АЧЫЛМАГАН СЕР /хикәя/

Ләйлә мәктәптән кайтып керде дә, күзләреннән  тыелгысыз булып аккан күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, бүлмәсенә узды. Йокы бүлмәсеннән әнисенең  тавышы ишетелде:

– Бүген дәресең озаграк булды ахрысы, көтә-көтә арып беттем.

– Иртәгә имтихан бит, әнием, шуңа күбрәк шөгыльләндек, – дип алдады әнисен Ләйлә.

Алдаганны, елаганны сизәр дип куркып, әнисенең күзенә карарга читенсенде, бүлмәсеннән торып кына җавап бирде.

Әнисе Ләйләнең үз янына керүен көтте. Гадәттә, Ләйлә, кояш кебек елмаеп кайтып керә дә, көндәлеген, дәфтәрләрен әнисенең алдына җәеп сала. Чип-чиста, тигез хәрефләр белән язылган күнегүле дәфтәрләрдәге «биш»леләрне күреп әнисе бик сөенә. Ул арада Ләйлә бәйнә-бәйнә мәктәп хәлләрен сөйли башлый. Тик бүген Ләйлә әнисе янына керергә ашыкмады. Ана күңелен алдап була димени?

– Кызым, авырмыйсыңдыр бит? – диде ул.

– Юк, әнием, бик арыдым. Шул гына, – дип җавап бирде дә, үз уйларына батты.

Дәресләрдән соң 11А үзләренең сыйныф бүлмәсенә җыелды. Узган атнада алар чыгарылыш альбомы ясату турында сөйләшкәннәр иде. Бөтен әти-әниләр дә бертавыштан «Шундый истәлекле әйбергә акча җәлләп торасы юк. Ясатабыз альбом!» – дигәч, бүгенгә акча алып килергә сөйләштеләр. Ләйлә өчен альбомга дигән акча зур сумма иде. Ике мең ярым сум!

Ләйләләрнең айлык кереме – әнисенең инвалидлык буенча ала торган пенсия акчасы гына. Әтиләре юк. Дөресрәге, бар ул, ләкин Ләйлә кечкенә вакытта ук гаиләне ташлап киткән. Әнисе Ләйләне ялгызы үстерә. Әбисе белән бабасы исән вакытта бераз булыша иделәр. Аларның вафатына да инде 3 ел үтте. Шулай итеп, бөтен авырлык – Ләйләнең әнисе җилкәсендә.

Бәхетенә, Римма апа яшь чакта тегүче һөнәре үзләштергән булган. Инвалидлык алып, эшсез калгач, әнисе тегү эшенә кереште. Оста тегүченең өеннән халык та өзелми. Тәрәзә пәрдәләре тегү дисеңме, чалбар балагы кыскартумы, күлмәк-итәкләр – барысын да булдыра. Эше өчен акчаны сорап алмый, кешеләр үзләре белеп бирә. Пенсия янына шул акчаларны кушкач, ашау-эчүгә дә, кызына кием-салымга да, үзенә дарулар алырга да җитә. Тик соңга арада кан басымы югары күтәрелә башлады, дарулар да ярдәм итми. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, аяклары да сызлый башлады. Шуңа күрә тегү эше белән сирәк шөгыльләнә Римма апа.

Кичә чыгарылыш альбомына дигән акчаны «кара көнгә» дигән урыннан алды. Конверт хәзер – буш. Ләйләгә биргәндә, «Кызым, югалта күрмә, мәктәпкә килү белән укытучы апаңа тапшыр», – дип кулына тоттырды. Ләкин укытучының баласы авырып киткәнлектән, мәктәпкә ул көннең икенче яртысында гына килде. Исемлек буенча акча тапшыра башладылар. Ләйлә, акчасын алырга теләп, сумкасының яшерен кесәсен ачты. Нәрсәгәдер аптырап, кисәк кулын тартып алды. Ашыгып, кабаланып тагын кесәне карады. Ләкин күпме генә эзләсә дә акча куйган урында юк иде. Бәлки башка урынга куйганмындыр дип, сумкасын кат-кат актарды. Тәҗрибәле укытучы эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенде, укучыларны урыннарына утыртты. Ләйләдән җентекләп һәрнәрсәне исенә төшертте.

Сыйныф җитәкчесе Римма апа белән Ләйләнең гаилә хәле турында яхшы белә. Аларның очын-очка ялгап яшәүләре турында да хәбәрдар. Ләйләнең акчасы югалу аны бик тетрәндерде. Беренчедән, укучылары арасында карак булуы өчен борчылды. Икенчедән, Ләйлә хәзер нишли инде, дип борчылды. «Бәлки, берәр нәрсә уйлап табарбыз», – дип кенә юатты.

***

Бер-бер артлы икенче, өченче, дүртенче көн дә үтеп китте. Тик акча табылмады.

Беркөнне дәресләрдән соң сыйныф җитәкчесе Ләйләне берничә минутка гына үзе янына кереп чыгарга чакырды. Каршысында кулына конверт тоткан Гүзәлне күреп Ләйлә аптырап калды. Гүзәл конвертны Ләйләгә сузды. Конверттагы акчаларны күреп Ләйлә сискәнеп китте. Юк! Моның булуы мөмкин түгел! Гүзәлме? Гүзәл бервакытта да рөхсәтсез кеше әйберенә тия торган кыз түгел! Гүзәл Ләйләнең йөзендәге үзгәрешне сизеп алды.

– Ләйлә, мин синең өчен альбомга акча тапшырырга телим. Әни шулай кушты, – диде. – Безнең әниләр – сыйныфташлар. Римма апа әнигә «Мәктәп гүзәле» конкурсы өчен күлмәк тегеп биргән. «Шәһәр гүзәле» бәйгесендә киемнәр тегеп биргән. Беркемдә дә булмаган андый матур күлмәкләр. Шуңа күрә әни, ике дә уйлап тормады, акча бирде.

Ләйлә, оялып кына булса да акчаны алды да укытучыга тапшырды. Тик акчаны кем алган икән дип уйланудан туктамады.

***

Берничә көн узгач, сыйныфта бөтен кешене шаккаттырырлык хәл булды. Маратның бик шәп яңа телефоны барлыкка килде. Шул көннән башлап  укучылар Мараттан читләшә башлады. Кайберәүләр аны караклыкта гаепләде. Шикләнмәслек тә түгел шул. Маратның да әтисе юк, әнисе ике эштә эшләсә дә, очын-очка гына ялгап яшиләр. Марат уку киемнәрен дә башкалар кебек  ел саен яңартып тормый. Саклап кына икешәр ел кия. Һәм менә гаҗәп хәл: Марат яңа телефонлы булган. Ләкин сыйныф җитәкчесе Маратның карак булуына ышанмады. Җаен туры китереп әнисе белән сөйләшеп алды.

– Кәүсәрия Рөстәмовна, Маратка яңа телефон алгансыз икән, мин моңа бик шат. Ләкин соңгы арада дәресләренә җиңелрәк карый башлады. Алда имтиханнар булуын онытмасын иде.

– Каникул вакытында, автомойкада эшләде ул. Үзе эшләгән акчага телефон да алды, – диде. – Авылыклардан курыкмый ул. Ә дәресләргә әзерләнү турында сөйләшермен Марат белән, – дип тынычландырды сыйныф җитәкчесен.

Укытучының җилкәсеннән тау төшкәндәй булды. Тик җеп очы һаман сүтелмәде.

***

Гел бишлеләрдән генә торган аттестатны алгач, Ләйләнең башы күккә тиде. Аттестатын тагын бер ачып карады да, эскәмиягә куеп сыйныфташлары белән күгәрченнәр очыртырга ашыкты. Мәктәп яны шау-гөр килгән тавышлардан яңгырап торды. Укучылар иң изге теләкләрен теләп күгәрченнәрне очырдылар.

Аттестат битләрен җил актарды, аттестат эченнә кыстырылган ак кәгазьне, кеше күрмәсен, дигәндәй бөтерә-бөтерә әллә кая очыртып алып китте. Менә дүрткә бөкләнгән кәгазь инде күзгә дә күренми башлады. Әгәр кәгазь кемнеңдер кулына керсә, ул кеше анда язылган сүзләрне укып аптырашта калыр иде: «Булдыра алсаң, гафу ит, Ләйлә! Көнләшүдән нишләргә белмәдем. Шуңа акчаңны мин алган идем. Гаебемне таныйм, беренче стипендиядән акчаңны ничек тә булса кире кайтарырмын». Хатны язучы кеше имзасын куюны кирәк дип санамаган. Әгәр бу язуны Ләйлә укыган булса, энҗе кебек тезеп язылган юлларның хуҗасын шунда ук таныр һәм дусты Айгөлгә бик рәнҗер иде. Бу дөньяда бер генә эш тә очраклы гына эшләнми. Димәк, ул хатның юкка чыгуы бик урынлы. Ләйләнең изгелек белән тулы йөрәген көнчелек утлары авырттыруын кирәк тапмаган.

Ләйсән Салдаева,
Минзәлә шәһәре беренче санлы урта мәктәбе укучысы