ӘДӘБИ ТӘНӘФЕС: БУЛАТ ИБРАҺИМ

Бүгенге «Әдәби тәнәфес» рубрикасының герое – яшь, ләкин инде җитлегеп һәм татар яшьләр арасында танылып өлгергән шагыйрь Булат Ибраһим.

Булат Ибраһим 1990 елда Лаеш районының Атабай авылында туган. ТР Язучылар берлеге әгъзасы. «Балык теле», «Шагыйрь», «Безнең эзләр» китаплары авторы. «Йолдызлы билет» халыкара премиясе лауреаты. Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат сәркатибе булып хезмәт итә.

Ләкин Булат Ибраһим дигән шагыйрь белән танышырга теләсәгез, аның турында мәгълүматны түгел, һичшиксез, шигырьләрен укырга кирәк.


Ике телсез

Курка-курка бүген ике телсез,
Куллар болгый-болгый дөньясына,
Каһәр төшкән, диләр, әллә шунда
Тәгәрәгән инде дөньясы да.
Калтыранып кына җилне коча, күптән
Зинданнарда атмый калган таңнар.
Ярсып-ярсып канаган күңелне
Белмим инде хәзер кемнәр аңлар.
Кайтаваз да хәзер өзек-өзек,
Сызык-сызык булып сибелә.
Телсез заман яңа дәүләт төзи,
Миңа никтер шулай сизелә.
Телсез заман яңа дәүләт төзи,
Диварларны ватып-җимереп.
Үз яманын ямаулыкка төреп,
Манарадан аска төкереп.
Телсез заман яңа дәүләт төзи,
Артык теллеләрен үтереп.
Әнә анда минем яшьти ауный,
Караңгыдан туеп, исереп.
Алар анда яңа дәүләт төзи,
Яңа кояш элеп буш күккә.
Без үзебез акылдан шашканнар,
Һәм шашканнар никтер бик күпкә.
Нинди дәва язар безгә язлар,
Бу ясалма чирдән ни бирер?
Ике телсез, куллар болгый-болгый,
Үз ишләрен эзләп йөгерер.
Йөгерер дә алар сикерерләр,
Диңгез диеп, чиксез упкынга.
Телсез дөнья илсез дәүләт төзи,
Кәгазь дәүләт – яңа буынга.


Сугыш бара

Яралы күңелләр,
Яралы язмышлар
Өстәлдә яталар.
Баш табиб, кайда син?
Йөрәккә туктаусыз аталар,
Саф җаннар авалар тузанга.
Ә заман томанда
Ал канын югалта.
Сугыш бара,
үзе белән сугышырга
Сугыш бара.
Соңгы яугир булып
Соңгы сулышында.
Калтырана туплар,
Һәм машина асларында
Изге яман уйлар
Канга батырылып кыйналганнар.
Бу кылганнар изге гамәл түгел,
Кылынганнар безнең теләк түгел,
Без эт кебек буйсынучан гына.
Патша курчак уйный хыялында…
Яңгыр ява.
Томандагы ак мамыкны юа
Замананың ал каныннан.
Безнең нәсел нинди ханнан килә,
Без нинди тамырдан?
Сугыш бара.
Үзе белән сугышырга сугыш бара,
Соңгы яугир булып
Соңгы сулышында.
Ә урамда коеп яңгыр ява,
Үткәннәрне шыпырт кына
Юып бара.


Солдат бәете

Тик җилләр тәгәри чирәмдә,
Ә күктә болытлар тәгәри.
Еларга кирәкми, кирәкми,
Мин кайтырмын, елама, әни.
Күбәләк талпына очарга,
Тыярга кирәкми, очсыннар.
Сусаган, бикләнгән күңелләр
Ак-кара дөньяны кочсыннар…
Ак-кара дөньяны кочсыннар
Уйчаннар, хислеләр, хиссезләр.
Бу дөнья әллә соң сезнеке,
Алтынга төренгән күзсезләр?!
Таулардан гөрелте яңгырый,
Сулардан яңгырый ачы зар.
Тау белән сулыклар дус монда,
Чокырлар белән дус текә яр.
Тик кеше беркемгә дус түгел,
Ул, имеш, бер бөек җиһанда.
Күкләрдән сибелсә алхәбәр,
Бу башың китәсе бит ханга.
Кайчакта вак тузан астында,
Чокырда, дулкында чиксезлек.
Бу дөнья сезнеке кебегрәк,
Шуңарга сизелми минсезлек.
Тик җилләр тәгәри чирәмдә,
Яшь белән катышып тәгәри.
Күбәләк талпына тәрәздә…
Мин кайттым бит, елама, әни!