“ӨЗЕЛГӘН СӘЯХӘТ” /фантастик повесть/. 2 БҮЛЕК

ДӘВАМЫ.
/БАШЫ/

БЕРЕНЧЕ СӘЯХӘТ

Айнур күзләрен ачканда йомшак, уңайлы креслода утыра иде. Алда зур экран, аның астында төрле төстәге кнопкалар тезелеп киткән.

– Ничек, уңайлымы! – дип сорады сәер, яңгыравыклы тавыш.

Айнур сискәнеп китте. Янында, уң як креслода… мәзәк кыяфәтле, озынча битле шөкәтсез зат утыра иде. Малай аны күргәч, шикләнеп,  креслога сыеныбырак утырды. Шул чак Айнурның сул ягында Максиус һәм Дион пәйда булды.

– Мин кайда? – диде малай, як-якка күз салып.

Максиус:

-Таныш булыгыз – Андро!  – дип, сәер җан иясенә күрсәтте.

Тегесе басып Айнурга баш иде. Малай аны баштанаяк карап чыкты: Андроның чәчләре, битендә каш-керфекләре бөтенләй юк, буйга ике метр чамасы, ә колаклары алагаем зур иде.

– Мин, “М31” дип аталган күрше Галактика -Андромеда томанлыгыннан, – дип бәян итте ул, өзеп-өзеп.

Җир улы, сәер көчкә буйсынып аягүрә басты һәм Андрога теләктәшлек белдереп баш иде.

– Әле… мин кайда? – диде ул азактан, Максиуска борылып.

– Нур-энергия шары безне Ай янындагы космолетка алып килде, – диде Максиус, кнопкага басып. Экранда, Айнур әлегә тиклем тик фантастик  киноларда гына  күргән зур “оча торган тәлинкә” барлыкка килде.

– Без… шушы Космолетның идарә итү бүлмәсендә! – диде Дион, карашы белән экранга ымлап.

Айнур мәктәп ихатасындагы самолетка кат-кат утырып “очкангамы”, космолетта үзен кыю тотты.

– Сәяхәтне башлыйбыз! -Максиус кнопкага басып. – Маршрутыбыз: Марс, Юпитер планеталары яныннан үтеп минем туган ягым – Сириус йолдызлыгына!

– Тарихи вакыйга – Җир улы Айнурның Галәм буйлап беренче сәяхәте! – диде Дион, елмаеп.

Экранда төрле саннар, сызыклар күренде һәм йолдызлар җемелдәшкән күк йөзе хасил булды. Бераздан анда кызыл шар барлыкка килде…

Кызыл планета янында

– Марс планетасы яныннан үтәбез. Ул Җирдән ике тапкыр кечерәк, тугыз тапкыр җиңелерәк, – дип белдерде Андро, яңгыравык тавыш белән.–Аның Фобос һәм Деймос исемле иярченнәре бар!

Без әле аның беренчесенә якын торабыз.– Максиус сораулы карашын Айнурга төбәде. -Күрәсегез киләме?

Ә-ә-ә, әйе…

Бераздан экранда ташны хәтерләткән рәсем барлыкка килде. “Менә сиңа иярчен!” Айнур хәтта көлеп куйды. Мондый ташлар авылда, елга буенда күпләп чәчелеп ята ич.

Андро:

Фобосның размеры аркылыга якынча 22-25 чакрым, – дип өстәп куйды.

Вүәт зур таш! – дип гәҗәпләнде Җир улы, шаккатып. – 25 чакырым. Безнең авылдан район үзәгенә тиклем ара.

Монсы башы гына, – диде Дион, сүзгә кушылып. – Хәзер Кояш системасының иң зур планетасы – Юпитерны күрерсез.

Айнурны бер мизгелгә курку хисләре биләп алды, башында хафалы уйлар кайнашты. “Марс планетасы… Аның иярченнәре… Юпитер? Төш түгелме бу?”

Астероидлар поясын хәвефсез үттек, – диде Андро. – Юпитерны урап очабыз!

Иң зур планета

Тик газдан гына торган Юпитер планетасы шул тиклем зур! – дип соклануын белдерде Максиус. – Ул Кояш системасындагы барлык планеталарны үз эченә сыйдыра алыр иде.

Дион да түзмәде:

– Мисал өчен: сезнең иң кызу очкан самолетыгыз Җир шарын ике көндә ураса, Юпитерны әйләнеп чыгу өчен аңа өч атна вакыт кирәк булыр иде, – дип өстәп куйды.

Экрандагы куе томан таралды һәм анда планета хасил булды. Җир улы экранга текәлде.

– Шушымы… Юпитер?

– Әйе, кешеләр аның  63 иярчене, дүрт боҗрасы барын  беләләр! – диде Андро. – Юпитер Җиргә якынайган чакта… сезнең юнәлешкә очкан метероид, астероидларны үзенә тартып ала һәм… йота!

Йота?.. Барсындамы?

1908 елның 30 июнендә, кешеләр “Тунгус метеориты”дип исемләгән күк җисемен тоткарлый алмадык, ул Юпитердән бик еракта иде! – диде Максиус, авыр сулап. – Ә шулай да, без аның юнәлешен үзгәртеп, кеше аз яшәгән тайгага, Красноярск өлкәсенә юнәлтә алдык!

Шундый ук хәл-вакыйга Челәбе өлкәсенә төшкән соңгы метеорит белән булды, – дип сүзгә кушылды, Андро. – Без аны, Җир атмосферасына үтеп кергәч, атып вак-вак кисәкләргә бүлдек.

–  Ә-ә-ә, әйе шул. Ул метеоритны телевизордан кат-кат күрсәттеләр, газеталарда яздылар,- диде Айнур. – Үзем күрдем: йортлар җимерелде, тәрәзәләр ватылды, кешеләр җәрәхәтләнде.

Максиус нишләптер сүзне икенчегә борып җибәрде.

– Моннан ун мең ел элек Сириус йолдызлыгындагы мин туган планетада ясалган тарихи хаталар хәзер Җирдә кабатлана.

– Сез, Айнур, аның үсеш юлларын, үзенчәлекләрен, тарихын өйрәнерсез, – дип сүзгә кушылды Андро. – Азактан, алган белемегезне Җирдә кулланырсыз, кешеләрне дөрес яшәргә өйрәтерсез!

-Минме? Юк, зинһар кайтарып куегыз. Әти-әнием, мөгаен, югалткандыр?

Күк уллары елмаешып, көлешеп алды.

– Борчылмагыз – сезнең йортны, анда барган вакыйгаларны күзәтеп барам! – диде Максиус, җитди тавыш белән. – Кунакларыгыз әле генә өйгә килеп керде, күрештеләр. Ришат агаегыз телевизорны тикшергәнче, табынга утырганчы… Кыскасы, Җирдә ярты сәгать вакыт үтәчәк. Ә без сезне, шул арада кире кайтарып җиткерербез.

-Юк, ышанмыйм!

-Борчылмагыз, Галәм белән Җирдәге вакыт бер-берсенә туры килми, – диде Максиус, елмаеп. – Ышаныгыз, без алдаша белмибез!

-Безнең белән аралашып сез рухи һәм физик яктан күпкә үстегез, төрле сәләтләрегез ачылды, – дип сүзгә кушылды Андро, малайны юри кызыксындырырга теләгәндәй. – Мисал өчен: Ришат агаегыз төзәтә алмаган телевизорны сез кайту белән… эшләтеп җибәрә алачаксыз!

-Шулаймы? – диде Айнур, уйланып. Бигрәк тә соңгы сүзләр аны дәртләндереп җибәрде. “Димәк, Ришат агасы ватык телевизорны ремонтлый алмаган?“

– Мин риза, – диде ул, креслосына иркенләп утырып. – Алып китегез, Сириуска!

Космолетның идарә итү бүлмәсендә тынлык урнашты. Андро кулын Җир улының башына өстенә куйды.

– Айнурның организмы ерак сәяхәткә әзер!– диде ул, канәгать елмаеп. – Димәк…

Андро кинәт туктап калды һәм кулын аның түш кесәсенә якынайтты. Айнурның богазына төер тыгылды. “Ах, папирос төпчеге, сизделәр…”

Күк уллары бер-берсенә карап алды.

– Селкенмәгез! – дип боерды Максиус, сәер тавыш белән. Айнур хәрәкәтсез калды. – Сириуска сәяхәтне кичектерергә туры килә!

Кинәт Андро сәер итеп Айнурга текәлде. Аның күзләреннән зәңгәрсу нурлар сибелеп малайны уратып алды.

Җир улы исәнгерәп тәмле йокыга талды…

ДӘВАМЫ БАР

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН