ГАМИЛ АФЗАЛ. КҮГЕЛҖЕМ ТОМАННАР АРТЫНДА…

Екатерина Чернышева картинасы

Гамил Афзал (1921-2003)

Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал 1921 елның 23 маенда Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында туа. Колхозлаштыру чорында әтисе, гаиләсен ияртеп, Магнитогорск шәһәренә төзелешкә күчеп китә. 1нче классны  бетереп килгән кечкенә Гамил төзелештә эшләүче эшче балалары өчен ачылган барак-мәктәптә укуын дәвам иттерә, аннары Магнитогорск шәһәренең 35нче номерлы җидееллык татар мәктәбендә укый. Мәктәптә укыган елларында әдәбият белән кызыксына, үзе дә яза башлый. 1937 елда «Баку эшчесе» газетасында аның беренче шигыре басылып чыга.

Шул ук елда ул Троицк шәһәрендәге татар педагогия техникумына укырга керә. Каты авырып китеп, укуын ташларга мәҗбүр була. Терелеп чыккач, эшкә урнаша. 1940–1949 елларда Магнитогорскидагы Металлургия комбинатының механика цехында кара эшче, слесарь, сцепщик-такелажчы, строгальщик булып эшли. Иҗат эшен дә онытмый: шигырьләр яза, эшче яшьләрдән драма түгәрәге төзеп, шәһәр клубларында, җәйге эстрада сәхнәләрендә, мәдәният сарайларында спектакльләр, концертлар куеп йөри, кичәләр оештыра.

1949 елда, янә сәламәтлеге начараю сәбәпле, заводтагы эшеннән китә. 1954 елның язында ул «II группа инвалид» дигән язу тотып хастаханәдән чыга. Гамил Афзал Башкортстан якларына – апасы белән җизнәсе янына кайтып китә. Мондагы бәрәкәтле мохиттә ул хәл җыя, көне-төне язарга тотына. Озакламый аның балаларга атап язган бер шәлкем шигырьләре республика конкурсында бүләккә лаек була, 1957 елда балалар өчен «Кар сулары» һәм 1958 елда зурлар өчен «Вөҗдан сүзе» исемле китаплары басылып чыга. Ул тиз арада халык арасында зур популярлык казана.

Гамил Афзалны нигездә юмор-сатира остасы буларак беләләр. Әмма аның лирик-фәлсәфи шигырьләре дә байтак. Ул проза да яза.

2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.


Пөхтә песи

«Нигә, дисез, иртә-кичен

Безнең песи юа битен,

Колак артларын да юа,

Табан асларын да юа!»

 

Әби әйтә: «Кунак килә,

Песи шуны алдан белә,

Кунаклар каршында песи

Шапшак күренмәскә тели».

 

Әни белән без берьяклы,

Әйтәбез: «Песи бик хаклы,

Дөрес юлдан бара песи,

Пөхтәлек ярата песи».

 

Песнәк

Буранлы кышта

Нинди илләргә

Очасың, песнәк,

Салкын җилләрдә?

 

Туңа бит синең

Аякларың да,

Тала бит синең

Канатларың да.

 

Кунма син, песнәк,

Агач башына,

Мин бодай чәчтем

Тәрәз каршына.

 

Беренче кар

Кояш йөри сүрелеп кенә,

Болытка төренеп кенә.

Кыяр-кыймас әйләнгәләп,

Кар ява иренеп кенә.

Бу әле кышның малае,

Бу – беренче кар әле,

Ак сакаллы, җил-буранлы

Кыш бабае бар әле.

 

Кыш әкияте

Шәрә ботакларын селкеп-селкеп,

Көзге җилләр көйләп искән чакта,

Җиңел канатларын җилпеп-җилпеп,

Киек казлар китә җылы якка.

 

Һәм Ак бабай килер ат уйнатып,

Уйчан үзәннәргә энҗе сибәр,

Тәрәз капкаларын зыңгырдатып,

Озын төннәр буе әкият сөйләр.

 

«Ай нурында йоклый ерак илләр,

Бозлы карлар чөеп уйный җилләр.

Ак каеннар үсми торган җирдән

Ак аюлар сезгә сәлам, диләр…

 

Киләм-киләм, мамык карлар ярам,

Ак куяннар йөри ак юлымда…»

Ак сакалын сыпыра юмарт бабаң,

Күчтәнәчләр аның капчыгында.

 

Бишле алсаң

Каршыбызда басып тора кара такта,

Шуңа карап дәрес сөйли безнең апа.

Түбән карап дәшми торсаң, шелтәли ул,

Җавабыңны ярып салсаң – бик ярата.

Читен була уйнап йөреп соңга калсаң,

Оятыңнан борын тартып уйга талсаң.

Әмма инде ямьле була, рәхәт була,

Җавабыңны дөрес биреп, бишле алсаң!

 

Нәни чыршы

Юл буенда нәни чыршы,

Җиләккә барганмыни,

Шул болында әнкәсеннән

Аерылып калганмыни!

 

Ул утыра яшел чирәмдә,

Җиләкче бала кебек,

Һәр юлчыны каршы алып,

Озатып кала кебек.

Екатерина Чернышева картинасы

Җәйге ялда

Быргылар кычкыра, таң ярып,

Сафларга тезелә бар халык.

Китәбез сәяхәт-походка,

Йөз аяк берьюлы кузгалып.

 

Таш кыя тауларга менәбез,

Көмештәй күлләрдә йөзәбез,

Йөгерешеп чәчәкләр җыйганда,

Болынны яңгыратып көләбез.

 

Бөҗәкләр тотабыз урманда,

Гөмбәләр җыябыз булганда,

Кояшта кыздырып арканы,

Тәгәрәп ятабыз комнарда.

 

Тын яткан сукмаклар таптала,

Иркендә күңелләр шатлана.

Дустыбыз: каеннар, чыршылар,

Үләннәр, чәчәк һәм саф һава.

 

Эңгер-меңгер

Ак болытлар ары күчкән,

Ай белән йолдызлар төшкән

Елгага.

Караңгы таллар төбеннән

Кичке тынлыкка төренгән

Су ага.

 

Көнбагышлар бик боеклар,

Көнбатышта күк болытлар

Кызара.

Җир авазын тынлык йота,

Төн белән көн күктә тота

Шобага.

 

Кыңгырау чакыра

Ямьле җәй,

Чәчәкле болыннар

Күгелҗем томаннар артында.

Көзнең дә үзенчә яме бар:

Иртәләр чыклы да, салкын да.

 

Ватанга мул уңыш озаткан

Саргайган басулар ял итә.

Белемгә мәхәббәт уяткан

Алтындай көннәргә ни җитә!

 

Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың,

Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә.

Син инде уйнарга бармыйсың, –

Кыңгырау чакыра мәктәпкә.