“ҖИҢГӘЧИ” ЛЮЦИЯ ӘБЛИЕВА /хикәя/

Фото: pixabay.com

“Абыең өйләнә икән, булачак җиңгәчиең кем булып эшли?” Әнүзә сабакташ кызының соравын ишетмәмешкә салышты. “Үзенең җиңгәчисе табибә булгач, рәхәт”. Сәбилә тагын шул ук сорауны кабатлагач, белмим дияргә мәҗбүр булды. Үзе ялганыннан кызарып китүен тоеп, куллары белән бит очларын каплады. “Тегүче”, – дип әйтергә теле никтер әйләнми шул. Абыйсын да әйтер идем инде, югары белемле инженер башы белән, тегүчегә өйләнмәсә! Ә Сәбиләнең җиңгәчисе белән чынлап та мактанырлык. Торганы белән курчак инде, олылар әйтмешли. Каладан кайтканда авыл тәрәзәдән карап, каршы алып, киткәндә тәрәзәдән карап, озатып кала. Сәбилә җиңгәчисе турында сөйләүдән бер ләззәт ала. Имеш, күптән түгел генә күршеләре Фатыйма апаның авырткан башын ниндидер яхшы дару биреп туктаткан. Әниләренең кан басымы күтәрелеп киткәч, укол салып, төшергән. Сәбиләгә фәлән әйбер алып кайткан да, төгән әйбер бүләк иткән. Ну, шул булачак җиңгәчисен! Кечкенә чагында курчакларга барыбыз да күлмәкләр тегәбез, шуңа карап тегүче булырга дигәнме? Тегүче дә булган икән һөнәр.

Ниһаятъ, май бәйрәмнәрендә Әнүзәләргә күрше районнан килен төште. Туй киемнәрен салгач, Әнүзәгә ул бөтенләй ошамады. Чәчләре салам кебек сап-сары, җитмәсә, үзе сипкелле. “Гүзәл исеме җисеменә туры килмәгән… халатыннан башка”. Халаты, чынлап та бик матур, үзенә килешле фасон белән тегелгән иде. Җиңгәчисе Әнүзәнең текәлеп карап торганын сизеп: “Телисеңме, сиңа тагын да матуррак итеп тегеп бирәм”, – диде. Әнүзә кырт итеп: “Юк”, – диде дә, бәләкәй якка ук чыгып китте.

“Һөнәрле утта янмый, суда батмый”, диләр. Җиңгәчисе дә туйлар узып, атна-ун көн дигәндә, авылдагы ательега эшкә чыкты. Озакламый җәйге каникуллар башланды. Әнүзә унбиш көнгә калага кунакка китеп барды. Кайтуына аны өр-яңа тегелгән күлмәк белән халат көтеп тора иде. Бик ошатты, әлбәттә, Әнүзә аларны. Шундый матур фасоннарны уйлап табырга никадәр фантазия, осталык кирәк! Җиңгәчисен кочаклап алганын да сизми калды.

Тегүче киленне авыл халкы да бик ошатты. Күлмәк кенә түгел, куртка, пәлтә дә теккәнен белгәч, сөенеп бетә алмадылар. “Менә бит, әллә кая барып йөрисе түгел, үзебездә”, – диештеләр. Җылы, уңай мөгалләмәсе белән дә, күңелләрен яулагандыр ул аларның, бәлки? “Күңел өчен бер җылы сүз җитә”, дип юкка әйтми халык. Бигрәк гүзәл, ягымлы ич, аның Гүзәл җиңгәчисе.

Тик бөтен эшне һаман шул Сәбилә бозгалый. Әнә беркөнне, яңа уку елы башлангач, аның үзенчәлекле итеп тегелгән ак алъяпкычына карап: “Җиңгәчинең эше авыр, тегүче булса, рәхәтләнеп тегеп кенә утырыр иде, баш эшләтәсе түгел”, – дип, кәефен төшерде. Чынлыкта исә, көнләшүе йөзенә чыккан иде. Әнүзә белә, әгәр Сәбиләнең шундый алъяпкыч тектерергә теләге булса, җиңгәчисе аның үтенечен бервакытта да кире какмаячак.

Озакламый колхоз абыйларына аерым фатир бирде. Күченер көн килеп җиткәч, Әнүзәгә бик-бик кыен булды. Җиңгәчисе үзен яраттырып өлгергән икән бит! Ярый әле күрше урамда гына яшәячәкләр. Шулай булса да, барыбер моңсу.

Бүген Әнүзә дәрестән соң аларга ярдәмләшергә килде. Тартмаларга тутырылган китапларны шкафка урнаштырганда, экономика фәне буенча китапларның күп булуы аның игътибарын җәлеп итте. Абыйсыннан: “Болар кемнеке? – дип сорады. “Гүзәлнекеләр. Читтән торып экономистлыкка укыды бит ул, яңа елдан соң диплом якларга китәчәк”, – дип җавап бирде абыйсы. “Ничек? Җиңгәчисе – экономист? Юк, юк, кирәкми! Аның кебек үз һөнәренең остасы буламыни! Тегү серләрен үзләштерү бөтен кешенең дә кулыннан килми ул. Ә үзен халык ничек ярата?!”

Бу минутларда фатирларын өр-яңадан “киендереп”, үзгә бер ямь булдырып йөргән җиңгәчәсе Әнүзәнең бер елдан һөнәри училищега тегүчелеккә укырга керәсен күз алдына да китереп карамый иде әле.

Люция Әблиева