БАР ДА ПЛАН БУЕНЧА /кыска хикәя/

– Тагын алдарга туры килә инде… – Баскычтан менгәндә, Раянның миен көйдереп, стратегик планының беренче пунктлары пәйда булды. Гел шулай! Алдыйм дип алдамый ул. Малайлар әйтмешли, “не мы такие, жизнь такая”. Менә бүген дә ертык җиң белән күздәге фонарьның килеп чыгу тарихын бер генә сүз белән “сугыштым” дип кенә аңлатыр иде дә бит… Ярамый. Әбисенең ах-ух килүен, һай, балакаем, шул җүнсез малайлар белән нигәләр генә эләгешеп йөрисең соң, җаным, дип такмаклавын күз алдына китерү белән, алдагы сөйләшүнең ни рәвешле буласын да аермачык ишеткәндәй булды малай.

– Иии, алтын бөртегем, ул шәһәр хулиганнары имгәтепләр ташлаган булса үзеңне? Бигрәкләр дә йомшак баласың бит. Һай, җаным, кара инде, карарлыгыңны калдырмаганнар ич.

– Норм, әбика!

– Ниндәен нурм булсын монда, җаным! Әнкәләреңә ничек җавап биреп бетерермен. Бердәнбер күз нурыгызны шәһәр ышпаналары имгәтә яздылар ич, диярменме?

– Әй, әбика! Әле син аларның чырайларын күрмәдең! Асубенны Артурныкын.

– Һай, җаным! Үзең дә сукмагансыңдыр ич?

– Карап тормадым инде.

И шуннан башланачак инде! Бөтен нәсел-нәсәпләрен искә алып чыгачак әбисе. Нәселләрендә бер генә дә андый сугыш чукмарлары булмаган, авылларында түгел, бөтен тирә-якта абруйлы гаиләдән чыккан аның атасы, бөтен агалары тумыштан зирәк тә укымышлылар… Тезәчәк кенә. Әллә нинди вәгазьләрен искә төшерәчәк, гыйбрәт булсын, сөйлим әле, балам, дип әллә кайчангы хәл-әхвәлләрне сөйләргә тотыначак. Түзеп тыңла гына. Әти-әнисе ялга киткәч, оныгын карарга калган әбисенең холкын бу ике атна эчендә ярыйсы ук өйрәнде Раян. Шуңа күрә һәр кыек эшен каплау планын алдан уйлап кайта торган булды. Әле дә ярый, бабасы килмәде. Әсәт бабаңны алдар кеше дөньясына тумаган әле. Ул: “Вәт, шельма! Вәт наян! Ну-ка! Күзгә туры кара да сөйлә әйдә” дисә, стратегик планыңның “П” хәрефен дә искә төшерә алмаячаксың. Юкка гына “Әсәт казый” димиләрдер инде аны.

Ә әби өчен супер-пупер план әзер!

Раян, әле бер ай элек кенә алынган курткасының эченнән мамыклары чыгарга дип бүлтәйгән җиңенә карап көрсенеп алды да, әбисе белән булачак рәхәт сөйләшүне уйлап, авызын ерды.

– Абау, җаным! Ни булды, алтын бөртегем?

– Юк, әбием, син бер дә борчылма…

– Сугыштыгызмы әллә, булмаганны?

– Син нәрсә инде, әбием! Кем дип беләсең син мине. Казый Әсәт оныгы ич мин, килешмәгәнне!

– И рәхмәт төшкере бала! Үз каныбыз шул, мәнле баласың…

– Егылдым гына, әби. Өйгә керергә тора идем инде, карыйм, агачта бер песи баласы төшә алмый ята. Нәни инде, ап-ак, йом-йомшак… Калдырып китә алмадым инде, әбием. Менеп алып төшәргә туры килде. Төшкәндә, бер ботакка эләгеп калдым менә. Җиңне тегеп куясы булыр инде, яме, әбием, әниләр күреп борчылмасыннар.

– Тегәрмен, тегәрмен, күз нурым. Беркем сизмәслек булыр. Иии, шәфкатьле дә баласың инде үзең, рәхмәт төшкере. Юньле атадан юньле бала туа шул ул. Әйдә, наныем, кулларыңны юып ал да өстәл янына кил. Син яраткан кыстыбыйны пешергән идем…

Раян, канәгать елмаеп, ишекләренең кыңгыравына басты. Ишекнең эчке ягыннан кыштыр-кыштыр аяк тавышлары ишетелде. Подъездга ук чыккан тәмле ис (әллә, чынлап та, кыстыбый инде?!) борыннарны кытыклады. Ишек ачылып китте.

– Абау, җаным! Ни булды, алтын бөртегем?

– Юк, әбием, син бер дә борчылма…

Кинәт әбисе янына алагаем гәүдәле бабасы килеп басты.

– Ни булган анда? Әһә!.. Ну-ка, шельма, күзгә кара…

Малайның күз аллары караңгыланып китте. Стратегик планда “бабай килсә” дигән пункт юк иде шул.

Лилия ФӘТТАХОВА