“ТАБИГАТЬ БАЛАСЫ ИДЕ УЛ”

Габделхәй абый Сабитовның әсәрләрен укыганыгыз бармы? 1960-1965 елларда ул безнең “Ялкын” редакциясендә әдәби бүлек мөдире булып эшләгән. Балалардан, ягъни сездән, матур-матур шигырьләр, хикәяләр килсә, үзе дә балаларча сөенә торган булган. Менә шундый бала күңелле абый булган ул Габделхәй абзагыз. Аның балачагы турындагы хатирәләре белән танышыгыз әле.

Авылга бер эт

Икенче җәйдә мин инде “үскән” малай идем. Йомышка ярый башлады дип тагын да үстерәләр үземне. Шулай юкә чөй кыстырып, күршеләргә коймак табасына, ипи саласы булса, күәс камырына кертәләр.

Кая гына барсам да, Полканым артымнан калмый.

Ул инде корсак белән баштиан гына торган маерык көчек түгел, менә дигән эт малае булып үсте. Аяклары төп-төз, колаклары һәрчак үрә баскан. Йөнтәс койрыгы мин кем дигәндәй кәкрәйтеп сыртка кырын салынган булыр. Гәүдәсе сары, түше, алгы аяклары ап-ак. Йөзенең дә ярты ягы ак, яртысы сары. шуңа күрәдер, ахрысы, ул гел елмаеп, көлеп торган кебек. Авылда берәүдә дә юк андый матур эт. Җитмәсә, чисталыкны бик ярата. Йөнтәс йонына тигәнәк ябыштымы, бөтен мавыккан шөгыльләрен ташлап, теше белән йолкып чистарта башлый. Без су коенганда, ул да калмый. Судан чыккач, бөтен тирә-юньгә тамчылар чәчрәтеп, селкенә-селкенә кагына, аннары, пыр тузып, арлы-бирле чабулап йөри.

Ул шуклыгын-шаянлыгын күрсәгез! Коенып чыксам, киемнәремне кайсын кая ташып яшергән була. Бара башласаң, тагын алып чаба. Җитмәсә, ал аяклары астына кысып, теше белән йолыккалый, авызына кабып пыран-заран китерә, күлмәкнең тетмәсен тетә. Бусы белән әвәрә килеп туйгач, түбәтәйне алып ычкына. Үзе ерак та китми, алдына куя да “Кил, килеп ал, бирәм инде, бирәм” дигән кебек, хәйләкәр генә карап тора. Ә күзләрендә шундый шаян, шундый шук чаткылар, йөзендә шундый вәсвәсәле елмаю! Уйнамас җиреңнән мавыгып китәсең. Җаен китереп, түбәтәйне бер читеннән эләктерсәң, китә тарткалаш. Ап-ак очлы тешләрен күрсәтеп ыр-ыр иткән була, зыр-зыр китереп башын чайкый, аягын терәп тарта. Урталай өзелеп чыкмасын дисәң, үз иркенә калдырырга туры килә.

Кайчак мин, аны кочаклап, чирәм өстенә авам. Анда инде түбәтәй кайгысы онытыла. Ауныйбыз шулай, икебез бер йомгак булып тәгәрибез…

Җырчы Ябалак

Безнең авылдан ерак та түгел чуерташ түшәлгән олы юл уза. Авыл кешеләре аны никтер канау дип йөртәләр.

Әнә шул канау буенда ике яклатып куе үлән үсә. Үлән арасында анда-санда кара-кучкыл булып, учма-учма кукылар кукраеп утыра.

Олырак малайларга ияреп, кайчак яшьтәшем Заһри белән без дә канау буена кукы җыярга менәбез. Кочак тутырып җыеп алгач, чирәм өстенә утырып, бергәләп ашыйбыз. Тирәбездә паыр тузып Полкан белән Ябалак уйнап йөри.

Ябалак дигәнем безнең Кирам җизни эте. Кыска, кәкре тәпиле, йөнтәс йонлы, мәчедән чак кына калкурак эт. Ләкин үсәр әле дип өмет итәсе юк. Нәселе шундый. Үзе җир чеметкән булса да, бөтен авылга таралган даны бар Ябалакның. Ул тирә-якта мәшһүр җырчы. Ә хуҗасы – Кирам җизни – оста гармунчы.

Җизни еш кына кичләрен үзләренең бакча коймасы янына, бүрәнә өстенә чыгып, агач аягын алга сузып утыра да сыздырып гармун уйный. Үзе уйный, үзе моңаеп җырлый:

Сандугач талга төшә,
Талдин тирәккә төшә.
Кайгы-хәсрәт башка төшә,
Баштин йөрәккә төшә.

Менә шунда Ябалак кара борынын күккә чөя дә нечкә тавыш белән сузып-сузып улый, шыңшый башлый. Ләкин “улый” сүзе бу урында һич ятышмый кебек. Җырлый ул, әйтерсең, җыр сүзләрендәге тирән мәгънәне аңлап, хуҗасы кебек үк моңаеп җырлый.

Ләкин башка берәү уйнаса, кыстап-кыстап та җырлатып булмый үзен. Канау буенда утырганда малайлар бик сорап карыйлар.

– Ябалак, әйдә, җырлыйбыз, – ди Заһир. – Әйдә, кушыл.

Ул, гармун тарткандай кыйланып, Кирам җизнигә охшарга тырышып җырлый башлый. Уйлап та бирми Ябалак.

Канаудан сирәк-сирәк кенә машиналар уза. Полкан аларның һәрберсенә өреп каршы чыга, өреп озата. Машина узып киткәч, “Күрдегезме, ничек куркыттым” дигән кебек, бик эшлекле кыяфәттә әйләнеп килә.

Николай Богданов-Бельскийның “Кунаклар” картинасы.

Ипекәй сагындыра…

Уч төбемдә ипи валчыгы.

Карыйм да уйланам.

– Сөтен күп кап, ипиен аз кап, – ди иде апа.

Ашарга утырган саен шул сүзләрне кабатлый иде.

Кытлык ел иде шул. Узган җәй ашлык уңмады. Корылык сәбәпле, игеннәр буынга сикергәнче үк саргаеп киптеләр.

Безнең бик сөтле сыерыбыз бар. Әти-әни, эшкә киткәндә, ишекне тыштан бикләп китәләр. Без йокыда калабыз, тәрәзәдән чыгып йөрибез. Уйнап, карыныбыз ачкач, янә тәрәзәдән керәбез.

Апа минем кулга өрфиядәй юка итеп киселгән ипи телеме тоттыра:

– Ипиен аз кап, сөтен күп кап.

Койма буйларыннан яшь кычыткапн җыябыз. Сөтле кычыткан ашы пешә. Урманга барып, сәрдә яфрагы, балтырган бәбәкләре җыеп кайтабыз. Кичкә сөтле балтырган ашы.

Аннары шома көпшә, кузгалак, җир  бәрәңгесе… Аннары җиләк-җимешкә барып тоташа.

Юк, үләргә юл куймый үз баласына рәхимле Табигать-ана.

Тик ипекәй юксындыра. Алдыңда яңа сауган куе сөт булса да, өздереп сагындыра арыш ипеие.

Бәхеткә каршы, ул көздә иген каерылып уңды. Узган елгы бурычларымны да кайтарам дигәндәй, арышын да, бодаен да.

…Әни яңа уңыш оныннан ипи салды. Әти тегермән ташыдай дәү җылы ипине, күкрәгенә терәп, каерып кисте, тәлинкәгә өеп алдыбызга куйды. Аша, хушлан, рәхәтлән. Быелгы җәйдә беренче кат апа минем теңкәгә тиеп беткән теге сүзләрен кабатламады. Ул бер тәлинкәдәге ипигә, бер әтигә карап-карап алды да өстәлгә коелган ипи валчыкларын учына сыпырып авызына капты.

Алтын балык

Без – биш-алты яшьләрдәге бер төркем малай – тегермән артында үрдәк оясы белән балык сөзәбез. Текә кызыл ярлар арасыннан боргаланып инеш ага. Яр астыннан саркып кына чишмә бәреп чыга. Чишмә чыккан урында суга туенган соры ком шома ефәк тарттырып куйган кебек тип-тигез. Кулың белән казып чокыр ясасаң, аңа шунда ук сап-салкын су мөлдерәп тула. Тоткан балыкларыбызны шунда сала барабыз. Табыш чираттан. Бер салганда эләккәне миңа булса, аннары Заһрига, Таһирга, аннары башкага. Үрдәк оясы кем кулына керә – өлешеңә тигән көмешең…

Бу юлы чират минеке.

Тирәнрәк урынга тиз тиңетен керәм дә үрдәк оясын, агымга каршы куеп, суга батырам. Малайлар, унбиш-егерме адым түбәнрәк китеп, шапыр-шопыр балык куа.

Йөрәгем дөп-дөп тибә.

Ни көтәм?

Дәү балык, алтын балык көтәм. Һәм хәйран тамаша!

Теләгем кабул булды. Өлешемә көмеш түгел, алтын чыкты. Әнә ул үрдәк оясы төбендә ду килеп сикерә, бәргәләнә. Саргылт тәңкәләре кояш нурында балкып-балкып китә.

Ярга чыктым. Малайларның күзе шар булды, телләре тотлыкты.

– Ә-әпләй! Бар икән бәхетең! – диләр.

Шулай булмый ни! Моңа кадәр бу инештә булганы да юк иде мондый дәү балыкның. Кайтырмын өйгә, ушын алырмын әнинең.

Мин артык дулкынланудан калтыранган кулларым белән балыкны үрдәк оясыннан тотып алдым. Тыпырдый, боргалана, ычкынып качмак була. Юк инде бер килеп капкач!

Мин аны, үги ана яфрагына төреп, кепкама салдым да башыма киеп куйдым.

– Тукта, тагын бер генә күрсәт инде! – ди Хәниф.

Күрсәттем. Озак та үтмәде, тагын килеп җиткән.

– Кая, һаман тереме әле?

– Тере булмаска, ул сиңа маерык ташбаш түгел лә, – дим. Кепкамны батырыбрак киям дә башкалар белән бергә балык куарга китәм. Тез тиңетен инешкә керүем булды, артымнан килеп, кемдер кепкамны күтәрде:

– Кая, әллә кайчан үлгәндер инде.

Шуны гына көткән икән дәү балгым, алтын балыгым. Суга чупылдап төште дә вәссәлам! Койрыгын да болгамады.

Николай Богданов-Бельскийның “Малайлар балыкта” картинасы.


Кенәриләр, розарий һәм динозаврлар

Хайваннарны, кош-кортларны бик ярата иде Габделхәй абыегыз. Табигать баласы иде ул, табигать турында бик матур итеп яза да белә иде. Тоя иде табигатьне. Аның урманы да, елгалары да, болын-тугайлары да тере, үз тормышы белән яши. Ә хәтерлисезме, аның динозаврлар турындагы хикәятләрен?!

Безнең өйдә күп еллар буена кенәриләр яшәде. Аларның сайраулары! Аквариумда балыклар асрадык, аларны бик яхшылап тәрбияли иде Габделхәй абыегыз. Бакчаны бик яратты. Васильево бистәсендә бакчабыз бар иде, менә шуны гөлбакча итеп тотты. Узып баручылар сокланып карап китәләр иде. Бакчаның бер почмагында розарий хәстәрләде – шунда роза чәчәкләре үсеп утыра иде. Кедр агачы үстерде. Җир кардан арчылуга, беренче гөлләр шытып чыга һәм чәчәккә бөреләнә иде ул бакчада.

“Ялкын” журналында да бик яратып эшләп йөрде. Балалардан образлы итеп язылган матур әсәрләр килсә, үзе язганнан да бигрәк куана иде. Өйгә кайткач, балаларның шигырьләрен яттан сөйләп йөргәнен еш хәтерлим: “Менә бит, ничек оста язган бит!” – дип тел шартлата үзе тагын.

Габделхәй абыйның тормыш иптәше Фәтхия Сабитова истәлекләреннән.


Кыскача белешмә

Габделхәй Сабитов 1931 елның 28 июнендә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туган. 1949 елда Күзкәй урта мәктәбен тәмамлауга ук, унсигез яшеннән төрле авыл мәктәпләрендә укыта башлый. Беренче шигырьләре Минзәлә район газетасы “Ленин байрагы” битләрендә басыла. 1956 елда М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институтына укырга керә. 1960 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, укуны ташлап, Казанга кайта.

1960-1965 елларда Габделхәй Сабитов Казан телевидение студиясендә әдәби-драматик тапшырулар буенча өлкән редактор, аннан республика балалар журналы “Ялкын” редакциясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли. 1965 елда “Чаян” журналына күчә, анда башта фельетончы, соңыннан, 1968-1970 еллар арасында журналның җаваплы сәркатибе вазифасын башкара. 1970 елдан бары әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Габделхәй Сабитов 1995 елның 29 октябрендә Казанда вафат була. Аны туган авылында күмәләр.