“ҖИТКӘН КЫЗ” ИЛСӨЯР ИКСАНОВА /хикәя/

Бая каты итеп ябып чыгып киткән ишекне әкрен генә ачып керде дә үз бүлмәсенә бикләнде Иркәгөл. Кухняда тәрәзәдән очып чыгар булып талпынып урамны күзәткән әнисе – Гөлфаяз кызының кайтуын ишетеп торса да, йөгереп каршы чыгудан үзен-үзе тыеп кала алды. «Аллага шөкер!» дип өстәл артына килеп утырды. Өстәлнең ике читеннән аңа салкын чәй белән тулы ике касә карап тора иде. Берсен уртлап куярга дип кулына алуы булды, эчке киеренкелектән калтыранган кулында чайпалып китеп, чәй итәгенә түгелде. Шул чайпалу гына кирәк булган икән: әле бәргәләнеп ярсыган, әле сызлап сызган, әле шик-шөбһәләрдән шомланган күңеле – дулкынланудан арыган, тулган, мөлдерәгән күңеле – түгелде.  Өстәлгә салган кулларына башын куйды да тавышсыз гына сулкылдады Гөлфаяз. Кызының исән-имин әйләнеп кайту сөенеченнәнме, бердәнбер газиз кешең белән аңлаша алмау гаҗизлегеннәнме, язмышның гаделсезлегенә әрнепме, үз-үзен кызганыпмы… елада да елады. Тәгаен генә ни өчен елаганын да аңламады ул. Мөгаен, барысы бергә җыелгандыр. Бер түгелеп алгач, бераз тынычлангандай итте. Борын тәмам җепшегән иде. Еш-еш борын тарткан тавышы тып-тын фатирда яңгырап ишетеләдер төсле тоелды. «Иркәгөл ишетә күрмәсен тагын!» дип уйлады ул. Сабый чагыннан  –  дүрт яшеннән – ялгызы үстергән кызы янында һәрвакыт көчле, шат, бәхетле булып күренергә күнеккән иде Гөлфаяз. Бүген исә бигрәк тә Иркәгөл әнисенең көчсезлеген, «җиңелгәнлеген» күрергә тиеш түгел. Моннан авыр чакларында да күз яшен, җан әрүен яшерә белгәнне… бүген… бер юктан… Шушы уйлардан аның күңел төпкеленнән тагын икенче дулкын күтәрелеп, борынны әчеттереп, күздән бәреп чыкты… Мышык-мышык, мышык-мышык… Инде сызгырып чыккан борын тавышына эчтән, бәгырьдән бәргән саңгырау-тонык аваз да өстәлеп куйгалады. Тавыш белән каты итеп ыңгырашса, җиңелрәк булыр төсле тоелды Гөлфаязга. «Иркәгөл ишетмәсен!» дип кабат үз-үзен тыйды. Шул мәлдә күңелендә «Иркәгөл ишетсен иде, минем елавымны белсен иде!» дигән теләк калкынуын тойды. Бәлки, әнисе кадәр әнисен, нинди генә авырлыклар кичергәндә дә көчле кала белгән әнисен елатуына үкенер, үзенең хаксыз булуын аңлар, күзләре ачылып, әнисе күрсәтергә теләгәнне күрер…

Гөлфаяз инде күңеленнән кызы белән сөйләшәсе сүзләрен барлый башлады. «Мин аңлыйм сине. Синең яшьтә бөтен нәрсә дә бик гади тоела, бөтенесе дә ничек күрәсең, шулай гына кебек. Тик син күргәне – айсбергның өсте генә. Аңа бәрелмәскә дә, аны урап үтәргә дә мөмкин сыман. Ләкин син аның су астында нинди зурлыкта, нинди формада булуын күрмисең, нинди фаҗигагә китерергә мөмкин икәнлеген аңлап җиткермисең… Фаҗига дигәне артыграк булыр. Нинди күңелсезлекләргә китерүен… Юк… күңелсезлек кенә түгел, нәкъ менә фаҗига булырга мөмкин..» Артык тирәнгә, фәлсәфәгә керә башлавын тойды Гөлфаяз.Уйларыннан арынырга теләп, урыныннан кузгалды. Юыну бүлмәсенә кереп, шаулатып су агызды. Ут булып янган йөзенә салкын су тигәч, ничектер авыр уйлар чигенгәндәй булды. Бөтен авырлыкны юып төшерергә теләгәндәй, битен салкын су белән кат-кат юды. Күтәрелеп көзгегә карады. Авыз-борын зурайган, күзләре, киресенчә, кечерәеп калган. Шешенке күз тирәләре дә, күзләренең агы да кып-кызыл. Күзләре әчетә, ә борын һаман да мышкылдаган иде.

Кинәт Гөлфаяз үзен моннан унбиш еллар элеккеге хәленә кайткандай хис итте. Күзләрен кызартып татлы елаган чакларына. Әй рәхәтләнеп елаган көннәре бар иде лә аның! Юктан гына елаган чаклары. Ул вакытта елаткан сәбәпләр хәзер генә юктан булып күренәдер. Вакытында бик җитди тоелгандыр. Бәхетенә түзә алмый елап яткан төннәре исенә төште. Ничек еламыйсың?! Җаныңнан артык сөйгән кешең янәшәңдә мыш-мыш йоклап ятсын да… Юатыр кешең булганда гына рәхәтләнеп елап була икән шул. «И елакчы кызым минем!» диеп күзләреңнән үбеп ачы-татлы яшьләреңне киптерер кешең янәшәңдә булганда гына…

Дөрес, аннан соң да елаган көннәр булды. Тик ул инде  елау түгел, сыктау иде. Бик ачы, бик ачы иде ул күз яшьләре. Юатыр кешеңнең инде мәңге дә кайтмаслыгын аңлап түгелгән яшьләр… Әрнеп елауларын уртаклашыр кешесе юк иде Гөлфаязның. Дуслары, туганнары бар, дөрес, Гөлфаяз дип җан атып торган туганнары. Тик…җанны беркемгә дә ачып булмый. Җанын ачар кешесе – кызы – артык кечкенә. Сабый. Аңа болай да бик-бик авыр. Аның үзен саклыйсы, яклыйсы, тормыштан биздерми яшәтәсе. Менә ул үсәр…

… Ул үсте. Ятимлекне тойдымы, тоймадымы… хисләре белән бүлешә торган  түгел иде Иркәгөл. Гөлфаяз бик яхшы әни булырга тырышты. Үз-үзенә  куйган беренче таләбе – мескенләнмәскә! Үзе дә, кызы да кимлек хисе кичермәсен өчен бөтен барлыгы белән тырышты ул. Дөрес эшләдеме, юкмы… И – их… дип күңеле сызып куйган чаклары булмады түгел, булды.  Ярты юлда калган  доктарлык диссертациясе… эзләнәсе, казынасы килгән, җаны тарткан эше… Юк! Аларга вакыт та көч тә калмады. Фәннең, белемнең, талантның кирәксез чорына туры килде шул гомер. Әрсезлек, ялагайлык, елгырлык хөкем сөргән чорга. Бөтен кыйммәтләр дә акча белән генә үлчәнә торган вакытка. Фәнни тикшеренү институтындагы хезмәт хакы фатир өчен түләргә дә ипи-сөткә генә җитәрлек. Студентның белем дәрәҗәсенә карап зачет, имтихан алып укытып йөрүнең дә сәмәне ташка үлчим… Тик… Ходай буш итмәгән кешегә акча эшләү мөмкинлеге бөтенләй юк дип әйтмәс иде Гөлфаяз бу заманда. Бер яктан сугып екса, икенче яктан кулын суза торган заман бу. Сузылган кулны күрә генә белергә кирәк. Ябышыр салам эзләп күз карашы җетеләнгән иде Гөлфаязның. Күрде. Бичаракайгынамнар! Баш юк, Белем юк. Катыргы кирәк. Дипломсыз үзеңне кеше итеп тә тоеп булмый торган чор лабаса. Базарда чүпрәк-чапрак сатучысына кадәр икешәр югары белемле. «Бичаракайгынамнар»га катыргылы булу өчен диплом дигән каһәрне язасы да бар бит әле. Яки… яздырасы. Ничә диплом язды икән Гөлфаяз бу еллар эчендә! Юк, халтурить итмәде, бишлегә язды ул дипломнарын. Дипломнарын бишлегә яклаганнарның фәнни дәрәҗәгә ирешәсе килүчеләре дә күбәйде. Кандидатлык диссертациясен дә «җиңел» генә яздырып алдылар андыйлар. Шуларның барысын бергә кушсаң, инде әллә ничә кат докторлык диссертациясен якларга җитәр иде…

Һәрхәлдә, Иркәгөлгә матди яктан иптәшләреннән ким күренмәскә җитте. Туганнары Гөлфаязга,  «Артык иркәлисең түгелме? Бөтен сораган нәрсәсен алма, әйбер кадерен белми үсә..» – дип йомшак кына әйткәләсәләр дә, барыбер кызына кием-салым, кирәк-ярак алудан, диңгезгә ялга йөртүдән акчасын кызганмады. Кызын теләгәнчә киендерә алуы аңа бертөрле рәхәтлек хисе бирә иде. Юк, алып узмады Иркәгөл. Акчаның каян, ничек килгәнен күреп үсте. Әнисен кызганып: «Җитәр инде, әнием, ял ит. Хет берәр ай эш алма әле», – дигәндә, Гөлфаязның күңелләре нечкәрә иде.

Бүген кич тә компьютерына кадалып утырган җиреннән Иркәгөле куптарды: «Әйдә, әнием, чәй ясадым, куеп тор эшеңне.» Аш бүлмәсенә чыккач та сизде Гөлфаяз, кызы ничектер үзгәргән, эчендәге тынгысыз дулкынны көчкә тыеп тора төсле. Сөйләшәсе сүзе бар бугай, сүзен башлый гына алмый.

– Чәең суынмасын, әнием, эч инде,  – дигән була.

– Уйларың суынмасын, әйдә, әйт инде, нидер әйтергә телисең бит, – дип күпер салды Гөлфаяз.

– Әнием, иртәгә туган көнгә чакырганнар иде. Кич соңрак кайтсам…

– Кемнең туган көне соң?

– Игорьның дустының.

– Нинди Игорь?

– Ну… безнең паралель класстагы… Беләсең бит инде – Эльвира, Фәрит, Гөлия белән беркөнне безгә кергәннәр иде.

– Мин аны күрмәдем дә инде анда… Тукта, Игорьның дустының туган көненә ник сине чакыралар соң әле?

– Ну… Игорь белән икебезне чакыралар.

Гөлфаязның өстенә салкын су койгандай булды. Йөрәге кинәт хәлсезләнеп китте. Шулай да күңел халәтен йөзенә чыгармаска, тыныч булырга тырышып:

– Ничек инде Игорь белән икегезне? – диде.

– Әнием!  Ну нәрсәсе бар инде аның. Башта бильярд уйнарга барабыз, аннан ниндидер кафега.

– Юк, мин барыбер аңламыйм… Нәрсә, син Игорь белән дуслашып йөрисеңме?

– Син бит үзең, дус булырга ярый, дидең.

Гөлфаяз да, Иркәгөл дә инде баррикаданың ике ягына басканнар иде.

– Мин, дуслар булырга гына ярый, дидем. Очрашырга ярамый, дидем.

– Урыс булган өчен! – Кызының кискен һәм үпкәле тоны Гөлфаязны сискәндереп җибәрде.

– Кызым, без бу хакта бик күп сөйләштек…

– Артык күп! Өч яшьтән бирле тукыйсың бугай инде…

– Димәк, стенага борчак сипкәнмен.

Әнисенең кәефе тәмам кырылганны күреп, Иркәгөл аны юату, юмалау юлына күчте:

– Ярар инде, әнием, мин бит кияүгә чыгарга җыенмыйм. Ул шундый әйбәт, ышанычлы егет…

– Әйбәттер. Сүз бит ул турыда түгел, балам…

– Урыс!..

– Урыс шул. Бүген сез дуслар. Иртәгә?.. Икегезне бергә туган көнгә чакыралар икән..

– Ул мине ярата! – Монысы бөтенләй үчекләү булып яңгырады.

– Ә син?

– Просто, ул әйбәт малай. Ну, әнием… беренчедән, мин кияүгә чыгарга җыенмыйм. Икенчедән… татарга чыкканнар бик бәхетле инде алайса!

– Кызым, бәхет икенче мәсьәлә. Фәридә апаң әнә: «Дорогая» дип торган бер урыска чыгасың да «чаплашка» дип торган өерле урыс арасына барып керәсең икән», –  дигән иде, хәтерлисеңме? Бу бик катлаулы хәл. Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, үз яшәеш кануннары. Син үзеңнекен җимереп, аларга яраклашырга тиеш буласың.

– Ә нишләп?   Алар яраклашсын!

– Тормышта алай гына булмый шул ул. Аларның да үзләренчә яшисе килә. Бу дөрес тә. Дуслык бер нәрсә, ә гаилә…. Ул бик интим, нечкә. Бу – үткәнең белән киләчәгеңнең тоташуы. Монда син үзең өчен генә түгел, нәселең өчен җаваплы, аңлыйсыңмы?

– Син катлауландырырга яратасың инде, әнием.

Сөйләшү торган саен бәхәскә әйләнә барды. Һәркайсы үзенең файдасына булган мисалларга күчте: кемнәр ничә елдан соң барыбер аерылышканнар, кемнәр бик бәхетле гомер кичергәннәр… Тирәнәйгәннән-тирәнәя һәм кискенләшә барган сөйләшүне туктатырга теләп, Гөлфаяз:

– Ярар, мин хәзер ни генә әйтсәм дә, син – оппозициядә. Туктатыйк бу бәхәсне,  – диде. Тик төп сорау ачык калган иде.

– Ә иртәгә туган көнгә… – дип сүз башлаган кызын әнисе тиз генә сүндерергә теләп:

– Бармыйсың! – дип өзде.

– Нигә?

– Игорьның дусты сиңа кем ул? Беркем түгел. Имтиханнарга әзерләнсәң яхшырак булыр, борын төбендә ЕГЭ. Быел синең бик җаваплы елың…

– Фәрит белән булса, җибәрер идең әле…

– Фәрит белән дә җибәрмәс идем. Ә Игорь мәсьәләсендә тагын бер кат уйла. Дуслар икән, гомуми дуслар гына. Аңа өметләнергә урын калдырма. Кешене өметләндереп, өметен алдау – гөнаҺ.

– Урыс белән гөнаһ… ярашмый.

– Иркәгөл, ирониягә урын юк монда! Бу бик җитди мәсьәлә.

– Синең өчен гади мәсьәлә юк, әнием. Гади булса, син аны үзең катлауландырасың. Дөнья хәзер башка. Син аңламыйсың…

«Аңламыйсың»ы чыгырдан чыгарды Гөлфаязны.

– Әйе, мин надан, артта калган… Һәм, гомумән, мин… –  сүз тапмый торды … –  гомумән, мин – диназавор!

– Юк, син  –  инопланетянин. Ничә еллар Җирдә яшәп, мондагы кануннарны таный алмаган марсианин! Гөнаһ, намус… ярый,  ярамый… Беркем дә алай яшәми хәзер. Син диплом язып биргән, үзең әйтмешли, бичаракайгыналарым – директор да президент. Ә син һаман диплом сочиняешь!

Иркәгөлнең  русчага күчүе протестның кискенлеген ассызыклау булып тоелды. Өйдә туган телдә генә сөйләшергә дигән кануннарга каршы чыгу. Димәк, өйдәге тәртипләргә каршы чыгу…

Әйе, аның башы белән дипломлы, диссертацияле булганнарның нинди кәнәфиләргә үрмәләгәнен күреп торды Гөлфаяз. Җаны әрнегән чаклары да булды. Тик… шуны да  аңлый иде, докторлык диссертациясе яклаган булса да, ул алар ирешкәннәргә ирешә алмас иде. Аның өчен йә, белемең саерак булса да, ир кеше булырга, йә хаким ирләргә ярый белергә кирәк. Табигать аны акыллы һәм намуслы хатын-кыз итеп яраткан шул. Кемнәрдер җиңел генә атлап чыга алган әхлак кануннары – аның өчен үтә алмас киртә.

– Яхшы, мин – инопланетянин. Тик җир кануннарын синнән яхшырак беләм. Кыскасы… урыска кияүгә чыксаң, балаңны чукындырачаклар. Шуны бел!

Таякны артык бөгеп ташланганын сизде Гөлфаяз, ләкин инде әйтәсе сүз кош булып очкан иде.

– Рәхмәт, әнием! Минем тумаган балаларымны чукындырып та куйдың…

Иркәгөлнең күзләренә яшь тулды. Тик ул күз яшьләрен тыеп калырга көч тапты. Әнисе төсле, ул да күптән инде кешегә күрсәтми генә елый белә иде. Иркәгөлнең «бөтен» тормышына кызыгып караучы яшьтәшләре дә, «иркә булып үсмәсен» дип хафаланучы туган-тумача да аның җанындагы яраларны күрмәде, тоймады. Сабый хәтеренә сеңеп калган әтисе белән бәйле бик аз гына якты хатирәләрне, кино тасмасын әйләндергәндәй, кабат-кабат күңелендә әйләндереп, их, вакыт машинасы булсын иде ул, дип хыяллануларын; әнисенең һәрвакыт арыган күзләрендәге сагыштан тетрәнүләрен, ялгызы тормыш өстерәгән әнисенә берничек тә ярдәм итә алмаудан вакыт-вакыт  тәмам гаҗизләнүләрен… берәү дә сизмәде. Ул бу хакта берәүгә дә сөйләмәде.

Рус теле укытучысы белән конфликтка кереп, болай да күңеле айкалган бер чакта килеп сүз каткан Игорьга дорфа гына җавап кайтарганнан соң, егетнең:

– Бирешмә, Иркәгөл, бөтен нәрсә дә үтә.. – диюе аны сискәндереп җибәрде.

– Нәрсә үтә?..

– Белмим, син нигә шулай кәефсездер,  ләкин эчеңне тырнаган борчулар барыбер дә үтәр… – диде дә кызны тынычлыкта калдырырга кирәклеген аңлап, китеп барды.

Шул чакта Иркәгөлнең ни өчендер Игорьга барысын, барысын сөйлисе килде. Ул гына аны аңлар төсле тоелды. Юк, сөйләмәде. Тик күңеленә ничектер бертөрле якын булып китте Игорь. Быел гына  Иркәгөлләр мәктәбенә килеп укый башлаган бу егет бөтенесеннән дә аерылып тора иде. Классташларыннан ике яшькә диярлек зур ул. Әти-әнисе белән Америкага киткән булган, нишләптер әбисе янына әйләнеп кайткан, әти-әнисе исә шунда яшәп калганнар. Шуңамы,  үзен олыларча тота, укытучылар белән дә дустанә генә сөйләшә белә. Менә шул Игорь Иркәгөлләр классын үз итте. Тәнәфес җиттеме, алар тирәсендә бөтерелә. Беркөнне Эльвира бик зур сер әйткәндәй: «Беләсеңме, Иркәгөл, Игорь сине ярата бит», – диде. «Кем әйтте?»  «Аны бөтен кеше дә сизә, «В» класс кызлары синнән шуңа көнләшәләр дә…» «Сөйләмә юкны!» – дисә дә Иркәгөлнең эчендә куаныч хисе уйнаклап алды. Аннан үз куанычын үзе сүндерергә теләгәндәй, «Урыс шул ул…» дип уйлады. Куанычы чыннан да сүнде. Аңа бик-бик моңсу, күңелсез булып китте. Күңел халәтенең шулай үзгәрүенә сискәнде үзе: «Димәк… Юк!.. Әнием…» Мең төрле гоман, уй шул сүзләргә сыйган иде.

Игорь дустының туган көненә чакыргач, башта шундый сөенде Иркәгөл. Аны чакыра бит!..  Аннан сөенече борчуга алмашынды:  әнием ни дияр?

Үзе сөенеч, үзе эч пошу… Шулай да була икән. Әнисенә ничек әйтергә соң?..

Ярый әнисе үзе сүз  башлады: «…Нидер әйтергә телисең бит?»

Һәм сөйләшү менә шундый ямьсез бәхәскә әйләнде. Гомерендә беренче тапкыр ул әнисе белән әрепләште.

«Балаңны чукындырачаклар!» Әнисенең бу сүзләре Иркәгөлнең йөрәген яргандай булды. Теге вакытта рус теле укытучысы белән нәкъ шул мәсьәләдә туган иде бит конфликт. Надежда Викторовна, гомеренә бердер инде, татар спектакленә барган булган. Кирәк бит, Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сына туры килгән. Бик нәфрәтләнеп сөйләде: «Русларны шундый ямьсез итеп күрсәтәләр… Ниндидер көчләп чукындыруны уйлап тапканнар. Андый хәл булмаган…»  Иркәгөл түзмәде: «Ничек инде булмасын, ул бит тарихи факт», – дип каршы чыкты. Әнисенең дуслары белән сөйләшкәндә милләт дип көюләре, Казан ханлыгының алынуы турында, дәүләтсез калу турында әрнеп сөйләшүләре, көчләп чукындыруга нәфрәтләнүләре,  нечкә күңелен тәмам тетрәткән шул ук «Зөләйха» әсәре… Иркәгөлнең  аңына тирән, бик тирән кереп урнашкан иде шул. Дәшми кала алмады…

Инде менә ул үз-үзенә каршы киләме? Юк, бу бит бөтенләй башка мәсьәлә. Әнисе, гадәтенчә, артык тирәнәйтә…

Күз яшьләре түгелә башлаганчы дип, Иркәгөл аш бүлмәсеннән, алай гына түгел, өйдән үк чыгып китте. Ишекне каты итеп, шап итеп япты. Әйтерсең, шулай иткәч, күңелдәге бөтен авырлык коелып төшәргә тиеш иде.

Урамга чыккач, Иркәгөл иң элек Игорьга шылтыратырга уйлады. Аңа ни дияргә?.. Аннан дусты Эльвирага кереп эчен бушатырга булды. Ике йорт аша гына яшиләр алар. Бәхетенә, подьезд ишекләре бикле булып чыкты. Бикле ишеккә килеп төртелгәч, ниятеннән кире кайтты – хисләренең дә бикле күңелгә килеп төртелүеннән курыкты. Кая барасын тәгаен белми генә атлады да атлады. Балалар бакчасына килеп җитте. Бакча эчендәге кечкенә беседкага кереп утырды. Үксеп еларга теләп, битен учларына каплады. Юл буе ирексездән ике күзеннән агып килгән яшьләре кипкән иде. Елап булмады… Эңгер-меңгерне эретеп, бик тиз караңгы төште. Этләрен урамга алып чыгучылар ишәйде. Кара, барысы да балалар бакчасы тирәсендә йөри, тапканнар урын! Этлеләргә шулай ачуы килде. Нигәдер, Казан  алынганнан соң,  шәһәр бакчаларының капкасына эленгән «Этләргә һәм татарларга керү тыела» дигә язу турында ишеткәннәре  исенә төште…

Бакча читендәге көздән  давыл аударган зур агач өстенә бер төркем яшьләр килеп урнашты. Пиво эчәләр… Монда бөкшәеп утыру сәер дә, куркыныч та тоелды Иркәгөлгә. Ул үзен кечерәеп калгандай хис итте. Каршы искән җилдән ышыкланып, әнисенең артыннан шушы бакчага теркелдәгән чагында да бүгенге төсле үк бәләкәй түгел иде ул! Юк, анда ул үзен бик зур дип хис итә иде бит.

Өенә ул тиз-тиз атлап кайтты. Өченче каттагы фатирларының ике тәрәзәсе дә караңгы иде, аш бүлмәсендә генә ут яна. Тәрәзәләрдәге караңгылык күңелен шомландырып, җанны өшетеп куйды.

Ишекне әкрен генә ачып, туры үз бүлмәсенә кереп ятты. Яраткан йомшак уенчык песиен кочаклап ятуга, бая кисәк кибеп киткән яшьләре күзенә кайтты. Елавын әнисенә ишеттермәскә тырышып, йомшак песие белән авыз-борынын каплады.  Песиенә посып елаганда, үз-үзеннән яшерергә теләгән уен тотып алды: «Бу песи урынында әнием булсын иде!»

Гөлфаяз ишекне сак кына ачып кызының бүлмәсенә күз ташлады. Өй каршындагы баганага эленгән лампа утыннан бүлмәгә саргылт яктылык иңгән. Урын-җирен җәеп тормый гына, киенгән килеш  уенчык песиен кочаклап бөгәрләнеп яткан кызына яратып-сызланып-сокланып-иркәләп карап торды әнисе. Бөдрәләнеп торган чәчләре сибелеп киткән. Чәчләреннән сыйпасаң, уяныр микән?.. Кыска кофтасы тагын да өскә сыдырылып, ярты биле ачылган. Туңадыр… Өстенә ябарга кирәк.  Чишендерсәң, йокысы бүленер инде. Болай… бигрәк җайсыз ята…

И кызым, кызым! Тәмам җиткән кыз булгансың бит. Җиткән кыз… Гөлфаязның йөрәге моңа кадәр билгесез горурлык, моңа кадәр тоймаган борчу, моңа кадәр таныш булмаган татлы да, сагышлы да хис белән тулды. Җиткән кызы белән кочаклашып, кочаклап түгел, нәкъ менә кочаклашып, бер тын сүзсез генә утырасы килде аның. Шулай сүзсез генә бөтенесен, бөтенесен аңлашасы килде…

Аңлашырлар… Әле алда туар таң, яңа көн. Алда өр-яңа тормыш. Ә әлегә… ап-ак йомшак песиен кочаклап аның җитү кызы йоклап ята…