“АК ЧӘЧӘКЛӘР” /хикәя/

Фото: pixabay.com

Әллә нинди сәер төшләр күреп уянды бүген Алсу.

… Ямьле җәй көне имеш. Ул ниндидер сулык янында басып тора, кулында бер кочак чәчәк бәйләме. Ап-ак чәчәкләр! Хуш исләр таратып, су буен ямьләп, алар Алсуның күзләрен чагылдыра. Ул сихерләнгәндәй бер генә минутка да чәчәкләрдән күзен алмый. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Бер болыт әсәре дә юк. Көн җылы. Тирә юньдә “шылт” иткән тавыш та юк. Су өсте тын гына чайкала… Кинәт көчле җил чыкты. Алсуның озын толымнарын тузгытып, җил кыз тирәсендә бөтерелә башлады. Каты кагылып, аны аяктан егарга теләде. Җил үзенең “каты куллары белән” аның талчыбыктай гәүдәсен капшады. Аны гүя үзенә буйсындырып, кырыслыгын танытырга теләде. Алсу котырган җил белән тарткалашты, аягында басып тора алды. Тик кулындагы ак чәчәкләрне тотып кала алмады. Көчле җил ап-ак чәчәкләрне һавага күтәрде, өзгәләп-өзгәләп, су өстенә ташлады…

Иртәнге кояш тәрәзә пәрдәсенең ачык калган ярыкларыннан  аны уятырга теләп, чәчләреннән үбә, озын керфекләренә кагылып, зәңгәр күзләрен күрергә тели иде. Шушы минутта Алсу куркып, шабыр тиргә батып уянып китте. Һәр көн назлап уяткан кояшын күрмәде дә. Бик озак уйланып ятты ул бу төш хакында. Нәрсәгә юрарга да белмәде.

Уйларына бирелгән хәлдә, күзләр өйдәгеләрне барлады: әнисе аш бүлмәсендә нәрсәдер пешереп йөри. Сеңелләре – Гөлия белән Айзирәк тормаган әле.  Алсу торып чәчләрен җыеп куйды да, ничә көн буена беренче эш итеп, ачып карарга гадәтләнгән шкаф янына килде. Аны ачуга, аклык сирпеп, туй күлмәге күренде. Куллары белән дә тотмады күлмәген: тап тиюдән курыкты. Сөйгәне Динар тәкъдим ясагач, и сөенде кыз! Назлап, ярым пышылдап, бәхет теләп, күлмәге белән серләште Алсу. Күп тә калмады ич. Ул бер атнадан кияүгә чыга.

Алсу, сак кына басып, аш бүлмәсенә чыкты. Әнисе коймак пешерә икән. Кызын күрүгә, Миләүшә апаның йөзендә елмаю күренде.

– Тордыңмыни, кызым? Бераз йокларга идең. Иртә бит әле.

– Төш күреп уяндым, әнием. Бу арада әллә нинди төшләр керә.

– Борчылма, балам. Туй көнең җитә бит, шуңа гына ул. Кайгырма, Алсукаем, бар да яхшы булыр. И-и… балам. Син дә үсеп җиттең! Әле кайчан гына кечкенә кыз идең. Гомерләр ничек тиз үтә. Туең да килеп җитте бит!..

Алсу, әнисенең йомшак тавышына сихерләнгәндәй, уйларына чумды. Динар белән танышуны янәдән искә төшерде… Бишенче сыйныфка күрше авылга укырга барды Алсу. Ә Динар алтынчыда  укый иде. Нигәдер бик тиз дуслашып киттеләр. Тәнәфестә, кичәләрдә, мәктәп тормышында алар гел бергә булдылар. Югары класста укыганда, Алсу аңа дус кына түгел, ә гашыйк булуын аңлады. Үзенең хисен, шыпырт кына, дус кызына сөйләде.

Тегесе озак уйлап тормады, бер серне чиште: Динар инде күптән Алсуны күзләп йөргән, тик яратуын гына әйтергә кыюлыгы җитмәгән…

Мәктәпне тәмамлауга, икесе дә бер уку йортына керде. Мәхәббәтләре  бу вакытларда ныгыды гына. Ә җәй көне су буенда Динар аңа тәкъдим ясады… Алсу бик бәхетле иде боларны искә төшергәндә.

Көн артыннан көн узды. Алсуның туй көне дә килеп җитте. Иртән иртүк Динар шалтыратып сөйгәненең  хәлләрен белеште. Кияүнең дә, кәләшнең дә өйләрендә туган – тумача, кунаклар – барысы да ашыга-ашыга бәйрәмгә әзерлек эшләрен башкардылар.Алсуга туй күлмәген кияргә әнисе белән сеңелләре булышты. Алсу күз явын алырлык чибәр иде. Туганнары аңа карап туя алмадылар.

Динар белән Алсу төрле авылларда яшиләр. Кәләшнең авылына килү өчен кияүгә зур күпер аша үтәргә кирәк. Машиналарны әзерләделәр. Кияү ягыннан унбишләп машина. Кузгалыр алдыннан Динар Алсуга шалтыратты. Егет нидер сизгәндәй яратуы, өзелеп сөюе хакында әйтте кызга. Кәләшкә дип әзерләнгән чәчәкләрне алып, Динар һәм аның туганнары юлга, кыз алырга кузгалдылар.

Динарлардан Алсуларга кадәр ярты сәгать чамасы юл. Алсу сөйгәне килеп җиткәнен зур түземсезлек белән көтте. Вакыт үтә торды, ә Динар юк та юк. Алсу борчылып шалтыратырга булды. Ләкин Динарның телефоны җавап бирмәде. Кыз нишләргә белми иде. Әти-әнисе аны тынычландырырга тырыштылар. Бу вакытта Айзирәк Динарның сеңлесенә шалтыратты. Мондый хәбәр көтмәгән Айзирәк ап – ак булды. Калдыранган иреннәре:

–  Күпердә һәлакәт… Динар барган машинага… йөк машинасы бәрелгән… Егетнең хәле авыр… – дигән сүзләрне, үзәк өзгеч тавыш белән, күңел түреннән сөзеп чыгарды.

Алсуны әтисе чак тотып калды. Тиз генә машинага утырып, барысы да күпергә юл тоттылар. Килеп җитүгә, машинадан иң беренче туй күлмәгеннән Алсу атылып чыкты. Коточкыч күренеш алдында тораташтай катып калды ул. Бу күренешкә аның йөрәге ничек чыдагандыр… Машинаның яртысы изелгән, бар җирдә кан… Ә читтәрәк аның сөйгәне Динар – кан эчендә… Алсу, үзен белештермичә, Динарга капланды. Егет исән иде әле. Чак ишетелерлек тавыш белән: “Алсу… яратам …” – диде һәм күзләрен мәңгегә йомды… Ә күпер астында суда, Алсуга  дип әзерләнгән ап-ак чәчәкләр иде…

Икенче көнне Динарны җир куенына салдылар. Кызның күңелендә бушлык… Шулкадәр көткән көне аңа кайгы алып килде. Тормышларын бер-берсенә бәйләр урында, ул сөйгәнен югалтты… Аннан башка яшәү булырмы?! Кайгыдан Алсуның чигә чәчләре агарды. Гүя су өстендәге чәчәкләрнең төсе иңде…

Рушания Закирҗанова,
Актаныш районы Теләкәй мәктәбе укучысы