“СӨТКӘ ТӨШКӘН БАКА” /хикәя/

Рәсем авторлары: Ансар Галеев, Ранэля Мөгәллимова, Биектау районы, Коркачык мәктәбе. Җитәкчеләре: Земфира Галеева.

Малай чактарак, без авылыбызның кече буасына гөберле бакаларны бомбага тотарга йөри идек. Янәсе, аларны тупка тотып куабыз. Бакаларның кайберләре колакчыклы бүректән болай зурлар. Алар, гәдәттә, әниләребезнең кер чайкый торган басмаларга кояшта кызынырга чыгып утыралар. Кайберләренең килеп маңгайларына чиертсәң дә уйлап та бирмиләр. Без, малайлар, кесәләребезгә чуер ташлар җыеп, шул бакаларны бомбага тотабыз. Әйтәм бит: исләре бик китә. Бомбага тотып, җилкәләренә таш белән эләккәндә дә, бер метрлар биеклектәге басмадан чүлт-чүлт итеп суга сикерәләр дә шунда ук өскә калкып:

– Менә тидерә алмадыгыз! Ха-ха-ха! – дип, каршы як ярга йөзәләр. Ә бака тавышыннан хет колагыңны томала. Боларына, теге як ярдагылары кушыла. Ба-ка-ка! Ба-ка-ка! – дигән тавыш бөтен су буен баса. Тыныч имин тормышка гимн бит бу!

Соңрак кына белдек: бакалар туган як табигатьнең бик кирәкле, хөрмәткә лаек затлар икән. Аларның кирәкле җаннар булуын, мин менә ниндиерәк шартларда белештем. Малайлыктан чыгып, яшьләр, егетләр арасына керәсе килгән чаклар. Моның өчен безнең авылда башыңнан озак еллар төшермәү аркасында, таушалган, майга-тиргә каткан кәләпүшеңне ташлап, Казан егетләре төсле козыреклы кепкалар кияргә кирәк. Шундый кепкалар, фуражкалар кимәсәң, син егет түгел. Өлкәнрәк егетләр араларына да кертмиләр. Алып кияр идең дә, авыл кибетләрендә юк. Әниләрдән сорыйбыз да:

– Улым, шырпы белән ипи алырга да акчабыз юк чак. Юк белән башыңны катырма. Ефәк мулинәйдән үзем бәйләп биргән кәләпүшең дә, бердигән, – дип кенә куялар. Бик сорый торгач, моннан соң бар сүзеңне дә тыңлар идем, дип ышандыргач, әни миңа:

– Улым, ике чиләк сөт савып кулыңа тоттырам. Шуны Казанның Иске Каравай базарына барасың да, маржалар белән чиратка басып, сатасың. Җыйган акчаңа, беренче кибеткә үк кереп, үзең теләгән фураҗканы алып киясең. Килештекме? Ләкин башта тиз генә бозга төшеп, дүрт-биш баз бакасы тотып мен.

– Анысы нигә тагын? – дим.

– Бу эсседә синең ике чиләк сөтең, капкадан чыкканчы ук әчеп чыга. Улым, бу юлы бакаларның эрерәкләрен сайла. Аларны юып, чиләкләргә суыткыч урынына салабыз. Икешәрне салсак, чиләктәге сөтләреңне бер тәүлек буена, баздан гына алган төсле тотарлар.

– Ничек инде чиләктәге сөткә бака? – димәкче идем дә, «Һәй, мин эчәсе сөт түгел бит әле!» дип килештем. Козыреклы кепка киясе килә бит.

– Улым, бер дә җирәнмә! Синнән-миннән ару җаннар бит алар, бакалар. Менә кара: тәһарәткә дип, җылыткан суымда юып салам мин аларны, – ди әни.

Бик тырыш кеше дә инде безнең әни. Ике чиләккә дә юган бака егетләрен тондырып, авызларын марля белән бәйләп тоттырды. Марш Казанга!

Юлда очраган беренче йөк машинасының әрҗәсенә утырып, Казанга Иске Каравай базарына сыптырдым. Каравайга җитәрәк, йөк машинасын юлда туктатып, чиләктән бакаларны кашык белән алып, шунда, юл кырыендагы гына сазлыкка, камышлыкка җибәрдем.

– Җанашларым! – дидем. – Сезне эссе ком чүленә ташлап китүем түгел. Ә чат камыш сазлыкка җибәрәм. Бәлки монда үзләрегезгә тиң кардәшләрегезне дә табарсыз. Һәрхәлдә, миңа рәнҗеп калмагыз. Исән-сау булыгыз, дип саубуллаштым алар белән.

Иске Каравай базарына килеп җитү белән, хатын-кызларның укмашканрак җирен сайлап, рәткә бастым. Чиләгемнең берсен ачып, бер дә тартынып нитеп тормый сәүдә җәелдердем. Сөтемне тимер кружка белән сата дабашладым. Башларына модалы эшләпәләр кигән, билләрен клеенка каешлар белән буган, биек үкчәле, кып-кызыл иренле матур апайлар сөтемне мактый мактый, сыпырып кына алалар. Тиеннәрен дә шунда иске кәләпүшем өстенә генә сибәләр. Анысына да күңел сөенеп тора. Болай булгач, мин козыреклы кепканы алам да алам!

Ул арада беренче чиләктәге сөтем бетеп китте. Чиратка баскан матур апалар «Бетте дә мени?» – диләр.

– Зинһар, тарала күрмәгез! Юк, юк, бетмәде әле, – дип баш селким. Сак белән икенче чиләгемнең дә өстен ачтым. Ачып җибәрсәм, бер зур гына бака егете дүрт аягын дүрт якка колач җәеп йөзеп маташа. Сөтнең әллә куелыгыннан, әллә сәгать ярымнар машинада килеп, бака егете әллә аңгырайган, әллә миңгерәүләнгән. Аның күзләрен дә, майлы элпә баскан. Базар алдыннан туктаганда, мин аны ничек күрмәдем икән? Әллә чиләктә төптәрәк яткан чагы булдымы икән? Вәт тамаша. Хәзер нишләргә инде? Без алай, бер дә юктан югалып кала торган малайлардан да түгел.

Чиратта торган матур маржаларны корт чактымыни. Алар кайберләре йөрәкләрен тотып, кайберләре укшый-укшый, мине сүгәргә керештеләр. Мин аларга нәрсә аңлатыйм? Бер егермеләп кешегә читкәрәк күчтем. Дөрес эшләгәнмен! Икенче чиләк сөтемне дә сыпырып алып бетерделәр. Чиләгем төбендә калган бакакай егетен дә «Син, брат, мине ыстырам хәлгә калдыра яздың», – дип, сап-салкын корсагыннан хөрмәт белән сыпыргалап, бер биек койма янында, куе кычыткан төбенә җибәрдем.

Альберт Ашыт


АЛЬБЕРТ АШЫТ

Язучы-прозаик һәм журналист Альберт Бари улы Хәсәнов (әдәби тәхәллүсе – Альберт Ашыт) 1937 елның 1 декабрендә Татарстанның элекке Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туа. 1956-1961 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Институтны тәмамлагач, 1961–1969 елларда Лениногорск шәһәрендә «Ильич васыятьләре» редакциясендә – әдәби хезмәткәр, аннары шәһәр телестудиясендә һәм радиостудиясендә соңгы хәбәрләр бүлеге редакторы булып эшли. Шул елларда көндәлек матбугатта аның туган як табигатенә һәм төбәк кешеләренә багышланган беренче хикәяләре, очерк язмалары басыла башлый, 1966 һәм 1967 елларда табигать һәм җәнлекләр турындагы хикәяләре тупланган «Озын аяк» һәм «Таң йолдызы» исемле ике китабы дөнья күрә. 1969-1976 еллар аралыгында нефтьчеләр тормышы турында «Байрак тапшыру», «Фәндәм фонды» кебек документаль повестьларын иҗат итә, «Бер сафта», «Юллар үргә илтә» дигән очерк җыентыкларын бастырып чыгара.

Альберт Ашыт – ике дистәдән артык басма китап авторы. Аларның күпчелеге язучы иҗатының төп юнәлешен тәшкил иткән иң актуаль темага – табигатьне саклауга багышланган.