Килер көн: милләтем һәм телем берләшер! – Ләйсән Фәтхетдинова

Ләйсән Фәтхетдинова (Солтанова) – язучы, журналист, 2012 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ләйсән Фәтхетдинова 1990 елның 12нче сентябрендә Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Шигърият дөньясы белән танышуда якыннарының роле зур булган. «Әле мәктәпкә кергәнче үк, әбием шигъри формада табышмаклар әйтеп бара, мин аларны язып-ясап, китапчык итеп эшли идем. Ничектер шушы мизгел хәтеремдә нык уелып калган. Мөгаен, ритм-рифма дөньясы белән кызыксынуым шуннан башлангандыр да», – ди ул.

Мәктәп елларыннан әдәбиятка, шигърияткә гашыйк Ләйсәннең иҗат җимешләре «Авыл офыклары», «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау» газеталары, «Ялкын» һәм «Идел» журналларында да басылып торган.


Туган телем-2

Явыз Иван илең яулап алган,

Халкың сатты бүген телеңне.

Әлифбага һәйкәл кую белән

Каршылыйсың бүген үлемне.

 

Бүген синең туган көнең түгел,

Туган телем, газиз туган телем,

Озын гомер, бәхет түгел сиңа,

Бары бер көн ирек, хокук телим!

 

Безнең буын синең моңың белән,

Бишек җырларыңда үсте, телем!

Бар дөньяга юл ачарлык идең,

Көчле идең, киң колачлы идең…

Әмма бүген…

 

…Төрки дөнья килер кырыгыңа,

Куенында булыр лалә гөле.

Бүген бездә Сабантуе түгел,

Туган телем, газиз татар теле!..

 

Хәрабәләр, кабер ташларында

Сакланырсың, комга әйләнгәнче.

Хәтерендә озак саклар әле,

Татар телем, сине

Вакыт тәгәрмәче.

 

Туган тел дә түгел, әлифба да,

Киләчәгем бүген таптала.

Каны белән халык яулап алган,

Көрәш белән талап алган хокук,

Ил тарихы бүген югала.

 

Туган телем, мескен туган телем,

Үз халкыңа син кирәксез бүген!

Ятим бала бүген, сукбай Апуш,

Печән базарында – кем ала?!


***

Аллаh бөек,

Аллаһ мәңгелек.

Һәркайда, һәркайчан.

Һәр тәүлек!

Яныңда, аңыңда.

Туачак һәм узган таңыңда.

Акылның абсолют хаклыгы,

Фактлыгы.

Сүзләрнең дә көче җитмәс,

Бөеклек,

Биеклек,

Мәңге бетмәс.

Җаннарның бердәнбер өмете,

Авторитеты…

Аның ихтыяҗы юк ла

Безнең искә алуга.

Тик кешеләр генә курка

Берьялгызы калудан.

Сөйләп сүзләр җитмәс түгел,

Сүзләр бетмәс, мөгаен.

Бернигә дә ышаныч юк –

Аллаһка таянып кына

Яшәп була, тәгаен.


***

Кайчан да җиңелеп була,

Ә син җигелеп кара!

Тормышыңны учка кысып,

Адашуыңнан курыкмый,

Юл яса бара-бара.

 

Төшенкелеккә бирелеп,

Бирешергә бик җиңел.

Ләкин синең җиңүең дә

Һичкемгә кирәк түгел.

 

Куркуларга урын бар да,

Вакыты юк, гаҗәеп!

Тормышың узып барганда

Яшисе килеп яшәүдә

Ни гаеп?!


***

Фикерләр чоңгылы алдында

Күңелнең котлары алына.

Полюслар бутала,

Офыкка юл алам…

Акылның тәнкыйте астында боегып,

Никадәр шигырьләр югала…


***

Фәлсәфи фикерләр тозагында:

Кычкырма юк-барны козгындай.

Ялгызлык – акылның язмышы.

Дәшмәвең мең артык,

Үкенеп йөргәнче

Әйткәнгә ялгышып.

Күңелең чарасыз чагында

Янарсың, көярсең ялгызың

Фикерләр учагында.

…Бу синең тормышың,

бигайбә,

Көлгә әйләнеп калгач та,

Торырга кирәк, әйдә!


Соң!

Үз туган телеңдә сөйләшә алмагач,

Биш сүзнең берендә өч хата ясагач,

Оныткач даһилар исемен, тарихың,

Инде соң!

Көндәлек борчулар яулагач үзеңне,

Ни телдә әйтсәң дә әйтәсе сүзеңне

Барыбер шикелле!

Тик вакыт аяусыз: көн узар, ел узар,

Хәтердә сакланган китаплар да тузар.

Килер көн:

Бер җөмлә төзи алмый гаҗиз булырсың.

Кызганыч,

Әмма соң.

Син качарсың, ләкин намусың эндәшер,

Туган тел җырына җан тартыр, кан дәшер.

Үзаңың һәм акыл туктаусыз көрәшер…

Ышанам…

Килер көн: милләтем һәм телем берләшер!