БАКАЛАР ЯР БУЕНДА ТӘГӘРӘШЕП ЯТАЛАР…

Рәсем авторлары: Ансар Галеев, Ранэля Мөгәллимова, Биектау районы, Коркачык мәктәбе. Җитәкчеләре: Земфира Галеева.

Бака егетен никадәр хөрмәтләсәм дә, куеныма тыга алмый идем бит. Куенга эләккәч, ул кыбырҗы җан тагын нишләмәс? Аннан сикереп чыгып, кешеләрне һуштан яздырмасмы? Кулдан ычкынып, базар буйлап шаярып йөрсә дә, карап торудан гайрә берни эшли алмыйсың.

Көндәлек тормышыбызда һәрчак яхшы кәеф, бер дигән кәеф белән яшәүче бакалар җир шарының барлык почмакларында да бар. Алар башкаруында берсеннән-берсе матур «ария»ләрен, Төньяк боз океаныннан алып, Арктактидага кадәр ишетергә була. Ләкин бу киңлекләрдә «ария»ләрен башкаручыларга итәкләрен җәеп йөрсәләр дә таман гына туры килә. Акула-кашалотларны әйткән дә юк, бакака түшкәләрен, үтеп барышлай гына үзебезнең җәеннәр, чуртаннар да, башы-аяклары белән кабып йоталар.

Тереклекнең бу төре, Татарстаныбызда киң таралган. Алар белән очрашмаган, кулы белән тотып карамаган, бала-чагаларыбыз да юктыр. Базга төшсәң, ташка сыланып алар яталар. Ишек алды-мазар себерим дисәң, себеркең чыбыгына алар ябыша. «Себермә, кума безне йортыбыздан!» дип ябышуларыдыр инде. Алар кешеләрне яратучылар. Ирек куйсаң, алдыңа менеп утырырга, куеныңа ияреп җылынырга да күп сорамыйлар.

Татарстанда гына Җир бакасы, Көрәк аяк, Яшел бака, Сасы гөберле бака, Күл бакасы, Буа бакасы, Очлы башлы бака, Урман бакасы, Баз-бәрәңге бакалары бар. Аларны шулай дип атап йөртәләр. Чөнки һәркайсының кешелек җәмгыятенә , нәни генә булса да, үз файдалары бара! Бакалар барысы да диярлек, зарарлы бөҗәкләр. Май коңгызлары, умырткасыз сөйрәлүчеләр, күбәләкләр, гусеница-пауклар, кырыкаяклар белән тукланалар. Галим В.А. Ушаков Идел-Кама заповеднигының Саралово участогында, Җир бакасы – Көрәкаяк аш казанында яшь кәлтә еланны да таба.

Бакакалар арасында ашый торган төрләре дә бар. Алар белән иртәнге, кичке ашларын төрләндерүчеләр, бака яратучылар да күп. Мин бер чорда Белоруссиягә командировкага барып чыккач, әйләнә-тирәсе гел сазлык булган бер авылда, авызыннан бакалар белән тутырып куйган агач мичкәләргә юлыктым. Франциянең Париж рестораннарында һәм тагын кайсы илдәдер симез бака ботлары делекатес ризык санала икән.

Хәзерләүчедән, шаярып кына:

– Бу бакалар сазлыгында бераз калдылармы соң? – дип сорагач,

– Полно! – булды аның җавабы. – Бу инде Французларга җибәрергә хәзерләнгән өченче партия. Парижга эләккәч, бу бакакакларны аерым жабаларда кыздырырга салганчы бассейннарга җибәреп, ашатып, юып, симертеп тә алалар бугай. Без ул кадәр нечкәлекләрен белеп тә бетермибездер. Без заготовщиклар. Безгә заказ бирелгән. Безнең эш, чиста, иссез мичкәләр табу, бакакалар белән тутыру. Калганы, французларның эше. Җибәргән бакакаларыбызны табада кыздырып мы, чүлмәктә пешереп ашыйлармы, аларның эше. Әлеге, йөзен кара сакал баскан агай, аяк астына лач! итеп төкереп куйды.

Мин үзем дә бу музыкаль бака халкын бик хөрмәт итәм, яратам. Әлегә әле, табада кыздырып ашамасам да. Ләкин соңгы вакытларда, тик мажор, күңелле җырлар җырлый торган бакакалар ыруын да, зур тетрәнүләр, хәүф-казалар көтә. Соңгы өч-дүрт елларда, язлар башында, җәй урталарында, ярсып-ярсып бакалар бакылдавын ишеткәнегез бармы? Дөресрәге, юктыр. Чөнки соңгы елларда хуҗалыкларда пестицидларны чамасыз куллана башладылар төсле. Бу чорлар бакака дусларыбызның нәкъ менә уылдык чәчкән вакытларына туры килә бугай. Тереклекнең бу төр вәкилләре уылдыклар чәчеп үрчиләр. Игеннәрне агулаганда пестицидларның күпмедер өлеше иңешләргә, сулыкларга агып төшәдер. Агу, һәр җирдә, уылдыкларны да кырадыр. Соңгы елларда инешләр, буалар, күлләр ярына килсәк, анда тып-тын. Бака бакылдавы түгел, су өстендә маймычлар да йөзми, балык та уйнамый. Күлләр, буалар өстеннән ялгызбаш чайкалар гына очып киткәли. Бакаларыбызның тормышны сөюле, мажор тавышларын, бик юксынган чакта радиодан, граммафон тәлинкәләреннән яңгыратыр көнгә калмыйбызмы?

Тагын бер аеруча кисәтүле симптом. Кемнәр матур сабый вакытын хәтерләми дә, җәй көннәрендә җылы яңгырлар явып киткәннән соң, җир өсте бакакалар белән тулуын исенә төшермидер. Шап итеп атлый дисәң, атларга җыенган җиреннән шап итеп сикереп бака малае чыгарые. Хәтта сискәнеп китәсең. Хәзер юк бит андый хәл. Яңгыр атналар буе койганда да бакакалар күренми. Табигатебезнең бозыла баруына конкрет симптом.

Һәр чат саен, төкерек чәчеп, бер-беребезгә, туган як табигатебезне, күз карасы кебек саклау кирәге турында сөйлибез. Карарлар чыгарабыз. Җыелышлар җыябыз. Ә пычагым да берни эшләмибез. Ә табигатебез күпмегә түзәр?

Альберт Ашыт

ТАГЫН УКЫРГА:

“СӨТКӘ ТӨШКӘН БАКА” /хикәя/