“МУСА ЯЗМЫШЫ” – “Ак каурый” түгәрәге иҗаты

Мәңгелек йолдыз        

Кечкенәдән синең язмышыңны,

Иҗатыңны яттан беләбез.

Хөрмәт-әдәп белән һәммәбез дә

Һәйкәлеңә башлар иябез.

 

Курку белмәс егет, батыр шагыйрь,

Матур тормыш безгә яулаган.

Илебездә бер төбәк юк, Муса,

Синең исемең белән аталмаган.

 

Ел да шигырь язам, горурланып,

Безнең татар улы, дип, сокланып.

Килә халкың һәрчак сине зурлап,

Һәйкәлеңә чәчәкләр алып.

 

Мин, төн җиткәч, йолдызларга карап,

Нинди матурлар, дип, сокланам.

Җирдә дә бар йолдызлар – Мусалар-

Илне саклаган, һич сатмаган!

 

Мәңгелектә эзе, эше калган,

Һәр буынга үрнәк булырлык.

Дошман безгә һич тә кызыкмасын,

Халкым көчле, тамырыбыз нык!

Кашапова Диләрә, 7В  сыйныфы укучысы


Батырлыкның үзе

Батырлыкның үзе булган Муса,

Баш имәгән мәңге дошманга!

Туган илен өзелеп яратуын

Әйтеп биргән дәртле җырларда!

 

Яшәргә дип килгән дөньяга,

Сатлык та мескен һич булмаган!

Бөек Җиңү таңын Мусаларга

Тик күрергә генә язмаган…

 

Илне данлап, һәйкәле тора,

Сокланып карыйбыз без аңа.

Мусаларга без бик бурычлы –

Яшибез иң матур дөньяда!

Гатиятуллина Зилә, 4Б сыйныфы укучысы


Яраткан язучым

Муса Җәлил иҗатында

Бар яраткан шигырем.

Шигырь уку һәм язу

Минем яраткан шөгылем.

 

“Моабит дәфтәрләре”ндә

Батырлыгы чагылган.

Илгә булган тугрылыгы

Намус белән язылган.

Закирова Әдилә, 4В сыйныфы укучысы


Муса язмышы

Язмышны бит беркем сорап алмый,

Төзәтмиләр, өстәп текмиләр.

Үзгәртсәң дә, ямау салсаң да,

Язмышлардан узмыш юк, диләр.

 

Унбер баласыннан  Рәхимә апа

Бары дүртен аяк бастырган.

Ачлы-туклы авыр язмыш аны

Кырык яшьтә тол да  калдырган.

 

Сабыр булган, һич  бирешмәгән,

Намусына тап төшермәгән.

Балаларын-йөрәк җимешләрен

Җан җылысы белән тәрбияләгән.

 

Шулай үткән тормыш, Муса үскән…

Дошман килгәч, илне таптарга,

Әтисенең кайнарлыгы канда –

Ашкынган ул илне сакларга.

 

Волхов… Әсирлек… Фашист җире…

Күпме тилмерсә дә тарлыкта,

Сер җепләрен сүтә алмый дошман,

Әнисенең сабырлыгы җанында.

 

Август ахыры… Палач балтасы…

Муса атлый, аның дулкын чәчен

Җил тарады, сыкрап хушлашты.

Тик бер уй: Туган илне иде саклыйсы!..

 

Мусаларны кайтарып  булмаса да,

Алар йөрәкләрдә безнең яшиләр.

Иман, намус белән илне саклагыз дип,

Күкләр аша безгә дәшәләр.

Вагыйзова Гөлия Наил кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы


 Яр Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” түгәрәге иҗаты (җитәкчеләре: Вагыйзова Г.Н.)