“БАЛАЧАК БОРЧАКЛАРЫ” /повесть/

Андрей Дроздовның “Туендыручы” ("Кормилица") картинасы

Сүз башы

Без бәләкәй чакларда яшәү рәвеше башка иде. Балачагыбыз сугыш елларына туры килде. Ул чакта укулар октябрь аенда гына башлана иде. Беренче сыйныф укучыларына кадәр колхоз эшенә тартылды.

Ачлык хөкем сөрде. Язга чыккач та, юа, кычыткан, кузгалак, балтырган ише үләннәр кешеләрнең төп ризыгы булды. Тормыш үзгә иде, авыр иде, тик балачак хәзергедәй уртак булды: сөйдек тә, көйдердек тә, уйнадык та, низаглашып та алдык. Исәя төшкәч, төрле хыяллар белән яши башладык – киләчәккә планнар кордык, алдагы елларга матур өметләр багладык.

Автор


(Повесть. Кыскартып бирелә)

Ике дус

Зың…зың… зың… Мәдинә түти, сабан төрәне тактасына сугып, кырда эшләүчеләргә вакыт хәбәр итә: бер, ике, өч…

– Хәниф, ничәне сукты?

– Сигезне.

Алар тәрәзә аша сөйләшәләр. Хәнифнең кереп килеше. Ул ярым ачык тәрәзә янына туктады да:

– Чыгасыңмы? – дип сорады.

– Хәзер, – дип җавап кайтарды Әхтәм, эчтә нәрсәнедер дөбер-шатыр китереп. Кечкенә чуен чүлмәк кулыннан төшеп киткән икән.

– Нәмә кырасың? – дип кызыксынды Хәниф.

– Чүлмәк төште.

– Ватылмадымы?

– Юк.

Ярый, эчендәге бодай боткасы түгелмәде. Кичә әнкәсе бер кесә бодай алып кайтты. Әхтәм аны кич буе ярма ташыннан чыгарды. Ә иртән әнисе ботка пешереп киткән. Искиткеч тәмле. Бер стакан сөт белән чүлмәкнең яртысын җәһәт суктырды Әхтәм. Калганы – сеңлесенә.

Әнкәләре уракта. Иртүк китә. Әхтәм ишекне эчтән бикләп кала да туйганчы йоклый. Торгач ашый. Шул ашау белән кичкә кадәр йөри. Ярый, бүген ботка эләкте. Урак башланганчы, алабута өйрәсе белән ялманырга туры килә иде.

Бүген борчак басуына җыеналар алар. Куырып ашарлык борчак алып кайту ниятенә кергәннәр иде. Кичтән үк тәгаенләп куйдылар.

Алар басуга юнәлделәр.

– Тучны сигезне суккан иеме? – кабат кызыксынды Әхтәм.

– Тучны. Миңа ышанмыйсыңмыни?

– Унөч, ундүрт түгелме, дим…

Сабый тавышы белән икесе дә кеткелдәп алдылар. Көлүләре сәбәпсез түгел иде.

…Каланча авыл башындагы иң биек урында. Түбәсендәге кечкенә өйчеккә бормалы баскыч белән менмәле. Түбә астына төрән тактасы асылган. Чак кына чиртсәң дә чыңлаган тавыш әллә кайларга тарала. Ерак басуга ишетелсен өчен аңа арба кендеге белән оралар. Чаң ике вазыйфаны үти. Янгын чыга калганда, озак итеп еш-еш сугып, халыкны аякка бастыралар. Кансада кизү торучы Мәдинә түти, каравыл өендәге тукмаклы сәгатьтән вакытны карап, сәгать саен каланчага күтәрелеп, чаң суга. Сигезне суга икән, сәгать сигез дигән сүз. Уникене сукса – унике…

Әхтәм белән Хәниф әйткәнчә, “тучны”лыгына иман китереп булмый. Каравыл өеннән каланчага чаклы килгәнче, бормалы баскычтан менгәндә өч-дүрт мәртәбә туктап тын алуны исәпләгәндә, Мәдинә түтинең юлда байтак вакыты сарыф ителә. Авыл халкы моны белә һәм Мәдинә түтинең хәленә керә. Шуңа күрә алга-артка биш минутны чалымга алмыйлар.

Кайчагында Мәдинә түтинең ялгышып китүе яманрак. Узган елның җәендә унбер урынына уникене сукты. Үз хатасын шунда ук сизенеп, тагын берне орды. Янәсе, артыгын кайтарып ала. Быел яз көне тугыз урынына тугызны суккан да: “Беренчесе бик әҗәмә булды, ишетмәгәннәрдер”, – дип, тагын берне өстәгән.

Карт кешедән нәрсә көтәсең? Мәдинә түтидә хәзер кайчандыр тагылган “Пырдым” кушаматының исеме генә калган, җитезлек күптән ташлаган аны. Шулай да булышалар әле аның белән. Кайтарып алу, кайтарып бирү турында сүз кузгалса: “Әнә, Мәдинә түтигә бар, ул кайтарып бирер”, – дип шаярталар.

Ике дус, Әхтәм белән Хәниф тә “кайтарып алу” вакыйгасын беләләр һәм көлешүләре дә юкка гына түгел.

Әсирләр

Караңгы төшәр алдыннан басудан кайтып кергән Сәкинә аптырап калды: улы да, кызы да өйдә юклар. Кыз, бәлки, әбиләреннән кайтмагандыр, ә Әхтәм кайда соң? Аның югалып тору гадәте юк иде бит. Өй-ихата күптәннән ялгыз торганга охшый. Көтүдән кайткан сыер капканы үзе төртеп кергән. Артыннан капка ачык калган, ишегалдында чит сарыклар йөри.

Сәкинә сыерны ашык-пошык сауды да Хәнифләргә ките. Әхтәм бары шуларда гына булырга мөмкин дип санады. Тик Хәниф тә югалган булып чыкты. Әле генә эштән кайткан өлкән малай Гамир тавыш-тынсыз шыбырдама чөмерә, әнисе Сабира казан янында бөтерелә. Үзе нидер сөйләнә.

– Синеке дә юкмы? – диде ул, ишектә Сәкинә күренү белән.

– Юк шул, малайкаем…

– Тиз-тиз кабыштыр да йөгереп кенә сорашып кайт. Урманга китеп адашмагайлары. – дип, Сабира Гамирны кабаландыра башлады.

– Кеше адашырлык урман бармыни бездә? – диде Гамир өстәл артыннан күтәрелеп.

– Бүрегә тап була күрмәсеннәр, Ходаем. Куркудан йөрәкләре ярылыр, – дип хафалануын дәвам итте Сабира.

Сәкинәнең дә йөрәге жу итеп китте. Урман-басу тулы ач бүре. Хайванга гына түгел, кешеләргә дә ыргылырга күп сорамыйлар. Бала-чаганы өзгәләп ташларга бик мөмкиннәр…

Сәкинә белән Гамир урамга чыктылар. Очраган берәүдән сораштырып киттеләр. Белүчеләр юк иде, ә малайларын югалтучылар алардан башка да бар икән. Ике хатын балаларын юллый чыккан. Авылдан кем чыккан, кем кергән, моны белсә, Мәдинә түти генә белер дип, аңа киттеләр.

– Бер көтү малайларны Чатан, ат белән куып алып кайтып, амбарга япты. Күрү ягым чамалы, кем балалары икәнен танымадым, – диде Мәдинә түти үз катына килүче хатыннарга.

“Чатан” дигәне Сәхеш була. Бер аягы тездән бөгелми. Сугыштан шулай. Яздан алып, кара көзгә кадәр ат өстеннән төшми. Аның төп хезмәтен авылда ныклап белүче юк. Икенче кушаматы “Бөке”, ягъни, кайда тишек бар, шунда тыга торган бөке. Ферма эшенә генә артыгын тыгылмый. Игенчелектә катнашмаган җире юк: басуга тирес чыгарттыра, көл, кош тизәкләре җыйдыра. Бригадир юкта колхозчыларны эшкә куа. Иген җитешкәндә, борчак өлгергәндә, басу саклый. Басуга килгән малайларны, чыбыркы белән сыдыра-сыдыра алып кайтып, амбарга яба. Бүгенгесе дә беренче очрак түгел.

– Барыгыз, кайтыгыз, малайларны үзем коткарырмын. Сез бәладән читтәрәк торыгыз, – дип, Гамир үзенә ияргән хатыннарны китәргә өндәде.

Хатыннар “Бөке”нең бәйләнчек гадәтен беләләр. Малайларны амбардан чыгарган өчен ни генә кыланмас әле, дигән шиккә төшеп, кайтырга ашыкмадылар. Гамир ике уйлап тормады, йөгереп килде дә, келәт ишеген көч белән этте. Елаудан шешенеп, ярдәм килүдән өмет өзгән малайлар почмакка, бер-беренең җылысына сыенышканнар иде. Малайларны чыгаргач, Гамир Сәхешләргә юнәлде.

– Син малайларна ни өчен келәткә томырыкладың? – дип ташланды егет керә-керешкә.

– Борчак басуын таптаганга, – дип, исе дә китмичә җавап бирде Сәхеш. – Иртәгәгә кадәр ятсалар, акыл керер.

– Яткырырмын мин сиңа! Үзеңне шунда бикләп, атна буе ач яткырасы бар. Әгәр малайларга бер хәл булса, аягың җиргә тимәячәген чамалыйсыңмы соң син? Чыгардым мин аларны…

– Иртәгә үк милиция чакыртам. Аларга нәрсә сүләячәгеңне кичтән уйлап ят.

– Миңа түгел, сиңа җавап тотарга туры килер. Үзең уйлан… Алып китүләре дә ихтимал…

– Ә ни өчен?

– Колхоз икмәген капчыклап урлаган өчен. Әллә белмиләр, күрмиләр дисеңме? Шаһитлар җитәрлек, – дип ишекне шапылдатып ябып чыгып китте Гамир.

Үч алу

Әхтәм белән Хәниф чатан Сәхештән үч алу турында баш ватарга керештеләр. Йодрык белән берни майтарып булмаячак. Сәхеш алар ише малайларны гына түгел, зурларны камчыларга да күп сорамый. Аны көч белән акылга утыртырдай ирләр сугыштан кайтмаганнар шул. Их, Әхтәмнең әткәсе булсын иде дә… Юк шул! Үзләре дә бик акрын үсәләр…

Әхтәмгә бу җәйдә тугыз, ә Хәнифкә унбер яшь тулды. Гәүдәгә дә әлләни алдыра алмадылар. Бу килештән үч алырга ыргыласы түгел дә… әмма күңел әрнүен, кимсенү хисен ничектер ничектер басарга кирәк бит.

Сәхешнең Хәниф белән яшьтәш энесе бар. Иң кулае – шуны төп башына утырту. Әндәр исемле ул. Әхтәмнең аңа икеләтә ачуы бар. Электән дуслар иде, уйламаганда бозылыштылар. Аның сәбәбе болай килеп чыкты… Әхтәм бабасы ясаган каен чаңгыда шуганда, шуның бавы өзелде. Әндәр дә шунда иде. Алар тау буенда гына яшиләр.

Әйдә, безгә кереп, бау тагабыз, – дип, Әндәр Әхтәмне үзләренә әйдәкләде. Керделәр. Өйләрендә берәү дә юк иде. Чаңгыга әле генә ишелгән юкә бауны бәйләгәч, чыгарга җыендылар. Әхтәм стенада эленеп торган рәсемгә имән бармагын төбәде дә:

– Стой! Стрелять буду! – дип, малайлар авызыннан еш ишетелә торган сүзне кабатлады.

– Син шулаймыни? Лилин бабайны атмакчымыни? Башың бетә бит! Хәдер силсәүиткә барып әйтәм, – дип ырлап ябышты Әндәр.

Чын әйтәме, шаярыпмы – белүе кыен. Әхтәм авызыннан сугышлы уйнаганда әйтелә торган сүз ычкынды шул. Белсәләр, баштан сыйпамаячаклар. Өтермәнгә тыгулары да ихтимал. Законнарны аңламаса да, юлбашчы белән булышкан өчен гафу юклыгын чамалый Әхтәм.

– Әйтмә инде, – дип, ялыну юлына басты малай.

– Нәмә бирәсең, әйтмәем, – дип үз ягын каера Әндәр.

– Бернием юк шул…

– Әткәңнең киң каешын бирсәң, әйтмәем.

– Әткәй төсе бит ул. Әнкәй ачулана.

– Алайса, әйтәм…

Әхтәм ялына, Әндәрнең чигенүдә исәбе юк. Нишләсен, каешны китереп бирми котыла алмады Әхтәм. Каеш бер елдан бирле Әндәрдә, ләкин Әхтәмнең бу хакта әнкәсенә сиздергәне юк.

Үч кайтару җае үзеннән-үзе килеп чыкты. Әхтәм белән Хәниф урманга барырга ниятләделәр. Икесенә дә чабата ясарга юкә кирәк иде. Урамда аларга Әндәр очрады.

– Кая барасыд? – дип кызыксынды ул.

– Урманга. Барышлый тегермәнгә дә кагылабыз, – дип җаваплады Хәниф.

– Тегермәндә ни бар?

– Әйтмибед.

– Әйтегед инде.

– Синең авызда сүз тормый, – диде Хәниф.

– Тора! Берәүне дә әләкләгән, кешегә сүләгән юк әле.

– Әйтмәм дип ант ит!

– Валлаһи, билләһи…

– Әйдә, ияр алайса…

Киттеләр. Тегермәнгә барып җиттеләр. Ташландык тегермән эченә хәзинә яшерелгән, шуны эзләмәкчеләр янәсе. Эчкә керделәр, өскә менделәр. Бер сайгакны көч-хәл белән ачканнар иде, аска төшәргә җай юк. Стена шома. Тотынырлык түгел. Хәлдән чыгу юлын болай аңлатты Хәниф:

– Әндәр, сал каешыңны. Өстән берәү тотып торганда,икенчебез каешка ябышып төшәбез. Башта син төш, аннары мин…

Хәзинә кайгысы баштанаяк биләгән иде. Берсүзсез түбәнгә шуышты ул. Әндәр идәнгә басу белән, Хәниф каешны алды да сайгакны япты.

– Мә, Әхтәм, бу синең каеш бит. Нигә аны исраф итеп Әндәрдә йөртәсең? – диде дә каешны дустына тоттырды…

Кайтышлый чыгардылар Әндәрне. Сөйләмәскә ант иттерделәр. Әйтә калса, тагын да яманрак гамәл кылачакларын искәрттеләр. Әндәр сүз бирде дә, артына да карамыйча, авылга таба элдертте…

Мәхшәр көне

Хәниф белән Әхтәмнең күңел кырланды. Аларга ерак әвендәге ашлык суктыру машинасында ат куарга әйттеләр. Теләп ризалаштылар. Яшьтәшләре күптәннән колхоз эшенә йөри бит, ник алар калышырга тиеш?

Ат куа башлагач, тамак туя төште. Көндез кайту юк. Салкын чишмә буенда ашарга әзерлиләр. Ризык һәркемгә җитмәле. Малайлар көшелдәге ашлыкны да кабалар. Тыючы юк, шулай да кисәтәләр: күп ашасаң, күбенеп үлүең бар. Андый хәлләр булгалый ди. Ни әйтсәң дә, ашлык суктыруда катнашу хәерле: хезмәт көне дә әйбәт кенә чыга, кесәгә дә “ияреп” кайта. Өстәвенә, көндезләрен туйганчы ашаталар.

Ерак әвен авылдан чакрым ярым тирәсе. Хатын-кызлар җәяүләп барып-кайтып йөри. Ә малайлар ат өстендә. Эштән кояш баеганда гына кайтыш. Бүген дә соң кузгалдылар. Басу капкасы төбенә кайтып җиткәч, тагын тоткарландылар. Басудан кайтучыларны колхоз рәисе белән райком вәкиле туктатты. Хисапчыны да иярткәннәр. Кесәләрне актарып, төпләрен селкергә керештеләр. Тентү төгәлләнгәч, кайсы төенчек кемнеке икәнлеген язып, амбарга алып кайтып киттеләр. Үлчәячәкләр инде…

Сөйләшүне иртәгәсен ерак әвендә үткәрделәр. Кемнең кесәсеннән күпме ашлык чыгуын аңлаттылар. Иң күбе Гайнәфәттәйнеке булган, аныкы ике килога тарткан.

– Сугыш чорында бу чаклы ашлык урлаган өчен ике-өч елга утыртып куйдылар. Законның хәзер дә йомшаганы юк. Гайнәфәттәйне судка бирергә туры килер, – диде колхоз рәисе Хәтми.

– Балаларын нишләтәбез? – диде кемдер.

– Детдомга бирәбез, – диде рәис.

– Кулыңнан килсә, безнең барыбызны да утыртып, балаларыбызны детдомга биреп бетерер идең, – диде усал телле Вәсилә.

– Гайнәфәне бер юлга калдырырга кирәк, – диде барабанчы Кашшаф. – Ире сугышта үлүен, ике бала белән фәкыйрьлектә яшәвен искә алырга кирәк. Җир идәнле, салам түбәле, читән өйалдылы өйдә гомер кичергән бәндәне кызганыйк инде…

Ничек итсәләр иттеләр, Гайнәфәттәйне яклап алып калдылар. Авылда мондый хәлнең булганы юк иде әле. Зур җиңү иде бу. Бердәмлек күрсәткәндә, хикмәт чыгарып була икән бит.

Икенче көнне кесәләр буш кайтты. Бәндәләр куркудан айнып бетмәгәннәр иде әле. Тал чыбыгына атланган малайлар:

– Идарә, идарә,
Идарә кая бара?
Колхозчылар эштән кайта,
Ыштан төпләрен кара, – дип такмаклый-такмаклый, урам буйлап йөгерешәләр иде. “Идарә” дигәннәре колхоз рәисе була инде.

Төнге шәүлә

Гайнәфәттәйне, ашлык сугудан алып, җәза рәвешендә уракка күчерделәр. Аннан да буш кайтмады инде мескен. Башак уып кайта торган булды. Өйдәге ике малай салам чәйнәп ята алмый бит инде.

Беркөнне Гамир басу юлында Гайнәфәттәй белән Сәхешне очратты. Чатан – ат өстендә, хатын җәяүле. Куып алып кайтуы иде хатынны. Гамир хикмәтнең асылын чамалады. Гайнәфәттәйне Чатан тырнагыннан арындыру әмәленә керде.

– Гайнәфәттәйне кая алып киттең? – дип сораган булды.

– Кансага!

– Бүләкләргәмени?

– Бүләкләргә сиңа! – Сәхеш аты-юлы белән сүгенде. – Күрмәйсеңмени, тагын урлашкан.

– Тиешлесен бирмәгәч, нишләсен? Ачка үлмәс бит.

– Барыбыз да бер хәлдә. Әллә мин тукмы?! – диде Сәхеш җикеренеп.

Кешечә сөйләшеп уртак тел таба алмасын төшенде Гамир. Кинәт борылды да Сәхешнең ат башыннан тотты. Хатынга тизрәк ычкынырга кушты.

– Слушай, син нәмә, күрәләтә бурны яклайсың? Нигә ат башына җогынасың? Чыбыркы белән сыртыңны каедлаем бит!

– Сүкәлеп кара! Ат өстеннән ничек очканыңны да сизми калырсың.

…Чәкәләшү сөреме икенче көнне үк “күзне томалады” – Гамирның буразнадан йөри торган сары биясен алдылар. Шыр сөяктән торган туры алашаны җигәргә куштылар. Ул ризалашмады.

– Атны үтереп, колхозга сыер түлисе килми, – дип эшкә чыкмады.

Прогул ясаган өчен Гамирның хезмәт көнен кистеләр. Нишләсен, ябык алаша белән эшкә барыбер чыгарга туры килде, әмма элеккечә көнгә 60-70 сутый җир сөрә алмады.

Атна үтмәгәндер, Гамирга энесе гаҗәеп яңалык ачты. Сәхеш төннәрен ерак әвенгә бурлыкка йөри икән. Хәнифкә Әхтәм сөйләгән. Әхтәм әбисе белән бабасы сөйләшкән вакытта ишетеп калган. Ерак әвендә сугылган ашлык кайтып бетмәгән төннәрне, икмәк көшелен саклау өчен, Әхтәмнең бабасын җибәрә икән бригадир. Ул күргән. Сәхешнең капчыкка ашлык тутыруын күзәтеп торган, янына чыгарга шөлләгән. Явыз Сәхешнең ни кылмавы бар?

Ерак әвендә ашлык калган төннәрне Гамир өч тапкыр авылга кайту юлын күзәтергә чыкты. Дүртенчесендә эләктерде Сәхешне. Ат сыртына капчык салып, Сәхеш кайтып килә иде. Гамир юл читенә посты. Ат үзе белән тигезләшкәч, ялт сикереп торды. Ат куркуыннан арт аякларына басты. Аны-моны уйламый кайткан Сәхеш тә, тулы капчык та ат сыртыннан очты.

– Вәт, ата бур! Эт койрыгыннан төз кыланган буласың тагын. Син талыйсың икән колхозны. Иртәгә үк милициягә хәбәр җибәрәм. Аягыңны җиргә дә тидермәсләр, – дип, җирдә яткан Сәхешнең якасына ябышты Гамир.

– Минем юлга аркылы төшү сиңа файда бирмәс. Үз башыңа ашкынма. Шаһитларың кайда? – дип һөҗүмгә күчте Сәхеш.

– Әнә теге чокырны күрәсеңме? Анда биш баш сине күзәтеп утыра. Бер генә сызгырыйм, алар килеп сине өзгәләп ташлаячак, – дип уйламастан гына әйтеп ташлады Гамир. Сәхеш коелып төште. Пышылдауга күчеп, ялвара башлады:

– Гамир энем, моңарчы нидагсыд яшәдек. Сугыштан исән кайткан башны ашама инде. Сиңа да тиздән армиягә китәсе, татулашып аерылышаек.

– Гайнәфә түтигә хәтәр кылана идең, ә?

– Булды инде… Болай гына, куркыту өчен генә…

– Капчыкны нишләтәбез?

– Урталай бүләек. Кирәк икән, үдеңә генә ал…

– Мохтаҗ булсам да, синең белән уртак тәгам җыясым килми. Киттек Гайнәфәттәйгә. – Капчыкны биреп, теге чак өчен гафу үтен дип, Сәхешкә капчык күтәртеп, аны озата китте Гамир.

Бәйрәм

Озын көннәре белән җылы җәй артта калды, кара көз килеп җитте. Ул да соңгы аена керде. Ара-тирә кар бөртекләре күренештерсә дә, ноябрь башы җылымса тора. Көннәр аяз. Өйлә вакытында кояш ярыйсы гына кыздырып ала.

Октябрь бәйрәме көнне малайлар урамга ап-ак киндер чоба һәм киндер ыштаннан чыктылар. Аякларда яңа чабата иде. Өлкәнрәк класста укучы Нурсинә белән Җәүһәр генә җилем кәлүш кигәннәр. Әтилеләр шул алар…

Авыл уртасындагы Октябрь капкасы янына җыйналган бала-чага һәм өлкәннәр алдында укытучы Хәмидә апа инкыйлабның әһәмияте турында ялкынланып сөйләгәннән соң, укучы балалар сафларга тезелделәр. Әхтәм белән Хәнифне алга бастырды укытучы. Алар башкалардан бераз калкурак иде шул. Демонстрация башланды.

– Балалар, җырлагыз, – дип, укытучы сафларга әмер җиткерде. Кайсыдыр башлап та җибәрде:

– Октябрьдә туганбыз без,
Без – Октябрь баласы…

Җырны дәррәү күтәреп алдылар. Кечкенә авыл балаларның көр тавышына күмелде:

– Октябрьдә туганнарның,
Октябрьдә туганнарның
Ленин була бабасы…

Ярты чакрымга тулыр-тулмас урам буйлап үтү өчен биш куплет җыр җитте. Кирегә борылдылар. Октябрь капкасы янына җиткәч, миссия төгәлләнде. Команда астында бер урында таптанып:

– Культуралы таза тормыш
Совет илендә генә, – дип, соңгы җырга нокта куйгач, ак киндер киемле, яңа чабаталы малайлар һәм кызлар өйләренә таралышты.

Әхтәм кайтып кергәндә, әнкәсе тары тәбикмәге пешерә иде. Ишектән атлауга, аны сеңлесе кабаландырды:

– Абзыкай, тизрәк бул, тәбикмәк бетә!

– Һай, кызым, нишләп бетсен! Пешерә генә башладым бит. Рәхәтләнеп ашарлык итәм, – дип, ана кызын тынычландырды.

– Их, әткәй дә кайткан булса! – дип уфтанып алды Әхтәм, тәбикмәк ашарга утыргач.

– Ни кылмак кирәк, бәгырьләрем, безгә язмыш шулай язылган инде… Ходай язса, сезне аталы балалардан ким итмәскә тырышырмын. Икегезне дә укытырмын…

– Мин җиденчедән соң колхозда калырмын, сиңа ярдәмче кирәк бит, – диде Әхтәм.

– Бетергәнче укыйсың, улым. Институтны да тәмамлыйсың. Аннан соң авылга кайтырсың, – диде ана әмер биргәндәй кырт кисеп.

Ни чаклы уку турында Әхтәмнең баш ватканы юк иде әле. Аның бөтен хыялы яңа бишмәт белән яңа чалбар кию. Нурсинә алдында үзен ким санап йөрмәс иде ичмасам. Кыз да аңа игътибар итә башлар иде…

Шулай уйлады Әхтәм һәм, уйларыннан үзе оялып, әнкәсенә карады. Янәсе, анасы сизмиме аларны? Юк. Аның үз мәшәкате – үз уйларына бирелеп, тәбикмәк пешерүен дәвам итә…

Ярминкә күрделәр

Сугыштан соң беренче тапкыр район үзәгендә ярминкә үткәрелде. Бу хакта авылга алдан ук хәбәр салдылар. Газетада язып чыктылар. Авылның хәллерәк кешеләре анда бару исәбенә керде.

Әхтәм белән Хәниф тә ярминкәне тамаша кылып кайтырга булдылар. Аның нинди хикмәткә ия җыйналыш икәнлеген үз күзләре белән күрәсе килде. Акча белән барганда шәп чыгар иде дә, малайларның рәт чамалы шул. Икесенә бер бөтен икмәк сатып алырлык акча белән юлга чыктылар.

Район үзәгенә чаклы булган ун чакрым араны җәяүләп үттеләр. Атка утырырга җай туры килмәде. Танышлар очрамады, авылдан барганнарның арбалары тулы иде.

Ярминкә авыл малайларын гаҗәпләндерерлек иде. Җиләк-җимеш, яшелчә күпме алсаң да бар. Хәтта пешкән икмәккә кадәр саталар. Кибетләр төрле кием-салым, метрлы тукымалар белән сәүдә итәләр. Биредәге мәхшәрне тамаша кылып, ярты көн йөрде малайлар. Кесә төпләрен җилпеп, бер кирпеч ипи сатып алдылар да кайтырга чыктылар.

Юл тулы халык. Утырырга тыныч урын юк. Егет башың белән, кеше күзе алдында, авыз күтәреп ашап утырмассың бит! Берәү күрмәсә – икенче күрер, берәү көлмәсә – икенче көлер…

Үзләренең авыл юлына каергач кына хәрәкәт бетте. Кайтып җитәргә дүрт чакрым ара бар иде әле. Кулайрак урын сайлап утырдылар да ипине ашарга әзерләнделәр. Арыткан. Бераз ял итеп тә алырга кирәк.

– Телемлибезме, әллә урталай бүләбезме? – дип сорады Әхтәм.

– Урталай бүлсәк, гаделрәк булыр, – диде Хәниф һәм кесәсеннән чалгы йөзеннән ясалган агач саплы пәкесен чыгарды. Ипи озынлыгы үлән сабагы өзеп, урталай бөкләделәр. Аны ипи өстенә куеп, шул озынлыкта итеп кистеләр. Бертигез ике кисәк барлыкка килде.

Тәмләп, рәхәтләнеп ашадылар малайлар. Дөньяда бу ипидән дә тәмлерәк ризык юктыр сыман тоелды аларга Тагын булганда да зыян итмәс иде әле.

Кузгалдылар. Шунысы яман – буш кул белән кайталар. Күчтәнәчне бик алырлар иде дә… их, шул акча юклыгы!.. Кайдан һәм ничек табарга соң аны? Әхтәм белән Хәнифнең дә кесәсенә керер көннәре бар микән аның? Теләгән бер әйберне сатып алырлык көн кайчан туар?

Андрей Дроздовның “Сугыш икмәге” (“Военный хлеб”) картинасы

Еллар үткәч

Еллар үтте, малайлар исәйде. Балалыктан чыгып, егеткә әйләнделәр. Хәниф укуга сәләтле түгел иде. Белемгә омтылмады. Җиденчене тәмамлау белән колхозда эшли башлады. Әхтәм, урта белем алып, авыл хуҗалыгы институтына керде. Институттан соң Әхтәмне икенче районга билгеләделәр. Колхозда агроном булды, аннары шушы хуҗалыкка җитәкчелек итте.

Хәниф армиядән кайткач яңа төзелә башлаган шәһәргә кайтып урнашты. Күп төрле һөнәр үзләштерде. Оста төзүчегә әйләнде. Макталды, депутат итеп сайланды. “Мин дә Әхтәм кебек укысам, әллә кем булыр идем”, – дип еш кына телгә ала иде.

Әхтәм белән Хәниф байтак еллар очраша алмадылар. Олыгая төшкән көннәрендә икесен дә туган як тартты. Балаларын шәһәрдә калдырып, Хәниф авылга кайтты, үз куллары белән йорт салды. Йорт күз кызыктырып, көлеп тора.

Озакламый Әхтәм дә кайтты. Кайту белән колхоз рәисе итеп сайладылар. Ялга киткәнче, шул хезмәтен үтәде…

Әмирҗан Моталлапов