтрак туриста” дигән консерва (ярмалы) ала идек. (Өйдән – ипи, 2 йомырка.) Эх, урманга барып җитеп,  шуны утырып ашауларыыыыыы! Октябрь бәйрәмендә бәлешләрнең, бәрәңге алган вакытта басуда ашаган төелгән бәрәңгенең тәмнәрен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый!

Китап кадере, дигән төшенчә турында да әйтеп китим әле. Балаларга безнең кулларга килгәнче китапларның күпме юл үткәне, аларны саклап тотарга кирәклеге турында сөйләгәндә, үзебезнең дәреслекләр эзләп, ничә чакрымнар юл үткәнебез искә төшә. Ул вакытларда дәреслекләр мәктәптә бушка таратылмый иде. Көннең иртәсе, киче дип тормыйча, район үзәгендәге – Балтачтагы бердәнбер кибеткә ниндидер дәреслек кайтканын ишетсәк (берәр тәмле ризык саталармы, дип уйларсың), тизрәк шунда чаба идек.

Халыклар дуслыгы турында әңгәмәләр үткәргәндә дә, балачак кичерешләре күз алдына килә.  Безнең Балтач районы республиканың төньяк читендә урнашкан. Анда  элек-электән үк татарлар, керәшеннәр, удмуртлар, марилар  дус, тату гомер иткәннәр һәм хәзер дә шулай. Без кечкенә вакытта ук Нотфулла  бабаем :

“Хөрмәт ит, кунакны,
Хөрмәт ит, кунакны”,

дип җырлап йөри иде. “Бабай, син нишләп һаман шул җырны җырлыйсың?”, дип сорагач, “Иртәгә Бәчели (Василий) бабаң берничә көнгә безгә тегү тегәргә килә. Безгә аны кунак итәргә, сыйларга  кирәк”, – дия иде. Кар явар алдыннан Питер (Петр) бабаң җылы итекләр басып алып килер. Ул да безнең өчен “кунак ”, дип, аны көтә иде. Бабаем гомеренең соңгы көннәренә кадәр авылыбызда мулла булып торып, мөселман кешесе буларак, ислам динен тотса да, башка дин кешеләренә хөрмәт белән карады һәм безне дә шуңа өйрәтте.

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль, минемчә, искереп бара кебек. Ир-атлар өчен генә түгел, хатын-кызлар өчен дә туры килә аның мәгънәсе. Барлык әниләр белә торган һөнәрләр өстенә, минем әнием, әтием белән бергә  15 ел тракторчы булып та эшләгән.  Менә кем өйрәткән мине тырышлыкка!

Тәрбияче ул – әни дә, әби дә, тегүче дә, язучы да, ризыклар пешерүче дә, гаиләдә чыпчык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрне башкаручы да. Ул гына да түгел – энә белән кое казучы да, ни өчен тегеләй, ни өчен болай, дип күзеңә карап, мең төрле сорау бирүче нәниләр өчен галим дә, бергә эшләгән хезмәттәшләренә ярдәмче дә, киңәшче дә, сердәш тә. Ни өчен мин боларны шулай бөртекләп язам соң, дип уйлап куям. Һәм җавабын да табам. Шул  тойгылардан торган бөртекләр миңа хәзер балалар белән эшләр өчен җылы күңел, җылы хисләр, җылы куллар биргән.

Туганнар кадерен белергә, бертуганнар белән кардәшлек, туганлык хисләрен саклап яшәргә өйрәткәннәр безне әти-әниләр, әби-бабайлар. Уртанчы сеңелем Гөлфия гаиләсе белән Менделеевскида гомер итә. Киңәшләшеп, кунакка йөрешеп, шатлыкларны уртаклашып, борчуларны бүлешеп яшибез. Кече сеңелем Язилә туган авылыбызда – Соснада яшәп, ире Тәлгать белән матур тормыш алып баралар. Асия кодагыйга да кайткан саен рәхмәтләр укыйм. Кайчан гына кайтып керсәң дә, ачык чырай, якты йөз белән каршы алалар. (Тик Фәргать кодабыз узган ел вафат булды. Урыны оҗмахта булсын.) Туган ягыңны сагынганда, шул сагынуларны басар өчен, кайтып керер кешеләрең булу – зур бәхет икән ул. Моны үзе кичергән кеше генә аңлыйдыр.

Шуның кадәр тормыш мәктәбендә укып, бар белгәнеңне ничек инде балаларга бирмисең? Рәхмәт сиңа, язмышым, рәхмәт, узган тормышым! Матур киләчәк белән дәвам итсәң иде. Истәлекләр белән тулы язмамны Фәнис Яруллинның сүзләре белән йомгаклыйм.

Яшәгән һәр көнең, эшләгән һәр эшең
Сузылыр якты бер нур булып:
Сайлаган юлыңа  гомерең буена
Күңелеңдә сакласаң тугрылык.

Гөлфәния Никитина, Яр Чаллы шәһәре, 118нче “Алмакай” балалар бакчасы тәрбиячесе. (Балтач районы, Сосна авылында туып үстем.)